Син гармунда уйнадың…

7113284.535276E-02_a5 мартта якташыбыз, Татар­стан­ның халык артисты, мең төр­ле конкурслар лауреаты, гар­мунчы, курайчы Рөстәм Вәлиевнең вафа­тына бер ел тулып узды.

Кызганычка, гомере кыска була аның. Кинәт, һич тә көтмәгәндә өзелгән гомер бигрәк аянычлы. Бер ел инде Рөстәм юк арабызда. Яхшы сүз һәм дога белән искә алыйк әле бу талантлы кешене…

Шамил Галимов:

- 2009 елның маен­­да туган авылым Яңа Кызылсуда мәчетебезнең 25 еллы­гын бил­геләп үткән идек. Ми­ңа ул бәй­рәм­не оештыру комитетын җи­тәкләргә насыйп булды. Авы­лы­бызның асыл ир-егетләре һәм ха­тын-кызлары да бу чараны оештыруга күп көч куйдылар. Шуңа күрә дә 2009 елның 23 маеның кояшлы, ямьле көне истәлекле бер вакыйга булып калды.

Шамиль-ГалимовИмамнарның чыгышлары, вәгазь­ләреннән һәм төзелештә катнашкан якташларыбызның истәлекләреннән соң программага концерт та кертергә булдык. Кемне чакырырга дип, озак уйлап тормадык. Дини бәйрәм – ул күбесенчә олылар өчен бит. Шуңа күрә апа-агайларыбызның күңеленә хуш килгән татар җыры остасы Илһам Шакировны чакырырга булдык.

Илһам абыйны табу зур проблема түгел иде, чөнки аның гармунчысы — якташыбыз Рөстәм Вәлиев. Турыга аңа шал­тыраткач, ул шатланып: “Кө­нен төгәл билгеләгез дә, без Кызылсуны эш планына теркәп куярбыз“, — диде. Шулай итеп, концерт кайгысы бетте.

Билгеләнгән көнне мәчет янына “Форд” автомашинасы килеп туктады. Рульдә Рөстәм үзе иде. Төшке ашны ашагач, артистлар сәхнәгә юнәлделәр.

…Тамашачылар Илһам Шакировны басып, кайнар алкышлар белән каршы алдылар. Аны олы буын кешеләре бик яраталар бит. Кемдер яшь кенә Илһамның безнең авылга 1964 елның җәендә килгәнен исебезгә төшерде. Бәлки шулай булгандыр да. Ул вакытта Татарстан артистлары барлык татар авылларында булырга тырышалар иде бит.  Эх, кайда ул хәзер — бала тулы авыл кырларында тракторлар гүләп торган, тузан күтәреп көтүләр йөргән чаклар…

Илһам абыйның моңлы тавышы авыл өстенә агылган саен без шушы бәхетле чакларыбызны исебезгә төшердек. Халык артистның чыгышын алкышларга күмеп, озак кына сәхнәдән җибәрми торган иде.

…Бәйрәм тәмамланды, чәйдән соң кунакларыбыз юлга җыена башлады. Саубуллашканда, борынгы җыр  исемә төште һәм җырлап җибәрдем:

Карагайлы карурманны үтәр көннәр

                                             булырмы?

Каршы килеп, кул бирешеп, күрешер

                                көннәр булырмы?

Белгән кебек, сизгән кебек булды бу.  Аңа кадәр Рөстәм белән ел саен Самарадамы, Казандамы, очрашып тора идек. Ә бу очрашудан соң, нишләптер, бер дә очрашмадык. Күрешер көннәребез булмаган, күрәсең…

АйсылуАйсылу Абдеева:

- Рөстәмнең ва­фатына бер ел тулып килгән көннәрдә тагын бер тапкыр фо­тоархивымны карап чыгарга, бергә эшләгән ел­ларыбызны искә төшерергә теләгән идем. Күпме генә актарсам да, Рөс­тәмнең фото­сурәтләре күп булмавына инан­дым. Ул фотога төшәргә дә артык яратмый иде шул.

