Ишан хәзрәт догасын алган Черкели кызы

Разия1

8 Март бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне!

Әй, гүзәл татар хатын-кызы! Тормышның нинди генә өлкәсен алма, һәр җирдә да бу назлы зат катнаша. Хәтта күбрәк ир-атка хас булган эшкуарлык эшен дә уңышлы алып баралар алар.

Шундыйларның берсе — Самарның “Татар кухнясы” хуҗабикәсе, күптән түгел Фәхретдин Канюкаев канаты астында оештырылган “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе  Әзимҗан кызы Разия Әюпова.

Шунысы мактауга лаек. Аның бизнесы татар милли хәрәкәте белән бергә үрелеп бара. Разия апаның кафесы татар учагы булып тора. Эшкуарлык белән милли хәрәкәтне аермыйча, бизнес үзең өчен генә түгел, ә халык өчен булганда гына мәгънәле һәм уңышлы була, ди ул.

-         Разия ханым, бизнеска ничек килеп кердегез?

-         Мин бизнесымны үзгәртеп кору чорында ачтым. Ул вакытта тормыш үзе шундый таләпләр куйды дисәң дә була. Хезмәт хакы кечкенә, аны да вакытында түләмиләр.

Узган гасырның 92нче елларында кызым Наилә белән Төркиягә йөреп, сатуга киемнәр алып кайта башладык. Ул елларда бик күпләр Төркиядән, Эмираттан, Мәскәүдән сатуга тауар ташырга тотындылар. Сатучылар күбәйде, базар ачылды.

Безгә дә әйберләрне сатар өчен урын кирәк бит инде хәзер. Наилә кызымның ире, офицер киявем Әнвәр: “Әни, бу эшне закон кысаларына кертеп, рәсми теркәргә һәм кибет ачарга кирәк. Мин булышам”, — дип тәкъдим итте. Шулай итеп, Ленинградский урамында урнашкан “Детский мир” кибетенең бер бүлеген арендага алдык. Аның җитәкчесе, милләттәшебез Зөләйха ханымга рәхмәт инде. Үтенечебезгә каршы килмәде. Бүлегебезне “Розалина” дип атадык.

-         Ә ни өчен нәкъ “Розалина”?

-         Бу сүз минем, кызларым Наиләнең һәм Галиянең исемнәренең иҗекләреннән төзелде.

Кызым Наилә белән без Төркиягә, Грециягә бик күп йөрдек. Төркиядән – тире, Грециядән туннар алып кайттык.

Бизнеска күчкәнче, Төркиядә булган бер хәл турында сөйләп китәсем килә, чөнки бүген бу актуаль мәсьәлә булып тора. Хәзер бит инде төрле төбәкләрдә президент урынына регион башлыгы дияргә кирәклеге турында сүз бара. Татарстанда исә моңа каршы киләләр. Һәм бу дөрес тә. Чөнки миңа президент исеме бервакыт бик булышты.

Кызым Наилә белән Төркиянең кибетендә туннар, курткалар алдык та, бу тауарга бөтен акчабыз киткәнен күрдек. Ә бит әле өйгә кайтып җитәргә дә, күчтәнәчләр, бүләкләр алырга да кирәк. Инде нишләргә, дип баш ватам, үземнән генә догаларымны укып, Аллаһыдан ярдәм сорыйм. Хәзер кибетнең хуҗасына “Россия, Ельцин”, дип әйтеп карадым. Янәсе, мин Россиядән, миңа бераз ташлама ясагыз. Ә ул борынын җыерды да,  инглизчә “No, no”, дип кулын селтәде. Әхә, мәйтәм ошамады. Аннан соң “Татарстан, президент Минтимер Шәймиев, welkom”, дим. Шуннан хуҗа сатучысын алып китеп, үзара нәрсә турындадыр серләштеләр дә, безгә кофе ясап китерделәр һәм безгә тауарыбызга яхшы ташлама ясадылар. 

Разия2Мин инде үземчә Аллаһы Тәгаләгә дә, аларга да, президент Минтимер Шәймиевка да рәхмәтләремне укыдым шунда. Менә бит безнең кебек гади кешеләргә дә, әле Россиядә яшәүчеләргә, президент сүзенең файдасы тиде.

