Кыргызстанда — Татарстан, ә Татарстанда — Кыргызстан көннәре узачак

dOUFdj5HtncКыргызстан Республикасына визитыбызның төп максаты — хезмәттәшлекне киңәйтү, дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта Татарстан лидеры бүген Бишкекта Кыргызстан Республикасы Премьер-министры Җоомарт Оторбаев белән очрашуда җиткерде.

Очрашу Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Бишкекка визиты кысаларында үтте.

— Без Россия-Кыргызстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан һәм Кыргызстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген югары бәялибез, — диде Рөстәм Миңнеханов. Аның искәртүенчә, Татарстан һәм Кыргызстан багланышлары 1996 елда имзаланган Татарстан-Кыргызстан хөкүмәтара Килешүе нигезендә башкарыла.

Без мөнәсәбәтләребезне алга таба да икътисадта гына түгел, ә гуманитар, мәгариф, мәдәни өлкәләрдә дә үстерергә телибез, дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Ул шулай ук Кыргызстан җитәкчелегенә илдә яшәүче татарлар җәмәгатьчелегенә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Кыргызстан Республикасы Премьер-министры Җоомарт Оторбаев, Татарстаннан җитди бизнес-делегация килде, дип билгеләп үтте.

— Безгә Россия Федерациясе регионы буларак Татарстанның икътисадта һәм башка тармакларда казанышлары билгеле, — дип ассызыклады Җоомарт Оторбаев.

Очрашу барышында яклар 2015 елда Кыргызстанда — Татарстан, ә Татарстанда — Кыргызстан көннәрен үткәрү турында сөйләштеләр, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

intertat.ru

Просмотров: 1202

Комментирование запрещено