Кем ул Морад мулла?

Гали авылы зиратында Морад мулла каберенә куелган, без фоторәсемен генә күргән ташның ватылып, ярылганнан калган өлешендә мәрхүмнең исеме һәм нинди дә булса даталар сакланмаган.

Гали авылы зиратында Морад мулла каберенә куелган ташның ватылып, ярылганнан калган өлешендә мәрхүмнең исеме һәм нинди дә булса даталар сакланмаган.

Татар энциклопедиясендә аның турында мондый мәгълүмат язылган: «Морад мулла (XVIII йөз), җәмәгать һәм дин эшлеклесе, әдип. 1760 елларда үз шәкерт һәм мөридләре белән халык арасында Болгар дәүләтен яңадан торгызу фикерен таратып йөри. 1769 елда Болгар шәһәре хәрабәләре янында үз фикердәшләреннән берничә мең кеше катнашкан җыен уздыра. Тиздән тарафдарларыннан берничә кеше белән бергә кулга алына, С.-Петербургка озатыла. Әмма берникадәр вакыттан соң «фанатик», «яңа дин эзләүче» дип азат ителә. Кулъязма китабы булганлыгы мәгълүм».

Мәкаләбез Морад мулланың кайсы кайсы төбәк кешесе һәм нинди нәселдән булуын ачыклауга багышланды. Шул сәбәпле, аның исеме белән бәйле хәрәкәтнең бөтен нечкәлекләрен тасвирлау максатын куймадык. Ә тарихи шәхес мулла Морад хәрәкәте турында тәфсилле мәгълүматны М.Гайнетдиннең «Мәңге тоныкланмас көзгебез» исемле китабыннан, «Гасырлар авазы» журналының 2007 елгы икенче санындагы махсус мәкаләләрдән һәм архив документларыннан укып белергә мөмкин. Журналның ул санында филология фәннәре докторы Мәсгуд Гайнетдиновның «Мулла Мурат» исемле кереш мәкаләсе белән 1771 елда мулла Морадтан алынган язмаларның рус теленә тәрҗемәсе, тарих фәннәре кандидаты Динә Мостафинаның 1771 елда Сенат тарафыннан мулла Морадка бәйле яшерен тикшерү эше документларының тасвиры һәм аларга аңлатмалары басылган.

МорадМулла Морад хакындагы иң әүвәлге хәбәр ил һәм татар тарихындагы зур вакыйгалар (сугышлар, яңа патшаларның тәхеткә утыруы, халык баш күтәрүләре, зур афәтләр һ.б.) теркәп барылган ХVIII гасыр тарихи елъязмаларына кертелгән. Мәсәлән, Олы Мәңгәр авылында (хәзерге Татарстанның Әтнә районында) язып барылган елъязмада мондый мәгълүмат теркәлгән: «1771 сәнәдә берсе мулла Морад дигән, берсе Аит мулла дигән ике кемсәнә вәлилек дәгъвасы берлә чыгып йөрделәр. Ахыр, тотып Мәскәү каласына җибәрделәр.  Мәҗнүнлек берлә хөкем кылып кайтардылар, һич нәрсә улмады анларга». Икенче елъязмада бу хәбәр бераз башкачарак: «1771 – Морад мулла чыкты, дин хакында мөхтәлиф китаплар чыгарды. Ахыр, тотылып Оренбурдин Питырбурга алып киттеләр».

Бу елъязмаларны совет чоры галимнәреннән күренекле татар әдибе һәм галиме Гали Рәхим (1892-1943) өйрәнгән һәм Морад мулла турындагы язмалар да беренче булып аның 1930 елгы хезмәтенә теркәлгән. Аннан соң мулла Морадка бәйле архив мәгълүматларын тарихчы Сәлам Алишев өйрәнеп, үз хезмәтләрендә язып килде. Аның 1976 елда чыккан «Каһарман бабайлар» хезмәтендә болай дип язылган: «Милли азатлык көрәше шул вакытның төрле кешеләре аңында төрлечә чагылыш тапкан. Батыршадан соң, 1760 елларда мулла Морат үзенең тәгълиматын таратып, милли азатлык идеологиясе белән чыккан. Аның төп политик лозунгысы «Болгарны торгызу вакыты җитә» дигән тезис булган. Ул берничә китап язып тараткан, укучы шәкертләре күп булып, аларны да шул көрәш юлына юнәлткән. Аны кулга алып, кайбер иярченнәре белән Петербургка озатканнар, ләкин озакламый тоткынлыктан азат иткәннәр…

