Мәскәүдә Борис Немцов атып үтерелде / Борис Немцов убит в центре Москвы

news_11289Шимбәгә каршы төндә Мәскәүнең нәкъ үзәгендә Борис Немцов атып үтерелде. Оппозициядәге сәясәтче 1 мартта узачак «Яз» җыеннарын оештыру эшләре белән йөри иде.

Русиядәге оппозиция җитәкчеләреннән иң күренеклесе булган Борис Немцовның атып үтерелүен беренче булып РПР-Парнас фиркасенең Мәскәү бүлеге башлыгы Илья Яшин хәбәр итте. Соңрак эчке эшләр министрлыгы вәкиле җинаять урынына җыелган хәбәрчеләргә, узып баручы ак машинадан билгесез кешеләрнең кимендә алты мәртәбә атуын, шуларның 4-се Немцовка эләккәнен хәбәр итте. Немцовның Мәскәү кирмәне янындагы күпер буйлап бер яшь хатын-кыз белән барган булуы билгеле. Хатынга зыян тимәгән. Төне буе аннан сорау алдылар. Әлеге ханымның Киевтан модель Анна Дурицкая булу ихтималы хәбәр ителде.

​Немцовка 55 иде. 1991 елда ул Түбән Новгород өлкәсенең беренче губернаторы булып сайланды. Эшен Русия хөкүмәтендә ягулык һәм энергетика министры буларак дәвам итте, 1997-1998 елларда хөкүмәт башлыгының беренче урынбасары булды.

1998 елда «Правое дело» һәм «Уң көчләр берлегенә» нигез салган «Россия молодая» исемле либераль хәрәкәтне оештырды.

Борис Немцов берничә мәртәбә Русия парламентына сайланды. 1993 елда Федерация шурасы әгъзасы булды. Соңгы елларда «Теләктәшлек» һәм «РПС-ПАРНАС» фиркаләре рәистәшләренең берсе, Русия оппозициясенең координация шурасы әгъзасы иде.

Немцов бу көннәрдә 1 мартта узачак «Яз» җыенын оештыру эшләре белән йөри иде. 10 февральдә «Собеседник» басмасында аның «Путин мине үтерер дип куркам» дигән әңгәмәсе дөнья күргән иде.

Русия президенты Владимир Путин Борис Немцовның үлемен «яллап үтерү һәм провокация» дип атады. Бу хакта президентның матбугат вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте.

Песков сүзләренә караганда, президент Тикшерү комитеты, эчке эшләр министрлыгы һәм ФСБга тикшерү төркеме төзергә кушкан һәм аны үз контроленә алачагын әйткән.

2007 елда Азатлыкның Прага студиясендә булганда Борис Немцов, үзенең татарлар белән бәйләнеше электән үк нык булуын әйтеп, «хаттә кызым да өлешчә татар» дип белдерсә дә, Татарстан мөстакыйльлеген андагы төркемнәр милек бүлү өчен генә куллана, дигән иде. Аның ул чакта Азатлыкка әйткән башка фикерләре сәхифәбездә чыкты.

Немцовның беренче хатыны — Рәисә исемле Волгоград татары иде, бергә аларның Жанна исемле кызлары бар, ул журналист. Немцов беренче хатыны белән рәсмән аерылмаса да, алар 2000 еллар башыннан бирле аерым яши.

Азатлык

* * *

Российский политик Борис Немцов был убит накануне вечером в центре Москвы. Первая информация об этом поступила в СМИ от члена бюро федерального политсовета партии «РПР-Парнас» Ильи Яшина.

«Я сейчас прямо перед собой, к сожалению, вижу труп Бориса. Большой Замоскворецкий мост. Я вижу тело и вокруг очень много полиции», — сказал Яшин.

По данным Следственного комитета, неизвестный выстрелил в политика, прогуливавшегося со своей знакомой из Украины, шесть раз и скрылся. Украинку, находившуюся с Немцовым в момент убийства, сейчас допрашивают.

На место происшествия выехал начальник ГУ МВД по Москве, сообщил ТАСС представитель пресс-центра МВД России. “О произошедшем доложено министру внутренних дел Владимиру Колокольцеву”, — отметил собеседник агентства. В Москве введен план “Перехват”, есть свидетели убийства политика, — сообщает официальный представитель МВД Елена Алексеева. По факту случившегося возбуждено уголовное дело по ч. 1 ст. 105 УК РФ (убийство) и ст. 222 УК РФ (незаконный оборот оружия).

“Владимир Путин отметил, что это жестокое убийство имеет все признаки заказного и носит исключительно провокационный характер”, — сообщил пресс-секретарь Владимира Путина Дмитрий Песков. Президент выражает глубокие соболезнования родным и близким Бориса Немцова, заявил Песков.

Глава государства поручил руководителям Следственного комитета РФ, МВД и ФСБ создать следственную группу и держать ход расследования этого преступления под личным контролем,сообщает Первый канал.

Среди мотивов преступления следствие выделяет несколько версий. Убийство как провокация для дестабилизации политической обстановки в стране, и фигура Немцова могла стать своеобразной сакральной жертвой для тех, кто не гнушается никакими методами для достижения своих политических целей. Тщательно отрабатывается также и версия, связанная с исламско-экстремистским следом. Дело в том, что у следствия есть сведения о том, что Немцов получал угрозы в связи с его позицией относительно расстрела журналистов редакции журнала «Шарли Эбдо» в Париже. Кроме того, проверяется версия, связанная с внутриукраинскими событиями. Не секрет, что среди обеих конфликтующих сторон есть очень радикальные персонажи, не подчиняющиеся никаким властям. Но не исключены, конечно же, и версии, связанные с коммерческой деятельностью Немцова и личной неприязнью к нему, а также и другие бытовые версии.

Просмотров: 1643

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>