Сугыш калдырган яралар

Кәшиф Кәримов

Кәшиф Кәримов

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел тула. Сугыш күрсәткән михнәтләрне, югалтуларны безнең буын кешеләре күрмәде. Безне, ягъни киләчәк буынны рәхәт, тыныч тормышта яшәтү өчен бабаларыбыз сугыш кырында ятып калды, кайтканнары да гомер буе сыкрап яшәделәр.

Мин бу сүзләремне үземнең бабаларым мисалында гына әйтәсем килә. Мин әтиемнең әтисен, ягъни бабам Кәшиф Кәримовны күрмәдем. Ул сугышның беренче көненнән үк солдат хезмәтенә алынган. Туганнарым сөйләве буенча ул авылда иң оста гармунчылардан булган. Киткән көнендә гармунында уйнап авыл башына кадәр бер төркем авылдашлары белән җырлап барган. Аннары аларны җигүле атларга утыртып алып киткәннәр. Ике яшьлек әтием бик елагач, бабам арбадан сикереп төшеп баланы әби кулыннан алган да берара итәгенә утыртып барган. Сабый баланың әтисе итәгендә утырып барган шул мизгеле гомерлеккә исендә калган. Без мәктәптә укыганда сугыш турында язма эшләр язганда, әтидән сорый идем: әтиең исендәме дип. Ул әйтә торган иде: “Мин аның итәгенә утырып атта барганымны гына беләм”.

Кәшиф бабам фронттан үзенең бер фотосын җибәргән, аннан хәбәрсез югалган. Ул фотога карап әти еш кына елый иде. Әтисез үскән балалар гына аның ни өчен елаганын аңлар. Әти киңәше, әти терәге, әти ярдәме гомер буы кирәк бит. Әтиле балалар күкрәкләрен киереп йөрегәннәр шул. Аларның сүзләре дә үтәрәк төшкән. Дөрес, әтиемнең үги атасы да булды. Сахаб бабай әтигә тел- теш тидермәде, әти дә аны үз атасы урынына хөрмәт итте.

Әти сөйли иде: “Иске Ярмәктән фәлән-фәлән абзый фронтта сугышчыларга ботка таратып йөрегәндә, минем әтине һәм бергә сугышка киткән иптәше Фаиз Йосыпович Галимуллин белән бер окопта утырганда күргән. Кочаклашып хәл- әхвәл сорашканнан соң аларга күбрәк ботка салган, ипи дә тиешлесеннән күбрәк биргән. Авылдашлар бит. Шул арада снарядлар шартлый башлаган. Кыр ашханәсен таккан атны агачлар арасынарак яшергәч бу абый авылдашлары утырган окопка әйләнеп караса, шул урында снаряд шартлаган булган. “Йөрәгем әрнеде, тик кабат барып карый алмадым, каты сугыш бара иде”,- дип сөйләгән, исән — сау кайткан ул абый. Әти ул авылдашның исемен дә белә иде. Хәтер китабында сержант Фаиз Галимуллин 1943 елның декаберендә Витебск өлкәсе Городокский районының Лаптевка авылы янында һәлак булган диеп язылган. Әгәр шушы истәлек дөрес булса, минем бабам Кәшиф Кәримов та шул тирәдә башын салгандыр. 

Гайзулла һәм Рәшидә  Хәйруллиннар

Гайзулла һәм Рәшидә Хәйруллиннар

Икенче бабам, ягъни әниемнең әтисе Хайруллин Гайзулла Әглиуллович турында сөйлисем килә. Ул сугышта яраланып тоткынлыкка эләгә. Бер кача, тотып бик каты кыйныйлар. Яз җиткәч ачлыкка, эзәрлекләнүгә түзә алмыйча берничә иптәше белән тагы кача. Этләрдән юлын югалту өчен бозлы елганы йөзеп чыгалар һәм ниһаять котылып үзебезнекеләр янына килеп кушылалар. Ә сугыш тәмамлангач бабайны өенә кайтармыйча тикшерү үткәрәләр, тоткынлыкка ничек эләккән янәсе? Сатлык җан булмаганмы? 1946 ел азагында гына ул авылга кайта. Кайткач көтүче, яшелче  үстергән җирдә саклаучы булып эшли, өч баланы туйдырырга кирәк бит. Кышын үгезләр җигеп Кләүле станциясенә ашлык ташый. Үгезләр ач, шуларны ашатырга бер чиләк ашлык алып кала. Моны күреп торган күрше хатыны  хуҗаларга барып әйтә. Биш ел төрмә шулпасы чөмерергә кала бабама. Әби әниемне ияртеп Куйбышевка бабайны күрергә бара. Юлда күргән нуҗаларын сөйли- сөйли елыйлар иде.

Гайзулла бабамның сугышта һәм сугыштан соң күргән михнәтләре аркасында исәнлеге начарая. Аны паралич суга. Ул 25 елдан артык урын өстендә ятты. Авылдашлар белә, Рәшидә әбием аны аркасына асып мунчага алып барып юындыра иде. Бабам су да йота алмады, чөнки аның аяк-кулы гына түгел йоткылыгына да паралич суккан иде, һәр нәрсәне әбием чәйнәп ашатты. Сыек манный ашатып әби бабамны 76 яшькә кадәр яшәтте. Ә үзе бабамнан 9 ай гына артык яши алды. Чөнки ирен күтәреп йөри- йөри ул тәмам таушалып беткән иде. Ул заманнарда бер уңайлыкта юк иде бит, хәтта утырып йөрергә коляска да, ә бәдрәф урамда, кул белән кер юу дисеңме. Гайзулла бабама тоткынлыкта булганы өчен пенсия дә, инвалидность та бирмәделәр, ә әби бабайны караган өчен 4 сум пенсия ала иде. Җиңү бәйрәме көннәрендә бабайны котларга да килмәделәр, бүләк тә бирмәделәр. Заманалар үзгәреп, бабама караш та үзгәрде, аның гаепсез икәнен таныдылар, Германиядән язу да килде, тик коры сөяккә калган бабамның күңел яралары тирән иде инде.

Берзаман бабамның тешләре сызлый башлады, табибка алып барып булмый. Фронтовик дип өйгә килеп караучы да юк, бәлки аппараты да булмагандыр. Бик иза чикте инде ул, тавышсыз гына елап ята иде. Теш сызлавы гына түгел, сөякләре сызлап, көзән җыера иде. Әбигә еш кына аның аяк — кулларын сыларга булыша идек. Шушындый авырлыклар кичергән әбекәем биш вакыт намазын да калдырмый иде, каян алды икән ул үзендә шул кадәр көч? Аларны искә алам да күзләремнән яшьләрем ага.

Сугыш калдырган яралар ничә еллар буена кешеләрнең бәгырен телеп тора. Һәрбер гаиләдә сугышта вафат булган әти-бабайлар, тылда иза чиккән әби-апалар, ятим балалар бардыр. Аларны искә алыйк, рухларына дога кылыйк, башка сугышлар була күрмәсен дип телик. Планетабызның йә бер җирендә, йә икенчесендә сугыш уты кабынып тора. Кешеләр кырыла, авыл-шәһәрләр шартлый.  Шулвакыт сезгә ни кирәк, адәмнәр, тынычлыкта яшәүгә ни җитә, диясе килә.  

Фәния КӘРИМОВА.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1508

Комментирование запрещено