Мәгърүф ГЫЙЛЬМИЯРОВ: «Картлар шәһәребезне Сәмәрә дип атыйлар иде»

0_4d128_c434c982_XL«Самар» һәм «Самара» дигән сүзләр төркиләрдә дә, славяннарда да юк, димәк, ул безгә гарәп теленнән килеп кергән.

Мин балачакта (ә хәзер миңа 80 яшь) картлар белән күрешкәндә еш кына алардан Самара шәһәре кайда һәм кайчан салынган дип сораганда, алар бу турыда шундый риваять сөйли торганнар иде: «Сәмәрә исемле яшь һәм бик матур, зифа буйлы, сөйкемле бер кыз бала зур исемсез елгада батып үлгән, ди. Шуннан бу елганы «Сәмәрә батып үлгән елга», — дип атап йөри башлаганнар, ә соңыннан аны Сәмәрә дип кенә кыскартып әйткәннәр.

Сәмәрә — ул гарәп сүзе. Татарча җиләк-җимеш, русча — плод, ягода дигәнне аңлата. Бу шәһәрне Сәмәрә елгасы Иделгә килеп кушылган җирдә — үзәнлектә салганнар һәм аңа Сәмәрә елгасы исемен биргәннәр. Сәмәрәдәге күпчелек өйләр, сарайлар һәм башка биналар Идел буена төзелгәннәр, дип уйлыйбыз. Мәскәү хөкүмәте 1586 елда шәһәрне яулап алып, аны җимергән һәм халыкларын үтереп бетергәч, җиңү хөрмәтенә һәйкәл итеп каланчаны тау өстенә куялар, ә Засекин килгәч, шул каланча тирәсенә өйләр, биналар сала башлыйлар. Нигә соң ул шәһәрне тау башына сала? Бу кыпчаклар, ногайлар һәм башка күчмә кабиләләрнең һөҗүм итүләреннән сакланырга мөмкинчелек булсын өчен эшләнә.

ХVII гасырда, ни сәбәпледер, төньяктан көньякка аккан күпсанлы елгалар үзләренең агым юлларын үзгәрткәннәр. Әйтик, әгәр элек Идел елгасы хәзер Рождественное авылы урнашкан җирдән аккан булса, шул вакытта елга иске Сәмәрә урнашкан үзәнне җимереп, аның аша ага башлаган, татарлар яшәгән йорт-җирләр су астында калган. Шуңа күрә безнең археологлар борынгы шәһәрнең барлыгын да исбат итә алмыйлар, чөнки ул шәһәр хәзеге Идел елгасы астында калган.

Нигә ул шәһәрне Самара, ә кайберәүләр Самар дип тә атап йөриләр?

Аны болай да аңлатырга мөмкин. Бу шәһәрне Мәскәү хөкүмәте яулап алгач, аны Самара, дип атыйлар. Рус телендә «Ә» авазы юк, шуңа алар бу авазны «А» дип әйтәләр. Шулай итеп Сәмәрәне Самара, дип әйтә башлыйлар.

Мин гарәп теле белгечләренә мөрәҗәгать итәм. Укыгыз әле гарәп хәрефләре белән язылган «Сәмәрә» сүзен! Гарәп-төрки телдә ул СӘМӘРӘ дип укыла.

Җир шарында Сәмәрә дип аталган шәһәрләр берничә. Гыйракта һәм Үзбәкстанда Сәмәркәнд (Самарканд), яисә Сәмәрә исемле шәһәр (кәнд/-канд, кенд/кент — фарси телендә), алман телендә (немецчә) — бург (Гамбург, Петербург, Оренбург, Екатеринбург, Ямбург), гарәп телендә — абад (Ашхабад, Ленинабад һәм башкалар). Татарлар һәм башкортлар исә шәһәрне «кала» диләр («Өфө калаһы, Мәскәү каласы һәм башкалар).

Мәгърүф ГЫЙЛЬМИЯРОВ.

Заманында безгә Ватиканда бастырылган картаны күрергә туры килде. Анда латин хәрефләре белән «Samar» дип язылган иде.

Чыннан да, «Мин Самарга бардым», «Самарга» кайттым»  - дип сөйләшү халыкның бер өлешенең күңеленә туры килә. Бу безнең телнең сыгылмалы булына ишарә. Кемдер Сәмәрә дияр, кемдер Самар, кемгә ничек ошый, шулай сөйләсеннәр.

«Сәлам».

Просмотров: 1541

Комментирование запрещено