Договоренности с Ираном, которых мы достигли, будут воплощены в реальные проекты – Рустам Минниханов / Иран белән без ирешкән килешүләр реаль проектларга әвереләчәк — Рөстәм Миңнеханов

iran2(1)Те договоренности, которые достигнуты, будут воплощены в реальные проекты. Уверенность в этом сегодня выразил Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов в Тебризе по окончании встречи с губернатором Провинции Восточный Азербайджан (Исламская Республика Иран) Исмаилом Джаббарзаде, сообщает пресс-служба Президента РТ. 

Рустам Минниханов, отвечая на вопросы представителей иранских СМИ, сообщил, что посещает Иран не впервые. По его словам, Татарстан высоко ценит возможность развивать сотрудничество с Исламской Республикой Иран в рамках российско-иранских отношений.Он напомнил, что Татарстан сегодня представлен в Иране многочисленной делегацией, в составе которой министры, представители бизнес-сообщества и научной сферы. «Мы довольны итогами этого визита, – сказал Рустам Минниханов. – В программе было много встреч, мы посетили промышленные предприятия, представляющие для нас наибольший интерес. Кроме того, было много контактов у наших бизнесменов». 

«В ходе переговоров в Иране мы договорились о взаимоотношениях по образовательным проектам, – сообщил Рустам Минниханов. – Наши университеты будут активно сотрудничать – это и обмен студентами, аспирантами, преподавателями, и подготовка специалистов». Он также напомнил, что обсуждались и вопросы по активизации туристической деятельности – как со стороны Татарстана, так и с иранской стороны. 

«Мы благодарны губернатору Провинции Восточный Азербайджан и его команде за оказанный прием, за насыщенную программу, – отметил Рустам Минниханов – Я уверен, что те договоренности, которых мы сегодня достигли, будут воплощены в реальные проекты».

«Для того чтобы работа велась на постоянной, системной основе, мы определили ответственных лиц с обеих сторон, которые будут координировать татарстано-иранские отношения», – сказал Рустам Минниханов. Он уточнил, что со стороны Татарстана курировать эту деятельность будет заместитель Премьер-министра РТ – министр промышленности и торговли РТ Равиль Зарипов. «Результаты нашего сотрудничества надо считать не в процентах, а в больших, интересных проектах, – заключил Рустам Минниханов. – И я уверен, таких проектов будет много».  

* * *

Ирешелгән килешүләр реаль проектларга әвереләчәк. Бу хакта Тәбриздә, Көнчыгыш Әзербайҗан Провинциясе (Иран Ислам Республикасы) губернаторы Исмәгыйль Җаббарзадә белән очрашу тәмамлангач, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Иран ММЧ вәкилләре сорауларына җавап биреп, бу илгә беренче тапкыр килүен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Татарстан Россия — Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Иран Ислам Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәяли. Ул искәртеп узганча, Татарстан делегациясе составында министрлар, бизнес-берләшмәләр һәм фәнни даирә вәкилләре бар.

«Без сәфәр нәтиҗәләреннән канәгатьбез, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Программада бик күп очрашулар булды, үзебез өчен зур кызыксыну уятучы сәнәгать предприятиеләрен күрдек. Моннан тыш, безнең бизнесменнарның да эшлекле очрашулары күп булды. Иранда узган сөйләшүләр барышында без мәгариф проектлары буенча хезмәттәшлек турында килештек, — дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. — Безнең университетлар актив хезмәттәшлек итәчәк — бу студентлар, аспирантлар, укытучылар  белән алмашу һәм белгечләр әзерләү». Ул искәрткәнчә, туристлык эшчәнлеген активлаштыру мәсьәләләре хакында да фикер алышынган.

«Без Көнчыгыш Әзербайҗан Провинциясе губернаторы һәм аның командасына  шундый бай программа өчен рәхмәтлебез, — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. — Без бүген ирешкән килешүләр реаль проектларга әверелер дип ышанам. Эш даими, системалы нигездә алып барылсын өчен, без ике яктан да җаваплы кешеләрне билгеләдек, алар Татарстан — Иран мөнәсәбәтләрен координацияләп торачак», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул аныклап узганча, Татарстан ягыннан бу эшчәнлеккә ТР Премьер-министры урынбасары — ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов кураторлык итәчәк.

«Безнең хезмәттәшлек нәтиҗәләрен процентларда түгел, ә зур, кызыклы проектлар белән санарга кирәк», — дип сүзен йомгаклады Рөстәм Миңнеханов. — Андый проектлар күп булачак дип саныйм».

«Татар-информ» 

Просмотров: 635

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>