Миңнехановны бәлешле КЛИП белән котлаган егетләр белән ИНТЕРВЬЮ / Дуэт «ШИКӘРные»: «Мы за то, чтобы молодежь больше интересовалась татарским языком»

news_113091 мартта Татарстан Президентының туган көне иде. Интернетта бу уңайдан яшьләр шау-гөр килде. “Шикәрные” проекты Президентның туган көненә “Рөстәм абый” дигән җыр язып, клип төшерде.

Үзенчәлекле котлау видеосын бер көн эчендә 25 мең кеше караган. Бу эшне башкаручылар – Ислам Вә­лиев белән Туран Гатауллин. Яшьләр арасында алар – билгеле шәхесләр, КВН уеннары, “Фәрхәт һәм Фәрхәд” проекты аша танылдылар. Әле “Шикәрные” дигән исем ас­тында берләшеп, татар тематикасына кызыклы клиплар төшерү белән мәшгульләр. Алар икесе дә – Казан егет­ләре, Ислам – мәшһүр баянчы Рөстәм Вәлиевнең улы, ә Туран – композитор Риф Га­та­ул­линның улы. Алар, бер-бер­сен бүлдерә-бүлдерә, без­нең сорауларга җавап бирде.

– Егетләр, Президен­т­ның 58 яшенә үзенчәлек­ле видео эшләгәнсез, мондый уй каян барлыкка килде? Озак эшләдегезме?

– 1 мартта Президент туган көн, әйдә әзерләник әле дип ярты ел алдан планнар кормадык. Башка уй килде дә эшләдек. Башта шигырь языл­ды, ике телдә булсын дидек, ә клип бер көн тө­шерелде, монтажга да шул ук вакыт китте. Бик тиз эшләнде, Рөстәм Миңнеха­нов үзе җайлы кеше булганга, барысы да ялт итеп килеп чыкты.

Рэп шигырьләрен үзебез язабыз, дөрес, телебез камил түгел, төзәтеп җибәрер өчен дусларыбыз бар, алар ярдәм итә. Клип сюжетын да үзебез уйлап табабыз, шәп төшерә торган операторларыбыз бар. Барысы да тиз һәм кы­зык­лы килеп чыкты. Халыкка да ошады, бер тәүлек эчендә 25 мең кеше караган! Бу – бик зур сан. Мәсәлән, безнең мо­ңа кадәр “Манты” җырына тө­шерелгән клип бар. Ул да халыкка ошады, бер атна эчен­дә 70 мең кеше карады. Бер тәүлек эчендә 25 мең кеше карап “шәп” дигән бәялә­мә бир­гән икән, атна азагына кадәр бу сан күпмегә җитәр икән?

– Рөстәм Миңнеханов үзе караганмы икән? Аның реакциясе ничек булды?

– Менә анысы безгә ка­раңгы. Күңел: “Карагандыр, ошаткандыр”, – дип әйтә, әм­ма үзеннән бернинди дә бәя­ләмә алмадык. Клипны эшләп бетергәч тә, аны “Инстаграмм”, “Твиттер” аша Рөс­тәм Миңнехановка юлладык. Туган көнендә мондый үзенчә­лекле бүләк ясаганнары булмагандыр әле дип уйлыйбыз.

– Интернетта бу клипны караучылар арасында “И, егетләр ялагайлана!” дигән фикерне дә укырга туры килде.

