Ана йөрәгенә барысы да сыя

99269-INNERRESIZED600-600-1

Әни! Шушы сүзне ишетү белән кеше күңеленә күпме җылы хисләр, нинди яктылык сирпелә! Балачакта, әниләребезнең муенына сарылып үскәндә, без бу сүзне чиксез ярату, гамьсез шатлык, ләззәтле куаныч белән әйтәбез. Ә еллар үтеп, читтә яши башлагач, ул сагынулы, моңлы сагышка төрелә. Тик газиз әнкәйләребезнең хәер-фатихасы белән эшләнгән эшләребез, кылган гамәлләребез уңышка барып тоташа, изге догалары бәла-казадан саклый, дошманнардан яклый. Газиз әнкәйләр каршында гади кеше дә, зур түрәләр дә бала гына. 

Бүген, сигезенче март алдыннан, без Сергиевск районының Югары Орлянка авылында яшәүче биш бала анасы Тәнзилә апа БАҺАУТДИНОВА турында язарга булдык. Ул бүген хатын-кызлар бәйрәмен дә, үзенең 75 еллык юбилеен да бәйрәм итә бит.

1940 елның 8 мартында Чирмешән районы, Якты Тау авылында дөньяга җиденче бала булып аваз салган кыз балага Тәнзилә дип исем куштыралар. Бәхетле, тулы гаилә булып озак яшәргә насыйп булмый аларга. Илебезгә фашист илбасарлары бәреп кергәч үк, сугышка алынган гаилә башлыгы Минсафа ага, күп тә үтми, каты яраланып кайта. Ләкин тернәкләнеп китә алмый, сөекле Минегаянын — тол, ә балаларын ятим калдырып, 1943 елда күзләрен мәңгелеккә йома.

Минегаян апага җиде баласын үстереп, олы тормыш юлына бастыру өчен бик күп эшләргә туры килгән. Сугыштан соңгы авыр елларда әтиле гаиләләргә дә җиңел түгел иде, ә ятим калганнарга икеләтә авырга туры килде. Бүген Минегаян апаның биш баласы исән-сау, шунысы шатлык.

Тәнзиләгә яшьли эшкә җигелергә туры килә. Озын толымлы, томрап торган зур зәң­гәр күзле, сылу кыз булып җит­легә ул. Уңган, сөйкемле яшүсмергә күз атучылар, сүз катучылар күп булса да, ул үз тиңен, насыйбын көтә һәм ялгышмый. Язмышы су юлында гына көткән икән…

Көянтә-чиләген асып судан кайтканда кыз янына бер машина килеп туктый һәм кабинадан чибәр генә егет төшеп: “Сылукайның чиләгеннән су эчәргә мөмкиндер бит?” — дип елмая. Су эчеп рәхмәтен әйтә дә юлын дәвам итә. Ләкин кызның зәңгәр күзләре аның күңеленә кереп, бер күрүдә гашыйк итеп өлгергәннәр икән.  Шул көннән башлап егет аны кое янында көтә, кыз да суга ашкынып йөри башлый.

Татарстанның Чистай районыннан килеп Чирмешән урманчылыгында шофер булып эшли башлаган егетнең исеме Камил икән. Ике яшь йөрәк бер ел чамасы бер-берсен сынашып йөргәннән соң, тыйнак кына туй ясап, гаилә учагы кабызып җибәрәләр. Туйда якын туганнарының берсе: “Тигез мәхәббәт, бәрәкәтле гомер сезгә!” - дип теләгән булган. Шул сүзләрне күңелләренә салып, уңга-сулга тайпылмыйча, 55 ел буе бер сукмактан баралар алар.  Яшьлектәге саф мәхәббәтләренә тап төшермичә яшәгәннәр, биш балаларын тәрбияләп үстергәннәр, барысын да укытып, олы тормыш юлына чыгарганнар.  Картлыкта да  бер-берсенә кирәк һәм терәк булып яшәү – мәхәббәтле һәм бәрәкәтле гомер түгелмени!

Камил дә күп балалы тату гаиләдә үскән егет. Ике яктан да зыялы, укымышлы туганнары күп. Тәнзилә апа ягыннан авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре булса, Камил аганыкылар — сәламәтлек сагында торучылардан. Ә Камил белән Тәнзилә гаиләсе гади генә: берсе — шофер, икенчесе — сыер савучы. Үз куллары белән эшләп тапкан мал белән тормышларын алып баралар. Аның каравы, тату гаиләдә игелекле һәм инсафлы, тырыш һәм эшчән балалар үскән. Бу батырлык түгелмени?!

Балалар хакына Баһаут­диновлар Сергиевск районының Югары Орлянка авылына күчеп килә дә инде.

