Кайсыбер татар авылларына баргач: “Эш юк, эшләмәгәч, акча юк”, — дип зарланып йөргән кешеләрне күрергә, ишетергә туры килә. Тик андыйларга: “Үзең тырышмасаң, берни дә килеп чыкмаячак, үзеңә күбрәк кыймылдарга кирәк”, — дип әйтәсе килә.
Әнә, Камышлы авылында яшәүче Рәфыйк белән Сәрия Айтдиновлар югалып калмаганнар бит. Авыл пекарнясы ябылгач, алар бу эшне үз йортларында башлап җибәргәннәр. Шәхси пекарня өчен кирәкле җиһазларны кредитка сатып алганнар. Тик бераздан Рәфыйк әфәнде Себер якларына йөреп эшләргә тотынгач, бу эшнең бөтен мәшәкате хуҗабикәнең берүзенә калган.
- Беренче мәлләрдә кыенрак булса да, хәзер күндем инде. Шулай әйбәт кенә эшләп киләбез. Кышын ипине берникадәр азрак, ә җәен күбрәк пешерәбез. Продукцияләребезне Камышлыда гына түгел, башка авылларга да илтеп сатабыз әле. Өстәвенә төрле тәмле пироглар, булкалар да пешерәбез. Дини бәйрәмнәрдә бигрәк тә заказлар күп була. Онны сатып алабыз, чүпрәне дә, җәен урманнан колмак җыеп, үзебез ясыйбыз. Шуңа да без пешергән икмәкне барсы да ярата, мактый, — дип сөйләде Сәрия Әфкәр кызы.
Рәфыйк белән Сәриянең гаилә тормышында да барсы да яхшы. Олы уллары Марат өйләнеп, бүген үз гаиләсе белән Себердә яши. Ә кечеләре Радик мәктәптә алтынчы сыйныфта белем ала.
Сәрия Әфкәр кызының ярдәмчеләре дә бар: Җария ханым моңа кадәр авыл пекарнясында утыз елга якын хезмәтен, Суфия ханым социаль бүлектә әби-бабайлар карауны хәзер ипи пешерүче хезмәтенә алмаштырганнар. Шушы кечкенә генә коллектив бергәләшеп менә ун ел инде Камышлы халкына тәмле ипи пешерә.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Камышлы авылы,
Камышлы районы.
Просмотров: 1729
Молодцы!!! Ипи пешеру җиңел түгел кулларыгыз авыртмасың сызламасың Рәхмәт сезгә!!!!
Молодцы ипиегез бик тямле!!!!!!!!!!!!!!!Гел шундый тямле ипи пешерегез.Сезгя озын гомер,кырычтай исянлек,йерегян юлларыгыз ун булсын,телягян теляклярегез кабул булсын.Аллахынын ряхмятендя булыгыз.