Похвистнево районының Яңа Мансур авылы мәктәбендә очрашу кичәсе уздырылды
Яңа Мансур авылы мәктәбенә классташлары һәм укытучылары белән очрашуга мәктәпне күптән тәмамлаган олы яшьтәге апа-абыйлар да, әле үткән язда гына чыгарылыш имтиханнары биреп йөргән яшь-җилкенчәк тә ашкынып килгән иде.
Әлеге бәйрәмгә, без дә, һәр чыгарылыш укучыларының киләчәк тормышы өчен янып-көеп йөргән, кырыс тәрбиячеләре һәм якын сердәшләре булган ветеран — укытучылар да, чакырылдык. Һәр очрашу — безнең өчен зур бәйрәм. Бу кичне дә яраткан укучыларыбыз белән сагынышып күрештек, рәхәтләнеп аралаштык. Бергәләп яшьлек җырларыбызны җырлаганда, вальс әйләнгәндә яшьлегебезгә кайткандай хис иттек. Аннары чәйләр эчеп, бүләкләр алышып, бик канәгать булып өйләребезгә таралыштык. Олырак яшьтәге укытучыларны өйләренә кадәр машина белән илтеп куюлары бигрәк ошады безгә.
Очрашу кичәләре уздыру укытучылар коллективыннан да, укучылардан да күп хезмәт таләп итә. Кичәне алып баручы Земфира Шәрәфетдиновага, бик матур концерт әзерләгән мәктәп укучыларына, безне шулай кадерләп, бәйрәм саен мәктәпкә чакырулары, зурлаулары өчен мәктәп директоры Тәнзилә Әхмәтбарый кызы Вәлиевага, хәзерге укытучыларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Киләчәктә үзләренә дә шундый хөрмәт насыйп булсын.
Румия Шареева,
37 ел буе Муса Җәлил исемендәге пионер оешмасы җитәкчесе-вожатые.
Яңа Мансур авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1238
Каждый год в феврале Камышлинская школа тоже открывает свои двери для выпускников. 7 февраля в стенах нашей школы собрались выпускники прошлых лет. В актовом зале бывших учащихся встречали старшеклассники и учителя.
Пришедшие на праздник с интересом рассматривали презентацию с фотографиями выпусков разных лет, встречали старых друзей и поздравляли своих учителей.
Ведущие вечера организовали игры с выпускниками, учащиеся школы выступили с яркими номерами, традиционно выпускники пригласили учителей на вальс.
И в заключении встречи, все вместе спели песню «Как здорово, что все мы здесь сегодня собрались»