Утверждена концепция экспозиции по тюрко-татарской письменности Музея болгарской цивилизации / Болгар дәүләт музей-тыюлыгында сквер һәм ачык һавада төрки-татар язуы экспозициясе барлыкка киләчәк

shaimievПроект тематической экспозиции музея и сквера в Болгаре был представлен Минтимеру Шаймиеву в Казанском Кремле.

Основную концепцию тематической экспозиции под открытым небом Музея болгарской цивилизации, посвященной истории тюрко-татарской письменности, приняли сегодня в Казанском Кремле.

Проект тематической экспозиции музея и сквера в Болгаре был рассмотрен на совещании с участием Государственного Советника РТ Минтимера Шаймиева, заместителя Председателя Государственного Совета РТ, исполнительного директора республиканского фонда «Возрождение» Татьяны Ларионовой, министра культуры РТ Айрата Сибагатуллина и других официальных лиц.

Минтимер Шаймиев напомнил, что это уже третья встреча, посвященная созданию в Болгаре экспозиции тюрко-татарской письменности под открытым небом. «Идет обсуждение, что-то дополняется, но решимость по созданию первого в России музея, посвященного письменности, у нас остается. Мы намерены идти до конца. Кроме того, в Болгаре будут созданы парки и скверы, о чем мы сегодня и поговорим», — сказал он во вступительном слове.

Проект тематической экспозиции Музея болгарской цивилизации, посвященной тюрко-татарской письменности, представил директор Института археологии имени А.Х.Халикова АН РТ Айрат Ситдиков. Он сказал, что инициатива по созданию музея письменности в Болгаре принадлежит директору Института истории имени Ш.Марджани АН РТ Рафаэлю Хакимову. Над проектом, по его словам, работал огромный коллектив: скульпторы, ученые, историки, проектировщики.

Планируется, что новый раздел Музея болгарской цивилизации будет расположен недалеко от здания Речного вокзала, у подножия Памятного знака. Отсюда тропа будет вести к Ханскому дворцу: она существовала и раньше, но заросла травой.

Согласно представленному проекту, тематическая экспозиция под открытым небом Музея болгарской цивилизации будет иметь квадратное основание и пять ступеней, отражающих различные этапы тюрко-татарской письменности. Публике будут представлены художественные формы в виде стел, отражающие руническую, уйгурскую, арабографическую письменные традиции, письменность на основе латинской графики и татарский алфавит на основе кириллицы.

Проект сквера представила на совещании директор ООО «ПСК «Атриум» Гульнара Мустафина. В частности, предлагается открыть в древнем городе аллеи с именами поэтов, ученых, писателей. Что же касается озеленения Болгара, то планируется высадить вдоль набережной шиповник, калину, сирень, рябину, красный дуб.

«Скверы нужны, но сильно увлекаться не стоит. Должна быть ухоженность в этих местах, но в меру. Мы оценим вашу работу, но не через объем», — обратился М.Шаймиев к докладчице. По его словам, в Болгаре особый ландшафт – исторический склон, которые не надо менять. «Сквер должен быть лишь прекрасным дополнением к тому, что есть», — подчеркнул он.

Подводя итоги встречи, Госсоветник РТ поручил доработать проект по созданию сквера в Болгаре и начать работу над окончательным проектом и планом строительства тематической экспозиции под открытым небом Музея болгарской цивилизации.

«Хорошая работа, к третьей встрече мы вышли на наиболее приемлемый вариант музея письменности», — резюмировал Минтимер Шаймиев.

 «Татар-информ»

* * *

Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында һәм Зөя утрау-шәһәрлеге музей-тыюлыгында скверлар барлыкка киләчәк. Әлеге проект, Татарстанда Парк һәм скверлар елы уңаеннан, гамәлгә ашырыла. Шулай ук, Болгарда ачык һавада төрки-татар язуы тарихына багышланган экспозиция төзү дә ниятләнә. Бу хакта бүген Казан Кремлендә әлеге экспозиция концепциясен раслауга багышланган утырышта хәбәр ителде.

Экспозицияне яр буена, елга портыннан ерак түгел мәйданда урнаштыру планлаштырыла. Ул турыпочмаклык формасында булачак һәм язуның 5 этабын спираль рәвешендә гәүдәләндерәчәк. “Экспозициянең нәкъ елга портына янәшә, ярга менә торган җирдә урнаштырылуы символик мәгънәгә дә ия. Бу —кыенлыкларны, каршылыкларны җиңеп, белем аша өскә күтәрелүне күрсәтә”, — диде утырышта катнашкан һәм концепция проектын тәкъдим итүчеләрнең берсе булган ТР ФАның А.Х. Халиков исемендәге археология институты директоры Айрат Ситдыйков.

Экспозициядә төрки-татар язуының 5 этабы: рун язуы, уйгур язуы, гарәп графикасы, латин графикасы, кириллица чагылыш табачак. Баскычларның һәркайсында символик ташлар урнаштыру да ниятләнә. Әлеге ташларда һәр язуны чагылдырган текстлар урнаштырылачак.

Экспозициядә шушы этапларны тоташтыру баскычларын Шәркый парклар стилендә эшләнү планлаштырыла. Моннан тыш, төрле буыннарны һәм чорларны тоташтыру символы буларак барлык этапларны берләштерүче фонтан ясау да ниятләнә. Экспозициянең башын Күлтәгин язуы (732-735 еллар) тәшкил итәчәк. Ул ташны башкалардан аерылып торган итеп эшләү күздә тотыла.

Утырыш барышында Болгар музей-тыюлыгының яр буен тәртипкә китерү процессы хакында да сүз барды. Проект буенча, елга портыннан алып Кызыл пулатка кадәр булган ара тәртипкә китерелеп, яр буеннан йөрү мөмкинлеге каралган. Анда юл салу, агачлар һәм куаклар утыртып, сквер булдыру ниятләнә.

ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин яр буена тау нараты, кызыл имән, шомырт, балан, зелпе, гөлҗимеш кебек агач һәм куаклар утыртырга тәкъдим итте. Шулай ук тубылгы (спирея) кебек декоратив куакчыкның да Болгар музей-тыюлыгының яр буйларын бизәячәген асссызыклады. Скверның проектын тәкъдим итүчеләрнең берсе “Атриум” ПСК” ААҖ директоры Гөлнара Мостафина да бу фикерне хуплады һәм скверга биек булып үсми торган агачлар утыртырга, куакларга өстенлек бирергә кирәклеген искәртте.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев сквердан җәннәт бакчасы ясамаска, ә аның күңел һәм күзләрне иркәләүче өстәмә генә булуын ассызыклады. “Безгә җәннәт бакчасы ясау кирәкми, гәрчә, бу безнең кулыбыздан килсә дә. Болгар — борынгы һәйкәл һәм анда туристлар тарих белән танышырга килә. Скверлар кирәк, сүз дә юк, әмма моның белән артык мавыгырга ярамый. Ул туристларның игътибарын җәлеп итәр өчен түгел, ә аларның күңелен, күзләрен ял иттерүче бер өстәмә кушымта булып барырга тиеш”, — диде ул.

Чарада Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Олег Глебов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТРның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова һ.б. катнашты.

Утырыш ахырында Болгар музей-тыюлыгында ачык һавада төрки-татар язуы экспозициясе концепциясе кабул ителде. Алга таба бу эшне тормышка ашыру өчен проект эшләнәчәк.

Болгардагы кебек скверны Зөя утрау-шәһәрлегендә дә булдыру ниятләнә.

tat.tatar-inform.ru

Просмотров: 1496

Комментирование запрещено