Шунысы кызыклы: Батырша юлыннан барган мулла Моратның иярченнәре, мәсәлән, аның белән Петербургтан әйләнеп кайткан Аит Уразмәтов, Пугачев җитәкчелегендә бөек крестьяннар сугышының актив көрәшчеләре булганнар. Димәк, милли азатлык хәрәкәтенең фикер-уйлары гына түгел, ә бәлки шул фикерләрне үзләрендә йөрткән кешеләр
дә гадел крестьяннар сугышына барып җитеп, шуңа катнашканнар». Пугачёв күтәрелеше вакытында Аит Уразмәтев белән аның энесе Тимербулат туплаган отрядта 900 тирәсе сугышчы булган һәм алар Бөгелмә-Чирмешән тирәләрендәге бәрелешләрдә катнашкан. А.Уразмәтев 1774 елда әсирлеккә төшеп, җәзалап үтерелгән.

Татарстан Милли китапханәсендәге гарәп хәрефләре белән язылган кулъязма истәлекләрне һәм төрле тарихи чыганакларны җентекләп өйрәнгәч, Аллага шөкер, мулла Морадның биографиясен, аның туган җирен һәм кайсы нәселгә нисбәтле булуын ачыклауга ирештек.

Борынгы кулъязмалар туплау максаты белән 1996 елның декабрь аенда Самара өлкәсенең татар авылларына баргач Похвистнёво районындагы данлыклы Гали авылы тарихына багышланган ике кулъязма юнәткән идек. Алар хәзер Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана.

Гали авылының тарихына багышланган ике кыйммәтле ядкарнең берсе – шул авылның беренче мәхәлләсендә имам булып торган Мөхәммәтгариф мулла Морадыйның 1925-1929 нчы еллардагы язмалары1. Ә икенчесе – Хәбибулла Алтынбаевның Гали авылы тарихы язылган дәфтәренең күчермәсе2. Кызганычка каршы, әлеге кулъязмалардагы мәгълүматлар Гали авылына багышлап 2009 елда нәшер ителгән китап өчен кулланылмаган (Сохраняя вековые традиции (400 лет по праведному пути) / [авт. и ред. Л.Р.Бурмистрова]).

Мөхәммәтгариф мулланың Морадый (Моратов) дигән фамилиясе бабасының бабасы Морад хәзрәт исеменнән алынган. Мөхәммәтгариф Морадый (1883-1937) туган авылы Гали тарихын һәм күп тармаклы нәсел шәҗәрәсен өйрәнгән кызыклы шәхес булган. Ул төзегән шәҗәрәдә буыннар чылбыры бу рәвешле: үзе – Мөхәммәтгариф, аның атасы Мөхәммәтхарис, Мөхәммәтхарисның атасы Мөхәммәтгалим, аның атасы Котлугәхмәт, Котлугәхмәтнең атасы Морад хәзрәт, аның атасы Ишали, Ишалинең атасы Ишмәт (ягъни, Ишмөхәммәт), Ишмәтнең атасы Дүскәй, аның атасы Йосыф, Йосыфның атасы Сөләйман, Сөләйманның атасы Манаш. Шунысын искәртү мөһим: төп ватаны – хәзерге Татарстанның Балык Бистәсе районындагы Күгәрчен авылыннан булган Манаш тархан нәселе вәкилләре ХVII гасыр башларында ук хәзерге Самара һәм Оренбург өлкәләре территориясендә шактый киң җир биләмәләренә ия булганнар. Бу нәселнең Гали исемле кешесе ХVII гасыр ахырында Гали авылын нигезләгән3.

