Сагынабыз сине көн саен

DSC_6499Мин  үземнең каенатам-әтием турында язасым килә. Абдулла Гайфулла улы Гайфуллин 1926 нче елның 1 нче сентябрендә Яңа Усман авылында туып үсә. Аңа җирле мәктәпнең 4 сыйныфын гына тәмамларга насыйп була, чөнки Бөек Ватан сугышы башлана. 1943 нче елны 17 яшьлек үсмер егетне Кызыл армия сафларына алалар һәм 58 нче укчылар укыту полкына җибәрәләр. Әзерлекләр үткәч әтиебез иптәшләре белән сугышка кереп китә. 1945 нче елның май аена кадәр каты бәрелешләрдә катнаша. Берничә мәртәбә яралана да, ләкин исән кала. Солдат хезмәтен 1949 нчы елда гына тәмамлап орден, медальләрен ялтыратып туган йортына кайтып төшә.

Гомер дәвам итә. Утлар, сулар кичеп кайткан әтиебез уңган, чибәр Бакай авылы кызы Наҗияне яратып йөри. Ике яшь йөрәк бергә кушылып гаилә тормышы башлап җибәрәләр. 1951 нче елда бәхет өстенә бәхет өстәп мәхәббәт җимешләре- кызлары Солтания дөньяга килә. Ләкин сугыштан соңгы авыр еллар булу сәбәпле әти- белән әни эш эзләп Свертлау өлкәсенә барып урнашалар. Әти тимер юлда эшли.

Озак та үтми уллары Әсхәт туа. Гаилә тормышы беркөйгә барса да яшьләр туган якларына кайтырга ниятлиләр. Яхшы булса да торган җир, сагындыра туган җир дип юкка гына әйтмиләр бит. Туган җирләрен, туганннарын бик сагына алар.

Туганнары аларны сагынып каршы ала. Бәхетләрен тагы да тулыландырып уллары Әхтәм туа.

Әтиебез лаеклы ялга чыкканчы нефтяник булып эшләде. Ялга чыккач та тик утырасы килмичә җәй айларында җирле колхозга булышты, мәчеткә йөреде. Кызганычка каршы авыр эш, сугышта алган яралар үзләрен гел сиздереп торды, исәнлеге какшады.  2002 нче елның март анда без елашып әтиебезне мәңгелеккә озаттык. Без аның балалары, оныклары аны бик тә сагынып яшибез, онытмыйбыз, көндә искә алабыз, урының оҗмахта булсын дип телибез. Әтиебезнең киңәшләрен тотып, ул өйрәткән юлдан барырга тырышабыз. Әниебез әле дә исән- сау. Олы яшенә карамастан ул безгә өй эшләрендә булыша. Аның бәйләгән мамык шәлләре күп кешеләрне суыклардан саклый, ә оекбашлары, бияләйләре күргәзмәдә генә сакларлык. Аллаһы Тәгалә аңа исәнлек- саулык бирсен. Шундый авыр елларда да тырыш, акыллы балалар үстергәннәре өчен мең рәхмәт аларга.

Сугыш, сугыш, нинди афәт,

Күпме сагыш, кайгы китергән.

Хатыннарны тол иткән ул,

Балаларны ятим калдырган.

Хатыннары көткән кайтырлар дип,

Күкрәгенә кысып сабый баласын.

Кайберләре исән кайтсалар да

Яши алмаганнар шатланып.

 Аналарга күпме хәсрәт килгән

 Югалтканнар алар газиз баласын.

Кайтыр әле, бәлки кайтыр диеп

Көткәннәр бит таңнар атканын.

Балалар ач, ялангачлар

Ашарга бит алар сорыйлар

Ялгыз ана ни эшләргә белми

Күзләренә яшьләр тыгылган.

Әтиләр дә киткән ил сакларга

Кайтырбыз дип, җиңеп, шатланып.

Кайсылары кайткан гарипләнеп,

Күпләре калган чит җирләрдә ятып.

70 ел да узып китте инде.

Ятим үсте күптән балалар.

Чәчләренә инде чал керсә дә

Әтиләрен сагынып искә алалар.

Безнең әти дә күптән вафат инде

Сагынабыз аны көн саен.

Май айлары җитсә йөрәк әрни

Кигән киемнәрен барлыйбыз.

Ходаемнан мин сорыймын

Булмасын иде диеп сугышлар.

Бигрәкләр дә гомер кыска бит

Тынычлыкта яшисе иде, дуслар.

Киленнәре Роза ГАЙФУЛЛИНА.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1479

Комментирование запрещено