Сугыш язмышлары

getImage (1)

Похвистнево районының Мәчәләй авылы

Похвистнево районының Мәчәләй авылында  туып үскән әниебез Сания Субеева бик тә матур, сабыр, миһербанлы, уңган кеше иде. Яшьли ятим калгач, аңа тормышның ачысын да, төчесен дә татырга туры килгән.

Сугыш башлангач, авылдагы яшүсмер кызларны һәм малайларны торф чыгарырга озат­каннар. Арада безнең әниебез дә булган. Күп нужа күргәннәр алар анда, авылга барысы да исән-сау кайтып җитә алмаган. Ә  кайтканнарын, ял итәргә дә бирмичә, Орехово-Зуево шәһәре тирәсендә окоп­лар казырга алып китәләр. Эш авыр, кибәктән пешерелгән кара ипи дә үлчәп кенә бирелә. Шушы кыенлыкларга да түзә әниебез һәм туган авылына исән-сау әйләнеп кайта. Тик анда да авыр эш көтә аны.

Кызу урак өстендә кызлар, малайлар, хатын-кызлар унар көн өйләренә дә кайтмыйча көлтә сугалар. Ашарга булмаганда, кырдан бодай алып кайткалаганнар. Әлбәттә, аларны эзәрлекләгәннәр, тотылганнарына җәза биргәннәр. Шулай әниебез дә өч ай төрмәдә утырып кайта.

Әтиебез Зәки Хәким улы да — шушы авыл кешесе. Сугышка киткәндә авылда аның гаиләсе, берсеннән-берсе кечкенә өч улы кала. Әтиебез туган авылына исән-сау кайта, ә менә хатыны вафат була. Ятим, төрмәдә утырып чыккан кыз баланы аңа димлиләр. Әниебез үзеннән күпкә олырак кешегә кияүгә чыгарга мәҗбүр була. Шулай алар бергә яши башлыйлар, өч бала өстенә бер-бер артлы тагын биш балалары туа.

Әтиебез — сугыштан соң башта тегермәнче, соңрак бри­гадир, ә әниебез чөгендер бри­гадасында звеньевая булып эшли. Икесе дә тырышып эш­лиләр, берничә мәртәбә Мактау грамоталары белән бүләк­ләнәләр. Ә картая башлагач, әтиебез авылның беренче имамы була.

Әни белән әти яратышып, бер-берсен хөрмәт итеп, 47 ел яшәделәр.  Безнең сигезебезне дә тигез күреп, башлы-күзле иттеләр, гөрләтеп туйлар төшерделәр. Икесе дә авылда хөрмәтле кешеләр иде, бүген дә авылдашлар аларны бары тик яхшы сүз белән искә алалар.

Әлфия ИСМӘГЫЙЛОВА.

Мәчәләй авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1138

Комментирование запрещено