Котлы булсын бриллиант туегыз!

салаховы

Минсәгыйть ага һәм Мөхтәрәмә апа Сәла­ховлар.

- Син яраткан, сине яраткан кешең белән бриллиант туйга кадәр бәхетле тормышта яшәве бик рәхәт инде ул. Еллар үткән саен бер-береңнән башка аерым яши алмаганлыгыңны ныграк аңлый барасың, мәхәббәтнең нигезе ныгый гына төшә. Аның ныклыгы кыенлыкларны җиңеп чыгуда, шатлыкларны уртак итүдә күренә, - диләр Камышлы районының Бозбаш авылында 60 ел бергә яшәгән Минсәгыйть ага белән Мөхтәрәмә апа Сәлаховлар.

Мөхтәрәмә апа Урта Азия якларында — Ташкент шә­һәрендә дөньяга килгән. Әтисе фронтка киткәндә ул әнисе карынында кала. Иренең сугышта һәлак булуы хәбәрен алгач, әнисе дүрт яшьлек Мөхтәрәмә белән туган якларына кайтырга була. Бер поезддан икенчесенә утырып, бер айлап җәфа чиккәннән соң гына алар әбиләре янына Яңа Усманга кайтып җитәләр. Әбисе ачка тилмереп, бетләп, киемнәре теткәләнеп беткән кызы белән оныгын мунча кертеп, чиста киемнәр кидергәч кенә үз өенә алып керергә җөрьәт итә.

Мөхтәрәмәнең әнисе бераздан колхозда каравылчы булып эшли башлый. Бәхетсезгә вакытсыз дигәндәй, караклар ишекне ватып, атлар дирбияләрен (сбруяларын) урлап чыккач, аны өч елга төрмәгә утырталар. Тоткыннан кайткач — 42 яшьлек ха­тынны Бозбаш авылының 60 яшьлек кешесенә димләп кияүгә бирәләр. Кечкенә кыз тагын әбисе янында ятимлектә яшәргә мәҗбүр ителә. Үги әтисенең гаиләсе ишле булу сәбәпле кечкенә Мөхтәрәмәгә беренче мәлләрдә урын табылмый. Дөрес, ул әнисе янына кунакка килеп йөри. Мәктәпкә укырга керергә вакыт җиткәч кенә, ул әнисе янына килеп урнаша.

Үги әтисе Минзәки ага бик таләпчән, кырыс кеше булса да, Мөхтәрәмәне кыерсытмый, аңа яңа киемнәр алып бирә.

Мәктәпне тәмамлагач, кыз колхоз фермасында бозаулар карый башлый. Шунда озын толымлы чибәр Мөхтәрәмәне аның булачак ире Минсәгыйть  күреп ала да инде. Тиздән алар өйләнешәләр. Тик матур гына яши башлагач, Минсәгыйтьне армия хезмәтенә алалар.

- Бу вакытта улыбыз Булатка ун ай гына иде әле, кычкырып елап калдым.  Минсәгыйтем дә безне сагынып хатлар яза иде. Аллаһыга шөкер, исән-имин булгач, өч ел үтте дә китте, — дип шул чакларны искә төшерә хәзер Мөхтәрәмә апа.

Ул гомере буе колхоз фермасында бозаулар карый, ә Минсәгыйть ага механизатор булып эшли. Булат янына гаиләдә тагын кызлары Лилия, аннан уллары Марат белән Илшат өстәлә. Шулай матур яшәп, Мөхтәрәмә апа белән Минсәгыйть ага 60 ел үтеп киткәнен сизми дә калалар.

- Хәзер балаларыбызның һәм оныкларыбызның ярдәмен күреп, шатланып яшибез, — диләр бриллиант туйларын үткәргән юбилярлар.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Бозбаш авылы,

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1280

Один комментарий

  1. Сезгя озын гомер!