Вакытына күрә мондый тыйнаклык яхшы да булгандыр, бәлки.. Ә хәзер, ул безне калдырып киткәч, аның ачык елмаюы, көлемсерәп караган күзләре җитешми. Талантлы кешенең күзләрендә язмышы язылган була, диләр. Бәлки, аның күзләренә тирәнрәк карасак, атылган йолдыз сыман кыска гомерен күрер, аңа игътибарлырак та булыр идек, күбрәк аралашыр идек…

Күпме генә үкенсәк тә, сагынсак та, күпме генә сүзләр әйтсәк, юк ул безнең арада, юк. Күңелләребездә аның урынын бер кеше дә ала алмас, ул урын гел буш булып, җырларыбызга чиксез моңсулык биреп торыр…

ГаляутдиновИдеал ГАЛӘҮТДИНОВ:

- Рөстәм Вәлиев турында нинди сүзләр языйм икән дип уйланып утырганда Нәкый Исәнбәтнең бер шигырь юллары исемә килеп төште:

Аһ, терелттең син күңелнең

Бар күмелгән кылларын!

Яңрап үтте гомерләр,

Син… гармунда уйнадың!

Кыска булды аның гомере. Әмма ләкин ул Аллаһы Тәгалә биргән гомерне сарыф итмәде. Әти-әниләрен хөрмәтләде, балаларына милли тәрбия бирде, хәләле Диләрә белән татулыкта, мәхәббәттә гаилә бәхетен татып яшәде, туганнарын, дусларын якын күрде. Рөстәм белән безнең әниләребез бер авылдан, Әбдеридән. Шуңа күрә дә мин аны туганым кебек якын иттем.

Татар музыка сәнгате өлкәсендә талант ияләре аз түгел. Ә Рөстәм Вәлиев, балкып торган йолдыз кебек, башкалардан аерылып тора. Аның югары дәрәҗәле һөнәри осталыгы, күпкырлы җәүһәри иҗаты халкыбызның күңел төпкелләреннән саркыган моң-сагышын, шатлыгын, йөрәк кылларын тибрәндерерлек итеп гармун, баян, курай кебек музыка коралларында уйнап, яшәү өметебезне үстерә, әхлакый нур өсти иде.

Ул татар гармунчылары, музыкантлары тарихында үзенә аерым эз калдырган шәхес. Рөстәм Вәлиев Татарстанның һәм Россиянең халык һәм атка­занган артисты исем­нә­ренә формаль рә­вештә тү­гел, ә үзенең тырышлыгы, таланты нәтиҗәсендә ла-ек булды. Ходай аңа шул данга ирешү кодрәтен биргән.

Рөстәм Вә­лиев сыман шә­хесләр беркөнне дөньяга киләләр дә, мәңгелеккә ка­лалар. Рөс-тәмнең моңнары бүген дә, киләчәктә дә яңгырап, йөрәкләрне, кү­ңелләрне рухландырырлык көч биреп яшәвенә куанам.

Рөстәм Вәлиев үзенең иҗат гомерен татар халкының бөек җырчысы Илһам абый Шакиров белән уздырды. Ул миңа Илһам абый турында болай дип сөйләгән иде: “Шулай бервакыт Нурлаттан кайтып киләбез. Гадәттә мәзәк сөйләп, көлдереп барган Илһам абыйның тын-тавышы юк. Кайтып җиткәч, машинаны туктаттым да: “Илһам абый, ник бер сүз дә дәшмәдегез юлда?”- дип сорадым. “Мин эчемнән елап кайттым”, — диде ул.

Рөстәм Шәрифулла улы Вәлиевның арабыздан вакытсыз китүенә кайгырып,   без дә инде бер ел буе “эчебездән елыйбыз”…

«Бердәмлек».

Просмотров: 1071

Комментирование запрещено