Яраткан “Бердәмлек” газетабызның 25 еллык юбилеена әзерлек башлануы турында хәбәрне ишеткәч, хәтеремдә уелып калган матур бер очрашу искә килеп төште. Бәлки сездә онытмагансыздыр әле, Рәфгать абый?
“Бердәмлек”нең әле беренче саннарыгына дөнья күргән иде. Мин ул чакта Похвистнево районының мәгариф бүлегендә инспектор булып эшли идем. Татар газетасыннан хәбәрчеләр, журналистлар килә, дигәч, район җитәкчелеге аларны каршы алуны миңа тапшырды. “Бердәмлек”нең баш мөхәррире Рәфгать абый Әһлиуллин һәм аның хәбәрчесе Идеал абый Галәүтдинов бик күркәм кешеләр булып чыктылар. Әле дә хәтерлим, алдан сөйләшенгәнчә, без бергәләп район радиосы аша татар телендә бик матур радиотапшыру әзерләгән идек. Анда мин радио тыңлаучыларны районыбыздагы яңалыклар белән таныштырып үттем, ә Рәфгать абый өлкәбездә татар телендә “Бердәмлек” газетасы чыга башлавы, аның милләтебез өчен зур казаныш булуы, үзен татар дип санаган һәр кешенең аны яздырып алырга тиеш икәнлеге турында сөйләде, “Бердәмлек”нең өлкәбез татарлары өчен чын берләштерү чарасы булачагына аерым басым ясады. Ул чакта “Идел таңнары” ансамбленең сәнгать җитәкчесе дә булган Идеал абый үзенең “Бир кулыңны, гүзәлем” җыры белән тапшыруны тәмамлады.
Алар район үзәге җитәкчеләре белән очрашып, “Бердәмлек”не халыкка ничек җиткерү турында да сөйләштеләр.
Аннан соң Идеал абыйның җиңел машинасына утырып, Гали авылына килүебезне хәтерлим. “Бердәмлек” хезмәткәрләре тәмам караңгы төшкәнче авыл буйлап йөреп, газетада бастырырга халыктан хәбәрләр җыйдылар, авыл кешеләре белән сөйләшеп, рәсемгә төшереп йөрделәр. Бу 1990 ел, халыкка бераз иркенлек бирелә башлаган вакыт булып, Рәфгать һәм Идеал абыйлар шул елларның беренче чын милләтпәрвәрләре иделәр, диясем килә.
Рәфгать абый белән шушы 25 ел эчендә миңа әле күп тапкыр очрашырга туры килде. Бай табигатьле бу шәхес белән һәр очрашу минем күңелемдә һәрвакыт кызыклы бер вакыйга булып истә кала. Ул бик гади генә итеп сөйләшә, аралаша. Тик сүз каян гына башланса да, шул татарлар мохитенә, милләт һәм “Бердәмлек” проблемаларына барып тоташа иде. 25 ел дәверендә төрле проблемалар чыгып торган, аяк чалып маташучылар да булгандыр. Ә ул һаман “Бердәмлег”енә хыянәт итмичә, барган юлыннан тайпылмыйча барыбер алга атлаган, куйган максатына тугры булып кала алган.
Һәм бернәрсәгә карамастан, “Бердәмлек” һаман яши, без аны әле дә көтеп алабыз, яратып укыйбыз һәм киләчәктә озын гомер телибез.
Рәфгать абый, сез – чорыбызның чын каһарманы, фидакарьләрнең фидакаре, сезнең иҗатыгыз хөрмәткә лаек, һәм без моны беркайчан да онытмаячакбыз. Без арабызда шундый шәхес булуы белән горурланабыз! Сау-сәламәт булып, иҗатыгыз белән безне сөендереп, озак еллар яшәп, иҗат итүегезне телибез. Иртәгәгез бүгенгедән дә матуррак, бәхетлерәк, уңышлырак булсын! Сезнең белән “Бердәмлег”ебез дә яшәсен, чәчәк атсын.
София СӘЛИМОВА,
беренче еллардан “Бердәмлек”нең укучысы,
Гали авылы мәктәбенең математика укытучысы.
Похвистнево районы.
Просмотров: 1049