Аннан Осипенко урамында аерым салон ачып җибәрдек. Ә тора-бара бу бизнесым тулысынча кызым Наиләгә калды. Мин исә 95 – 96нчы елларда, Гагарин урамына күчкәч (рәхмәт яугыры Вазыйх Гатович Мөхәммәтшин миңа ул вакытта бик булышты), шунда ук ризыклар кибете ачтым.

Хәләл итләр дә саттык. Энем Идрис авыллардан терлек сатып алып кайтып, аларны үзе суя иде. Аннары итне сатуга әзерли. Ул миңа бик зур ярдәм күрсәтте, Аллаһының рәхмәте яусын үзенә. Ит, балык белән бәйле авыр эшләрне ул бик яратып башкарды. Аннан сатучы итеп Лидия Михайловна исемле бер бик оста пешекчене эшкә алдым. Ул кибетебездә пәрәмәчләр, өчпочмаклар пешереп, салатлар ясап сату мөмкинлеге турында сүз кузгатты. Ике бүлмәле кибетнең берсенә өстәл, урындыклар куеп, аны кафе сыманрак ясап куйдык. Үзебездә пешкән өчпочмакларны, пәрәмәчләрне, токмачны, бәлешне кешеләр бик яратып ашадылар.

Ул вакытта “Ак бәхет” радиосы гөрләп эшләде бит. Анда алып баручылар әтиле-кызлы Шамил абый Баһаутдин белән Наилә Сабирҗанова безнең кафеда татар ризыкларын авыз итәргә була дип, сөйләп тордылар. Аннан Шамил әфәнде миңа “Татар кухнясы” ачарга тәкъдим ясады. Шулай тора-бара меню төзеп, кечкенә кафебыз тулы канлы “Татар кухня”сына әйләнде, кибет исә элеккегечә эшләде.

“Ак бәхет”тән сандугачыбыз Наилә Сабирҗанова игълан иткәннән соң, халык безгә бик күп килә иде.

Шулай ук “Бердәмлек” гәҗитәсе, анда эшләгән журналист Раушания Ситдыкова безнең эшебез турында һәрвакыт язып тордылар.

Мин Шамил абый белән Наиләгә мең рәхмәтләремне әйтәм, чөнки нәкъ алар миңа “Татар кухнясы”н ачарга этәргеч бирделәр һәм пропагандаладылар.

Безнең кафега бик күп татарлар йөри башлады. Балалар фестивален оештырган Шамил Баһаутдин белән Азат Надиров районнардан килгән балаларны безнең кухняга алып килделәр. Аларны бушлай сыйладык.

“Яктылык” мәктәбе төзелгәндә аның мөдире Хәридә ханым Дашкина да төзелеш буенча кешеләр белән очрашуларын еш кына бездә үткәрә иде.

Шамил абый Баһаутдин Казаннан килгән танылган җырчылар — Илһам Шакиров, Зилә Сөнгәтуллина, “Сөембикә” журналы хезмәткәрләре, Илсаф, Нәфкать Нигъмәтуллин, Салават, Хәмдүнә Тимергалиева, Гөлдания Хәйруллина, Илшат Вәлиев, Рөстәм Асаевны да “Татар кухнясы”на чакырды. Ә Хәбил Бикташев бездә Галиәсгар Камал театры артистларын сыйлый иде.

Фәхретдин Канюкаев, Али Сөләйманов, Рифкат Хуҗин һәм башка татар егетләребез еш кына бездә кунак булдылар. Алар бөтенесе дә минем балаларым кебек.

Шулай әкрен генә безнең кухня татар учагына әйләнде, һәм мин татар милли хәрәкәтенә кереп киттем. Бүгенге көндә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы әгъзалары да һәрвакыт диярлек биредә җыелып, чаралар, җыелышлар үткәрәбез.

Аллаһыга шөкер, мине бу эшемдә бик күп татарлар хуплап тордылар, тормышымда һәрвакыт яхшы кешеләр очрады. Азат абый Надиров кафены бизәр өчен үзе ясаган картиналарны бүләк итте. Шамил абый еш кына килеп, эшләребезнең ничек баруы белән кызыксына иде. Ул кафебызга татар төсмере кертү, биредә татар мохиты булдыру өстендә туктаусыз эшләп торды. Безнең халык бик яхшы, мәрхәмәтле. Ярдәмгә килделәр, рәхмәт яугыры.

