Сугыш язмышлары

getImage (1)

Похвистнево районының Мәчәләй авылы

Похвистнево районының Мәчәләй авылында  туып үскән әниебез Сания Субеева бик тә матур, сабыр, миһербанлы, уңган кеше иде. Яшьли ятим калгач, аңа тормышның ачысын да, төчесен дә татырга туры килгән.

Сугыш башлангач, авылдагы яшүсмер кызларны һәм малайларны торф чыгарырга озат­каннар. Арада безнең әниебез дә булган. Күп нужа күргәннәр алар анда, авылга барысы да исән-сау кайтып җитә алмаган. Ә  кайтканнарын, ял итәргә дә бирмичә, Орехово-Зуево шәһәре тирәсендә окоп­лар казырга алып китәләр. Эш авыр, кибәктән пешерелгән кара ипи дә үлчәп кенә бирелә. Шушы кыенлыкларга да түзә әниебез һәм туган авылына исән-сау әйләнеп кайта. Тик анда да авыр эш көтә аны. Читать полностью