– Күпме кеше – шулкадәр фикер. Әмма бездә андый максат булмады, кая әле, ялтырап алыйк, безне күрсен­нәр, баштан сыйпасыннар әле дигән теләк юк. Моның өчен акча түләмәделәр, бу аерым кешеләрнең “заказы” да түгел. Без күңелгә яткан эшне генә башкарабыз, бу бит – яшьләр иҗаты. Аннары җырда, клипта әйтелгәннәр берсе дә арттыру түгел. Ничек бар, ни уйлыйбыз – шуны әйттек. Без аны, чыннан да, шәп кеше дип саныйбыз. Без­гә, яшь буынга, Рөстәм Миң­нехановның Татарстан Президенты булуы ошый. Ул башкалардан аермалы, яшь­ләр белән беррәттән Интернетны актив куллана, бик мобиль, гел хәрәкәттә, заманча фикерли, күп сөйләми, ат кебек эшли дә эшли. Бүгенге чор – профессионаллар заманы, дилетантлар, ялкаулар көндәшлеккә чыдый алмый. Ә талантын эшкә җик­кән кешеләр яңа үрләр яулый ала. Президент үрнәген­дә яшьләр дә максатчан эшләр­гә кирәклеген аңлый. Без тормышны яхшы якка үзгәр­тергә тиеш, Татарстан­ гел алгы сафта булсын өчен һәр­беребез кө­че­безне, тырышлыгыбызны куярга тиеш. Яңа буын өстен­дә мондый җавап­лылык булганны аң­лый­быз. Аннары ул яшьләр белән бик тиз уртак тел таба белә, яшьләргә үз проектларын тормышка ашырырга ярдәм итә. Бу да күпне сөйли. Бу безнең генә фикер түгел, күпчелек яшь­ләр шулай уйлый. Рөстәм Миң­не­ха­новның сәяси эш­чәнлеген­нән, икътисадый үсешне тәэ­мин итүдә башкарган эшләреннән дә канәгать.

– Бу клиптан соң Минтимер Шәймиев, Илдар Халиков, Фәрит Мөхәммәт­шин, Илсур Метшин турында да җырлаячак­сызмы?

– Өздереп әйтә алмыйбыз. Үзләреннән теләк булса, без аралашырга, иҗат итәргә һәрвакыт әзер. Әмма алай мәдхия генә җырлау максаты юк, андый теләк ташып тормый. Гомумән, безнең максат – Интернетта татар телле, татар темаларына кагылышлы проектларны булдыру. Инглиз, русча эчтәлекне кара­саң, ни генә юк, Интернет кулланган татарга ни бар? Кызганыч, татарча сыйфатлы продукция аз. Без төшер­гән клиплар барысы да татарча һәм яшьләр өчен эшләнде. Бераз булса да татарлык белән кызыксынмаслармы дибез. Беләсезме, кызыксыналар! Безнең клип­ларны карыйлар да һәм ана телебез, татар мәдәниятенә тартылучылар артканлыгын сизәбез.

– Клипта Рөстәм Миң­не­ханов бәлеш, өчпочмак, чәк­чәк ярата дип җыр­лыйсыз, бәлешкә дә 58 санын язып, аны Рөстәм Миң­не­хановка махсус әзер­ләдек, дисез. Әллә үзегез пешердегезме, әни­ләре­гез булыштымы?

– Анысы – сер, әмма бә­леш Президентның үзенә барып җитмәде. Клип тө­шер­гән иҗади коллектив таба төбен бик тиз ялтыратып куйды. Тәмле булды!

P.S. Татарстан Президенты туган көнен Кабарты-Бал­кар республикасында бәй­рәм итте.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА.
«Ватаным Татарстан».

* * *

Казанцы Ислам Валеев и Туран Гатауллин решили взглянуть по-новому на развитие татарского языка, потролив рэпера Тимати, а после, поздравив президента Татарстана с днем рождения, они быстро стали персонами топ в региональном сегменте интернета. 

 

КОНТЕКСТ:

Президент Татарстана принимает поздравления / Бүген Рөстәм Минниханов туган көнен билгеләп үтә

 

Просмотров: 1438

2 комментариев

  1. У всех людей разные цели в жизни. Кто-то становится религиозным деятелем, кто-то борется за права нации, кто-то борется за искоренение всех наций, кроме своей, кто-то плевать хотел на свою национальность, кто-то совершает великие открытия. Каждому своё. Но таким ребятам — уважуха!

  2. Круто, продолжайте в том же духе)