1 мартта Самарда икенче тапкыр талантлы җырчы, биюче, юмор һәм пародия остасы, шоумен (үзе әйтмешли, оригиналь жанр артисты) Данир Сабировның концерты булып узды. Ул тагын бер кат Самар тамашачын үзенең пародия уйнаулары, тел байлыгы, моңлы тавышы, оста биюе белән таң калдырып китте.
Артистның сүзләренә караганда, үткән елгы концертка самарлылар 450 билет сатып алган булса, быел залга, ил күләмендә финанс кризисы котырынуга да карамастан, 500 тамашачы җыелган.
Әле Данир икенче көнне Тольяттида да концерт бирергә җыенуларын сөйләде.
- Тольяттида безнең концертка 70 кеше (!) билет алган икән бит, иртәгә анда да барабыз инде болай булгач! Әлеге шәһәрдә чыгыш ясаргамы-юкмы икән, дип баш ваткан вакытта, остазыма — Салават Зәкиевичка шалтыраткан идем. Ул: «Данир, Тольяттига барып та йөрмә, ул — «мертвая зона». Әле аның Самар шәһәрендә дә татарлык хисе кими бара, ә Тольяттины сөйләргә дә юк инде», дигән иде, тыңламадым үзен, — дип көлдерде һәм уйга да салды артист тамашачыларны.
Данир Сабиров быелгы сольный концерт программасына яңа пародияләр дә керткән иде. Урыс әкияте «Теремок»ны заманлаштырып, татар эстрадасын хәтерләтүче «Эстеремок» дип аталган йортның хуҗалары турында сөйләде ул. Йорт хайваннары һәм урман
Пародиядән тыш, Данир Сабиров мәктәп еллары, милли биюләр, туйлар турында юморескалар да сөйләде, композитор Фирзәр Мортазин иҗат иткән «Кунак», «Ярату», «Сагышланма» дип аталган һәм башка өр-яңа җырларын тәкъдим итте. Әлеге дәртле җырларны башкарганда, һәрвакыттагыча, сикереп-сикереп биегә дә өлгерде.
«Гармунчы моңы» дип аталган моңсу җырны да башкарды Данир. Ул вакытта экранда атаклы гармунчыларның фотосурәтләре күрсәтелде, якташыбыз Рөстәм Вәлиевның рәсемнәренә аеруча игътибар бирелде. Данир дөньядан вакытсыз китеп барган әлеге шәхескә үзенең җылы мөнәсәбәтен дә белдерерде.
Бу концертта, үткән елдагыча, Данирның бертуган энесе Нәзыйр дә чыгыш ясады. Самарлылар быел да аның җырлавын бик тә яратып кабул итте.
Бию төркемнең быелгы номерлары тагы да матур, дәртле булды. “Россия 1” телеканалы оештырган “Большие танцы” бәйгесендә жиңүче егетләр һәм кызлар барлык биюләрне дә җиренә җиткереп башкардылар. Аларның чыгышлары тамашачылар күңеленә дә хуш килгәндер, дип уйлыйм.
Концертны халык яхшы кабул итте, чөнки “Тамаша ошадымы?” — дигән сорауга күбесе: “Әйе, бик тә!” — дип җавап бирде.
Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.
Лилия РӘХМӘЕВА видеоязмасы.
Просмотров: 2581
И стыдятся, и за русских с украинцами татарские девушки в Тольятти замуж бегут галопом, на парней-мусульман совсем не смотрят… надо мной часто смеялись, когда узнавали, что я читаю намаз!
Все — таки, в Тольятти есть настоящие ценители и любители татарской культуры! Тольяттинский зритель особенный, очень благодарный, зажигателный! Конечно, жаль, на татарских концертах очень мало молодежи. На концерт Данира пришли 195 человек! Много цветов, овации, получилась очень теплая, душевная встреча!
Да-да, Тольятти татарлары — манкурты. Там страшное дело, стыдятся того, что татары