“Татар кухнясы”нда эшләгән кызлар – Әлфия, Венера, Фәния, Алисәне әле дә рәхмәтләр белән искә алам. Кызым Галия җитәкчелек итә, ә Наилә кызым исәп-хисап мәшәкатьләрен алып бара.

Татарлар гына түгел, урыс халкы да йөрде. Тирә-якта эшләүчеләр төшке ашка киләләр иде. Сездәге кебек тәмле чәй беркайда да юк, дип мактыйлар. Ләкшәне (безнең Ульян ягында токмачны ләкшә диләр) бушлай бирдек. Бәяләр бездә арзан иде.

Безгә йөргән халыкның иң яраткан ризыкларының берсе – чәкчәк тарихын да сөйләп үтим әле. Ирем Шамил белән якын дусларыбыз Абделкадыйр белән Әминә Әмировларга кунакка баргач, анда бик тә тәмле чәкчәк авыз иттек. Әминә ападан аны кайдан алганнары турында кызыксынмыйча кала алмадым. Ул миңа Самарда Нурания исемле хатынның чәкчәк пешереп сатуын әйтте һәм миңа аның телефон номерын бирде. Мин Нурания ханымга шалтыратып, рецептын сорадым. Рәхмәт, каршы килмәде. Әле аннан соң да чәкчәк пешерә башлагач, еш кына аңарга шалтыратып, киңәшләр сорый дием. Шулай чәкчәкне үзебездә ясый башладык.

Шуны әйтәсем килә. Ул елларда татар кафесы халыкка бик тансык иде. Әйтерсең лә алар моны көтеп алганнар кебек булды.

Бүгенге көндә кафедагы эшләрнең күбесе Галия кызыма төшә. Ул ашлар да пешерә, чәкчәкләр дә ясый, оештыру эшләрен дә башкара. Әле дә ярый аның балалары ярдәм итә. Оныкларым Динар, Сания бу эшне бик яратып, тырышып эшлиләр. Гомуән,  алар татар дөньясын, татарча киенергә, яулык бәйләп йөрергә яраталар. Мин моңа шатланып туя алмыйм.

-         Хатын-кызга, эшкуар булыр өчен, нинди сыйфатлар кирәк?

-         Иң беренче кешеләрне яратырга кирәк. Ягъни үзең өчен генә акча эшләү түгел, ә халык өчен тырышу булырга тиеш, чөнки башка очракта бизнесның мәгънәсе югала.

Шулай ук әхлаклы булу, үз эшеңне ярату мөһим.

Бизнесың уңышлы барсын өчен табышыңнан өлеш чыгарырга кирәк. Шулай мин мәчетләргә, ятимнәргә, мескеннәргә ярдәм күрсәткәлим.

-         Көндәшләр белән мөнәсәбәтләр ничегрәк иде?

-         Татар кафелары ачарга ашкынып торучылар булмады. Мин тыныч кына эшлим, конкуренция турында уйлаганым да юк. Шулай бервакыт берәү килеп, сезнең көндәшегез барлыкка килде — “Царь Солтан” рестораны ачылган, диде. Ә мин үз халкыбызның шушындый затлы ресторан ачуына шатландым гына. Әгәр дә татарлар шулай кафелар, рестораннар ача икән, бу көндәшлек түгел, ә, киресенчә, сөенеч, чөнки милләтебез үсә, чәчәк ата, дигән сүз. Хәтта мин аларга ярдәм күрсәтергә дә әзер. Миңа конкуренция сүзе бер дә туры килми. Мин булышып яшәү ягында.

-         Сезнең туган авылыгыз – Черкелидән чыккан күпләр – бизнес кешеләре, хәлле халык. Моның сере нидә?

-         Бу сорауга җавапны Черкелидә яшәүче дустым Әминәнең улы Әхмәт Рамазанов турында сөйләп башлыйсым килә. Аларга кунакка баргач, аның юлларны яңартканына, елга аша кечкенә күпер салганына шаккаттым. “Дустым, мул тормыш алып барасың, шөкер”, дидем аңа. Ул исә: “Әйе, Аллаһыга рәхмәт яусын, авылдашларым белән бу эшләрне дә башкардык, зиратларны да чистартып торабыз. Кирәксенгән кешеләргә “Камаз”ымны да биреп торам. 

Табышымнан халыкка өлеш чыгарам. Шуңа Аллаһы Тәгалә үземә дә бирә”, дип җавап бирде.