Бу хәл 1977 елда була. Якты Тау авылында мәктәп сигезь­еллык кына булганлыктан һәм күп фәннәр татар телендә укытылганлыктан, балалары инс­титутларга кереп укый алмас дип уйлап, Тәнзилә апа белән Камил ага унъеллык рус мәктәбе булган авылга күченәләр. Тәнзилә апа балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша, Камил ага шофер булып эшләвен дәвам итә. Ә шофер кеше — гел юлда. Шуңа күрә дә өйдәге һәм йорттагы тавык чүпләп бетермәслек эш тә, балаларны тәрбияләү дә Тәнзилә апа өлешенә төшә. Ләкин акыллы хатын балаларына әти кешене гаилә башлыгы итеп күрсәтә белгән. Камил ага да: “Балалар, сезнең беренче вазифагыз уку булса, икенчесе — йорт эшләрендә әниегезгә булышу”, — дип, әни кешене пьедесталга күтәргән. Бер-берсен хөрмәт иткән әти-әни сүзе биш балага закон була инде.

Мал-туар, кош-корт асрап, җиләк-җимеш, яшелчә үстереп яшәгән гаиләдә эш бетәмени?! Барысына да өлгерә балалар: яхшы укырга да, мәктәптә үткән төрле чараларда катнашырга да, әти-әнигә булышырга да, спорт белән шөгыльләнергә дә. Дүрт ир бала да татар көрәшендә, чаңгы ярышларында сынатмыйлар, бердәнбер кыз туганнарын кадерләп, сак­лап үстерәләр. Гаиләдә шулай тәрбияләнгән егетләр тормыш иптәшләренә дә шундый ук мө­нәсәбәт күрсәтеп яшиләр хәзер.

Өлкән абыйлары Наил, Кинель авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, юллама буенча Тверь өлкәсенә җибәрелә һәм шунда төпләнеп кала. Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясендә укып, икенче югары белем алганнан бирле, эре хуҗалыкны җитәкләп бара. Тормыш иптәше Наталья белән ике малай тәрбияләп үстергәннәр, югары белем биргәннәр. Бу гаиләгә кеше йөрәге күтәрә алмастай олы хәсрәт кичерергә дә туры килгән. Олы уллары Рамил юл һәлакәтенә юлыгып вафат булган. Бала югалту кайгысы Баһаутдиновлар гаиләсенә төзәлмәс яра сала. Ә Наилнең икенче улы Марат Мәскәүдә укыган һәм шунда төпләнеп тә калган.

Сеңелләре Җәмилә гаиләсе белән Тольяттида яши. Ул да тормыш иптәшен җирләгән инде. Ике улы — Радик белән Ринат, аның ике канаты булса, дүрт ир туганы – ныклы терәге.

Рафаэль исә — тормышта үз урынын һәм үз тиңен тапкан шәхес. Бүген ул Камышлы муниципаль район башлыгы булып эшли. Тормыш иптәше Фәйрүзә ханым белән бергәләп ике кыз — Алия һәм Лилияне тәрбияләп, югары белем биреп, олы тормыш юлына бастырганнар. Алия белән кияүләре Илгиз әти-әниләрен онык белән куандырган инде. Төпчек кызлары Лилия дә үз тиңен Казан каласында очраткан һәм күптән түгел генә Тимур белән никахка кергән.

Ә Рәмис Тольяттида Талия исемле матур кыз белән гаилә корган. Аларда өч бала — Динар, Айрат, Данис.

Равилгә, татар гореф-гадәте буенча, әти-әни янында төпләнеп калырга насыйп була. Дөрес, яшьләр үз йортлары белән яшиләр. Аларның да ике улы — Илдар белән Илмир бар. Киленнәренең барысын да мактап телгә ала Тәнзилә апа. Ләкин иң якынын – Халисәсен, үз кызыдай күреп ярата.

Киленнәр дә үз чиратында әнкәйләрен зурлыйлар. Фәйрүзәсе: “Әнкәебезне бик яратабыз. Безгә шундый ир солтаннары бүләк иткән ата-ананы ничек хөрмәт итмисең инде. Шушы гомер эчендә әнкәй безгә бер генә дә тавыш күтәреп дәшкәне юк.  Йөзендә ризасызлык билгеләре дә күргәнебез юк. Һәрчак безгә “балам-балам” дип кенә тора”, — дисә, Халисә: “Безнең әнкәй шулкадәр кешелекле, олы йөрәкле, сабыр холыклы, уңган, аш-суга оста. Аңардагы яхшы сыйфатларны санап үтәргә тел байлыгым җитми”, — дип өсти.

Югарыда әйткәнебезчә, 8 Март — Тәнзилә апа өчен икеләтә бәйрәм. Шушы көнне аларның тыйнак кына ике бүлмәле фатирына бөтен якыннары да  җыела. Бу зур, тату гаилә өчен фатир кысрыграк та инде. Ләкин эш фатирдамыни?! Ана йөрәге зур, ә күңеле киң булганда анда барысы да сыя.

“Ана даны” медален әллә нигә бер тагып чыккан хезмәт ветераны Тәнзилә апага бу көнне бүләкләр дә, чәчәк гөлләмәләре дә бүләк итәрләр, изге теләкләр дә юлларлар, җырлар да багышларлар:

…15 яшьлек кызлар

                                кулына да

Алмаштырмам әни кулларың,

Шул кулларың белән тагын

                                    бер кат

Иркәләче, әнкәй, улларың…

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Автор фотосурәте.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1399

Один комментарий

  1. Безнең Рафаэль Камиловичнын эти-энисе. Лаеклы кешелэр