М.Морадый тарафыннан 1925 елда төзелгән Манаш нәселе шәҗәрәсе М. Әхмәтҗановның китапларында һәм Гали авылы тарихы турындагы җыентыкта да басылып чыкты.

Хәбибулла Алтынбаев текстында да Ишалиның улы Морад хәзрәт дип һәм Морадның алты улы булганлыгы әйтелеп, аларның исемнәре язылган. Шулардан Ногман исемлесе Әсәкәйдә һәм Котлугәхмәт исемлесе Гали авылында имам булганлыклары искәртелгән. Морад хәзрәтнең гыйлемлеге белән күп авыруларны тергезүе әйтелгән.

Мөхәммәтгариф мулла язмаларында Морад хәзрәт зур ихтирам белән телгә алынган. Ул Морад мулланың мөриде (шәкерте) Заһидулла Миңлегул улының «Мөхтәрәм остазымыз Морад хәзрәт хакында» дип исемләнгән язмасын да күчереп алган. Язмада исә кызыклы гына хәбәрләр теркәлгән. Мәсәлән, «Морад хәзрәт һәрвакыт китап язган. Артык дәрәҗәдә тырышучан, күп белүчән, изгеләрдән булган. Бервакыт Морад хәзрәтнең өстеннән үзеннән укыган 5 мулла патшага гариза бирәләр. Гаризада «бу кеше һәрвакыт китап яза, күп сүзләр сөйли, хөкүмәткә каршы хәрәкәт ясап, үзен халыкка изге итеп күрсәтә» дигәннәр. Морад хәзрәтне гариза буенча патшага алдыралар… Морад хәзрәтне түрәләр һәркаюсы тәгъзим илән, аяк үзәрендә каршы алганнар»4 дигән мәгълүматлар аеруча әһәмиятле. Чөнки нәкъ шушы язма Гали авылы кешесе Морад хәзрәт тарихта билгеле мулла Морад түгел микән дип, бу мәсьәләне ачыклауга этәргеч бирде.

Гали авылының мәшһүр мулласы Морад хәзрәт турындагы мәгълүмат Ризаэтдин Фәхретдиннең «Асар» исемле биобиблиографик китабында 1903 елда дөнья күргән булган. Анда болай дип язылган: «Морадбакый бине Ишали бине Ишмөхәммәд бине Йосыф бине Сөләйман. Богырослан төбәгендә Гали авылында яшәп вафат булган. Тайсуган авылында Габдрахман бине Туймөхәммәд хозурында гыйлем алгач Капал тарафларында сәяхәт итеп, Нәҗметдин ишан исемле бер заттан суфыйлыкка өйрәнгән. Кайбер язган хезмәтләрен күрсәм дә, буталчыклардан гыйбарәт. Мөхәммәтҗан мөфти белән кайбер маҗаралары һәм шул мөфти белән казыйлары хакында язган кайбер шигырьләрен күргәнебез булды. Аны гаять инкяр итүчеләр булган кебек, чиксез хөрмәтләүчеләр дә бар. Бөтен гомерләрен аның яхшылыкларын сөйләп кичергән затлар булуын да әйтәләр… Морад хәзрәт ачык гыйлемнәрдә камиллеккә ирешкәнче суфыйлык белән шөгыльләнеп, мавыгып китеп, теленә килгәннәрнең һәммәсен, тыңлаучыларны аерып-нитеп тормыйча, сөйләгән диләр»5. (Р.Фәхретдин бу шәхеснең исемен Морад дип түгел, ә Морадбакый рәвешендә язуы турында
алдарак сүз булыр).

