“Яктылык”та көрәш бәйрәме (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-DSC_7124Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә бишенче мәртәбә татар көрәше буенча ярышлар уздырылды

Традициягә әверелгән көрәш бәйгесендә катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Быелгы ярышка Камышлы һәм Хворостянка районнары, Тольятти һәм Новокуйбышевск шәһәрләре, Самараның 3 санлы балалар спорт мәктәбе һәм “Виктория” спорт клубы үзләренең иң яхшы көрәшчеләрен җибәргәннәр.

1-DSC_67651-DSC_6767 1-DSC_6771 1-DSC_6772 1-DSC_6775 1-DSC_6777 1-DSC_6780 1-DSC_6782 1-DSC_6784 1-DSC_6801 1-DSC_6822 1-DSC_6836

Очрашуны, гадәттәгечә, Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин ачып җибәрде. “Үсеп килүче буын егетләре Ватанны дошманнардан сакларга һәм көрәшкә әзер булырга тиеш”, — диде ул үзенең чыгышында.

Биш ел элек, ул вакытта өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе булып эшләгән  шәһәр Думасы депутаты Минәхмәт Хәлиуллов шушы бәйгене оештырып җибәргән иде. Хәзер дә ул оешманыңәгъзасы булып кала бирәһәм ел саен шушы ярышларны оештыруда башлап йөри. Ул бәйгедә катнашучыларны сәламләп, ир-егетләрнең көрәштә чыныгып үсүләрен, Ватан чикләрен сакларга әзер булуларын теләде.

Ә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев “Яктылык” мәктәбе балаларын көрәшкәәзерләүче тренер Руслан Йосыповка Рәхмәт хаты тапшырды һәм премия белән бүләкләде.

1-DSC_6842 1-DSC_6848 1-DSC_6853 1-DSC_6857 1-DSC_6859 1-DSC_6869 1-DSC_6872 1-DSC_6886 1-DSC_6892 1-DSC_68971-DSC_6899 1-DSC_6907 1-DSC_6909 1-DSC_6911 1-DSC_6916 1-DSC_6918 1-DSC_6925 1-DSC_6931 1-DSC_6935 1-DSC_6940 1-DSC_6943

Бәйгенең тантаналы өлешенә кадәр мәктәпнең 1 – 4 сыйныф укучылары көч сынашып караганнар иде инде.  Кыска гына тәнәфестән соң олыраклар да келәмгә чыкты. Ә шулай да, бала — бала инде. Җиңүчеләре үрле-кырлы сикереп шатлыкларын белдерсә, җиңелүчеләре ачы күз яшьләре түктеләр. Нишләтәсең бит, җиңүчеләр булган җирдәҗи¬ңелүчеләр дә булырга тиеш. Бу — көрәш кануны.

Күп еллар Сабан туйларында татар көрәше судьялары һәм оештыручылары булып торган Самараның татар хәрәкәте ветераннары  Шәүкәт ага Хәйбуллов һәм Рәфыйк Шәфигуллин да көрәш бәйгесен карарга килгәннәр. Аларга алмашка үсеп килүче яшүсмерләрнең осталыгына сокланып, үзләренең яшьлек елларын исләренә төшереп утырдылар ветераннар.

Көрәш — бик күркәм спорт төре бит ул. Монда барысы да мөһим — шәхси осталык та, кәеф күтәренкелеге дә, тренерның мөнәсәбәте дә… Балаларның көрәш барышында алган позалары хәтта медицина фәненә сыешып бетми. Ничек итеп аларның кул-аяклары, умыртка сөякләре сынмый икән, дип исең китә кайчакта. Балалыклары белән бернәрсәдән дә курыкмыйлар алар.

Залда ата-аналарның күп булуы да балаларга көч өстәп торды. Әнә Марат Сафин, ике улына көрәш ысулларының кайсысын куллансаң яхшырак булыр икән дип, киңәш биреп тора. Нәтиҗәдә 15 яшьлек Дамиры авыр үлчәүдә өченче, ә 10 яшьлек Линары 35 килограмм үлчәүдә беренче урынны алу бәхетенә ирештеләр.

Марат САФИН уллары Линар (сулда) һәм Дамир белән.

Марат САФИН уллары Линар һәм Дамир белән.

1-DSC_6949 1-DSC_6952 1-DSC_6955 1-DSC_6959 1-DSC_6993 1-DSC_7018 1-DSC_7041 1-DSC_7073 1-DSC_7076 1-DSC_7079 1-DSC_7081 1-DSC_7133 1-DSC_7130 1-DSC_7102 1-DSC_7100 1-DSC_7095 1-DSC_7093 1-DSC_7089 1-DSC_70841-DSC_7124

Гомумән, әтисе һәм улы арасында теләктәшлек, аңлашу һәм ярдәмләшү булганда җиңү җиңелрәк бирелә. Аталы-уллы Кашаевларның келәмгә чыгаргаәзерләнүләрен күзәтергә туры килде. Әтисе Рәфыйк, үзе дә — көрәшнең нәрсә икәнен яхшы белә торган кеше, аяк, кул хәрәкәтләре белән көндәш һөҗүме астыннан ничек чыгарга кирәклеген аңлатып торды. Улы Илнур нәкъ шул алым белән җиңүгә иреште дә инде.

Камышлы егетләре дә яхшы көрәш күрсәттеләр. Александр Назаров — өченче, Костя Федоров һәм Кәрим Уразмәтов икенче урыннарны алып киттеләр.

Җиңүчеләрне бүләкләү миз¬гелләре килеп җиткәч, әле генә келәмдә бил алышкан малайлар көлешә-шаярыша, этешә-төртешә медальләрен алырга килеп басканда да тик тора алмадылар, һәр хәрәкәтләреннән, күзләреннән шатлык һәм көлү ташкыны бәреп торды. Шушы позитив энергия аларны тагын да зуррак җиңүләргә этәрсен иде, дигән өметтә калабыз.

Хәмзә МОРТАЗИН.

Автор фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1163

Комментирование запрещено