Разия ханым кызлары Наилә һәм Галия белән

Разия ханым кызлары Наилә һәм Галия белән

Шулай итеп, дустым мисалында Черкели авылы халкының Аллаһы рәхмәте өчен эшләүләрен күрсәтәсем килде. Алар кечкенәдән шундый тәрбия алганнар.

Шулай ук безнең авылга Ишан хәзрәтнең изге догасы төшкән, дип сөйлиләр. Ишан хәзрәт хәлле кеше була. Мәрхәмәтле, ярдәмчел имам мәчет-мәдрәсәләр төзеткән.  Моның өчен ул Ульян өлкәсенең төрле авылларыннан хезмәткәрләрне эшкә алган. Аннан соң хезмәтләре өчен кем нәрсә тели — йә акча, йә бодай, йә агач белән түләгән. Безнең Черкели кешеләренә чират җиткәч, ул: “Рәхмәт. Ни телисез – шуны бирәм”, — ди. Черкелиләр исә: “Юк, Ишан бабай, безгә бернәрсә дә кирәкми. Син безгә үз догаңны гына бир”, — диләр. (Бу турыда Ишан хәзрәтнең оныгы Иршат хәзрәт Сафинның “Меңнәрнең остазы” дигән китабында җентекләп язылган). Шулай итеп, авылыбызга аның догасы төшкән, шуңа күрә эшләребез дә уңышлы, кешеләр дә хәлле, диләр.

-         Татар кешесенә күтәрелергә авыр, аның йә башына сугалар, йә чабуыннан тоталар, йә ачыктан-ачык милләте белән хурлыйлар. Сезгә бизнес ачканда шундый авырлыклар очрадымы?

-         Әйе, мондый хәл булды шул. Хөкүмәттә миңа кафены “Татар кухнясы” дип атарга рөхсәт итмәделәр. “Теләсә нинди исем бирегез, тик “татар” сүзе булмасын”, — диделәр.  Мин кайгыга төшеп, яңадан Шамил абый Баһаутдин янына бардым. Аңарга бу сүзләрне җиткергәч, Шамил әфәнде миңа: “Башка бер җиргә дә йөрмә, “Татар кухнясы” дип яз да куй”, — диде. Шулай “Татар кухнясы” дип атадым. Әле ике ел эшләгәннән соң да, безгә килеп, кафеның исемен үзгәртергә куштылар. Тик без сөйләшеп, бу мәсьәләне җайладык.

Разия Әюпова «Татар кухнясы»нда «Чәкчәк» бәйрәменә әзерләнә

Разия Әюпова «Татар кухнясы»нда «Чәкчәк» бәйрәменә әзерләнә

-         Эшкуарлык белән шөгыльләнә башлар өчен ни кирәк?

-         Иң беренче, әлбәттә, акча, тик аны ипләп кенә тотарга кирәк. Чын эшсөяр акчаның кадерен белә. Закон тәртипләрен үтәү мөһим.

Алда әйткәнемчә, кешеләрне яратырга, ачык йөзле, тәмле телле булырга кирәк. Шушы сыйфатларга ия эшбатырның эше барачак.

Сөйләшүебезне тәмамлап, шуны әйтәсем килә. Хәлле спонсор тарафыннан кухнябызга яхшы гына ярдәм булса, аны заманчарак, затлырак итеп үзгәртергә, яңартырга, тагын да матурлатырга мөмкин булыр иде. “Татар кухнясы”ның дәрәҗәсе зур. Аның тышкы кыяфәте дә югары дәрәҗәгә туры килсен иде. Бу мәсьәләне дә, бәлки, хәл итеп булыр, Аллаһы теләсә. 

Әңгәмәдәш – Миләүшә ГАЗИМОВА. 

«Самар татарлары» журналы. .

Просмотров: 1607

Один комментарий

  1. Бик хормятле Разыя хаджия ханума! Халкыбыз, миллятебез хям динебез очен бик куп хозмятляр куясыз.Аммя лякин йорягемне озде сезнен фотоларыгыз. Ачуланма туганым без имамнар бу хак сузлярне айтмичя булмый. Фотоларыгыз мослимя хям хаджия фотоларына килеп бетми шул. Яулыкта яки хич тя булмаса косынка башыгызга япсагыз бик куркям булыр иде. Тагын бер кат ачуланмагыз. Битараф булып торалмаганыма.