Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Бөтенроссия «Туган тел» мастер-класс бәйгесе үткәрелә (+ нигезләмә һәм гариза үрнәге)

76334188«Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы»н гамәлгә ашыру, иҗади эшләүче укытучыларның хезмәтләрен бәяләү, татар теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, аларның ролен күтәрү, алдынгы тәҗрибәне барлау һәм тарату максатыннан, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия «Туган тел» мастер-класс бәйгесен үткәрә.

Бәйгедә ТР урта гомуми белем бирү оешмаларының татар, рус, башкорт, удмурт, чуваш теле һәм иврит укытучылары һәм РФ төбәкләре урта гомуми белем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнаша. 

Нигезләмә һәм гариза үрнәге

Просмотров: 1588

Комментирование запрещено