“Ак калфак” эшчәнлеген җәелдерә

ак калфак

“Ак калфак” оешмасы уздырган калфак чигү чарасы.

Үткән атнада Самара өл­кәсенең “Ак калфак” татар хатын-кызлары оеш­масы җи­тәк­­челәре Разия Әюпова, Айсылу Әбдеева һәм Гөлфия Кәри­мованы Губернатор ад­министрациясендә җә­мәгать фикерен өйрәнү департаменты җитәкчесе Денис Подсеваткин кабул итте. Бу очрашу танышу һәм эш планнары белән уртаклашу нисбәтеннән үткәрелгән иде. Разия Азим­җан кызы оешмадагы хәлләр, эш юнәлешләре һәм максатлар белән таныштырып үтте.

- Оешмабызга бер яшь тә тулмады әле, ә без инде дистәгә якын чаралар оештырдык, авыл җирлекләрендә дүрт филиалыбызны булдырдык, — дип сөйләде Разия ханым.

Ә Гөлфия Кәримова оеш­маның милләтара дуслык тра­дицияләренә таянып эшләвен белдереп: “Оеш­ма­быз­ның төп максаты — халкыбызның го­реф-гадәт­ләрен саклау һәм үстерү, яшьләргә татар гаиләсе тра­дицияләрен өй­рәтү, — диде. — Без дәүләт сәясәтеннән тайпылмаячакбыз. Гаиләдә балалар санын үстерүгә, аның статусын күтәрүгә, киләчәк буын татарларын тәрбияләүдәге ана роленә басым ясала. Моның өчен социаль челтәрләрдә махсус төркемнәр һәм бит­ләр булдырылды, tatar-dusluk.ru сайтында “Ак калфак” сәхифәсе ачылды. Анда оешманың бөтен эшләре дә яктыртылып бара, булачаклары турында белдерүләр эленә.

“Ак калфак” оешмасы җи­тәкчесе урынбасары Айсылу Әбдеева да башкарылган эшләр турында сөйләп үтте. “Һәр төбәктә яшәүче олы буын кешеләре хәтерендә шушы җирлеккә генә хас кул эшләре, бишек җырлары, уен һәм санамыш үрнәкләре саклана. Шундый матур татар авыз иҗаты, кәсепләре, кул эшләре онытылмасын өчен шуларны торгызу һәм көнкүрешебезгә кертү өстендә эшлибез”, — дип, 8 — 9 ай эчендә оешмада башкарылгаен бөтен эшләрне санап узды.

* * *

Халыклар дуслыгы йортында “Ак калфак” оешмасы уздырган калфак чигү чарасы да шундыйларның берсе иде. “Алтын инә” ательесы хуҗабикәсе Гөлнара Насыйрова килгәннәргә калфак өлгеләре, инә-җеп, кайчы һәм бисер өләшеп чыкты. Оешма җитәкчесе Разия ханым Әюпованың кереш сүзеннән соң һәркем кыскача гына үзе белән таныштырып үтте. Бу көнне калфак чигәргә килгән (ә арада Гали авылы һәм Казан шәһәре вәкилләре дә бар иде) олы яшьтәге ханымнар да, яшь студент кызлар да үзләренең кул эшләре белән мавыгулары, бирегә татар чигүе сәнгатен тирәнрәк өйрәнү максаты белән килүләре турында әйтеп үттеләр.

Гөлнара ханым татар чигеше төрләре, калфак тегү һәм чигү ысуллары турында сөйләгәннән соң, кызу эш башланды. Элек кичләрен хатын-кызлар ничек җырлашып, сөйләшеп утырган булсалар, монда да шулай ук булды. 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне алдыннан уздырылган бу чарада, әлбәттә, сүз күбрәк сугыш кырларында ятып калган  ата-бабаларыбыз турында барды. Һәркем ата-бабаларының сугыш юллары турында сөйләп узды.  Тетрәндергеч бу истәлекләрдән соң бераз тынып, сугыш авырлыклары турында уйланып утырганда Әминә Ибәтова җыр сузып җибәрде, аңа кушылып башкалар да моңланды. Араларында җирле шагыйрә Наилә Хөсәенова да бар иде. Ул үзенең күптән түгел дөнья күргән китабыннан сугышка, туган авылларыбызга, татар милләтенең үткәненә һәм киләчәгенә багышланган шигырьләрен укыды.

Калфаклар чигелеп беткәч, “В контакте” сайтында “Ак калфак” оешмасы уздырган аш-су конкурсында җиңүче Гөлия Минсафина, Әминә Ибәтова, Лилия Рахмаева һәм Алия Үлбәковаларга һәм оешманың башка актив әгъзаларына күчтәнәчләр тапшырылды.

* * *

Ә шушы атна ахырында Самарада Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия ханым Идрисова кунакта булып китте. Ул Халык­лар дуслыгы йортындагы “Ак калфак” оешмасы бүлмәсендә оештырылган кул эшләре күргәзмәсе белән танышты, оешма әгъзалары белән очрашу вакытында халыкның оешма эшләренә карашы белән кызыксынды, киләчәккә планнар билгеләргә булышты. Федераль “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе шулай ук  “Яктылык” татар мәктәбендә дә булып, анда ата-аналар һәм балалар белән очрашты һәм татар гаиләсендәге тәрбия темасына бик тә эчтәлекле чыгыш ясады.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

В Самару приедет председатель общества женщин Республики Татарстан «Ак калфак» Кадрия Раисовна Идрисова

Просмотров: 2255

Комментирование запрещено