Файдалы семинар

getImage (1)Укытуның сыйфатын кү­тәрү өчен укытучы үзенең һөнәре буенча компитентлыгын үстерү өстендә эшләп һәрвакыт һәм өзлексез үсештә булырга тиеш. Хәзерге вакытта мәктәпләрдә заман куйган бурычларны хәл итәрдәй иҗади фикер йөртүче укытучылар аеруча кирәк. Һәрбер укытучыда омтылыш уяту әһәмиятле. Бу юнәлештә укытучыларның методик берләшмәсе зур этәргеч булып тора.

17нче фервраль көнне Камышлы гомуми урта белем бирү мәктәбендә инглиз  һәм татар теле, әдәбияты укытучылары арасында район күләмендә бик эчтәлекле семинар үткәрелде. Көн тәртибендә Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандарты буенча укыту иң мөһим мәсьәлә итеп каралган иде.

 Сыйныфларда ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар үткәрелде.

2нче сыйныф укучылары белән инглиз теле укытучысы Гөлназ Нуретдинова, ә 6 нчы сыйныф укучылары белән миңа үземә ачык дәрес бирергә насыйп булды. Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандартында уен аша тәрбия һәм белем бирүгә нык игътибар ителә. Уен технологияләрен куллану балаларның иҗат мөмкинлекләрен ача, мөстәкыйльлекләрен арттыра,  оештыру сәләтләрен үстерергә ярдәм итә.

Физкультминутлар, хәрәкәтле дидактик уеннар зур йогынты ясый. Шушы таләпләргә нигезләнеп ачык дәресләр уңышлы үтте. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчәчәк Сәгыйдулла кызы Гарипова Халыкара туган тел көненә багышланган 2-9 нчы сыйныф укучылары арасында әдәби чара үткәрде. Бәйрәмдә бөек татар теленә багышланган Габдулла Тукай, Роберт Миңнуллин, Наҗар Нәҗми, Хәсән Туфан шигырьләре яңгырады. Укучылар милли татар биюләрен, җырларын зур осталык белән башкардылар. Әдәби чара бик күңелле узды.

 Семинарның икенче өлешендә мәктәптә укучыларны заманча укыту мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. Методик берләшмә җитәкчесе, инглиз теле укытучысы Гүзәл Шәгит кызы Хәйретдинова үзенең укыту тәҗрибәсе белән уртаклашты.

 Татар теле һәм

әдәбияты укытучысы Тамара ХИСМӘТОВА.

«Камышлы хәбәрләре».

 

Просмотров: 1197

Комментирование запрещено