Хәзерге вакытта Морад хәзрәтнең исеме, данлыклы «Морад бабкай» буларак, Гали авылының бөтен кешесенә һәм, гомумән, бу төбәктә яшәүче милләттәшләребезгә мәгълүм. Морад бабай исеме Гали авылындагы чишмә белән тыгыз бәйле. Аны «Морад бабкай чишмәсе» яки «Бабкай чишмәсе» дип атыйлар. Бу изге чишмә тимер рәшәткә белән бүлеп алынган, янәшәсендә гыйбадәт йорты төзелгән. Авылның зиратында Морад бабайның кабере дә билгеле, ул чардуган белән бүлеп алынган һәм аның электән калган ташъязмасы да бар. Морад бабайның исеме изгеләштерелеп, тирән хөрмәт белән искә алына. Халык хәтерендә Морад хәзрәткә, аның могҗизаларга ия булуына бәйле төрле риваятьләр сакланган.

Гали авылында 2010 елда үткәрелгән I Бөтенрусия татар авыллары Сабан туеның «Казан» бию ансамбле башкаруында «Морат бабкай могҗизалары» дигән хореографик композиция белән ачылуы да игътибарга лаек. Ул хакта матбугатта «Мәйданга бизәлгән җигүле атта Гали авылының изге карты «Морат бабкай» килеп керде. Шулвакыт азан тавышы бар җиһанны тутырды, җаннарны иркәләп алды…» дигән сүзләр язылды6. Бу – әлеге шәхеснең халык хәтерендәге абруен тагын бер кат раслый.

Мулла Морад турындагы матбугатта чыккан мәкаләләрдә аның фамилиясе язылмый килде. Ә менә «Гасырлар авазы» журналының 2007 елгы 2 нче санында басылган Морад муллага бәйле архив документларының берсендә аның «мулла Мурат Ишалов» дип язылганлыгын күрәбез7Шулай итеп «Гасырлар авазы» журналында Морад мулланың фамилиясе (Ишалов) беренче мәртәбә күрсәтелде. Д.Мостафинаның архив документларына карата язган аңлатмасында Моратның әсәр иҗат итүенә мәрхүм, изге шәех Нәҗметдиннең шәкертләре үзләренә остаз булуын сораулары турындагы төш күрүе һәм Морад Ишали улы («Мурат, сын Ишали») дип атавы8 да әһәмиятле. Чөнки Р.Фәхретдиннең алда әйтеп үтелгән язмасыннан күренгәнчә, Гали авылының Морадбакый Ишали улы Капалга барып Нәҗметдин исемле шәехтән белем алган. Менә шушы һәм түбәндә күрсәтелә торган тагын кайбер фактлар тарихи шәхес мулла Морад белән халык хәтерендә Гали авылының изге карты буларак сакланган Морад бабкайның бер үк кеше булуын ачыкларга ярдәм итте.

Ризаэтдин Фәхретдиннең «Асар» хезмәтендә язылган Морадбакыйның атасы Ишали исемле, шулай ук Мөхәммәтгариф Морадыйның шәҗәрә язмаларында һәм Хәбибулла Алтынбаев текстында да Морад хәзрәтнең әтисе Ишали булганлыгы теркәлгән. Димәк, ХVIII гасырда Идел-Урал төбәгендә яшәгән мөселманнарның тарихи үзаңын күтәрергә тырышкан, Болгар дәүләте фикере тирәсенә тупларга омтылган татар каһарманы, мулла Морадның төп нәселе Гали авылыныкы булганлыгы раслана.

Морад исемен Р.Фәхретдиннең Морадбакый рәвешендә язганлыгына килсәк, монда зур хикмәт юк. Ул Морад хәзрәтнең тулы исемен үзенә билгеле чыганаклардагыча язган дип аңларга кирәк. Татар кеше исемнәренең ике өлештән (компоненттан) кушып ясалганнары, гадәттә, кыскартылып кына әйтелгән. Мәсәлән, Әхмәтгалим исеме – Галим, Фазлыйәхмәт – Фазлый, Тимербулат – Булат, Миңнегали – Гали, Фәрхетдин – Фәрхи һ.б. Менә шундый үзенчәлек мисалында, тулы исеме Морадбакый булган кешенең кыскача Морад дип кенә йөртелүе һәм тарихка шул рәвешле кереп калуы гаҗәп түгел. Ризаэтдин Фәхретдиннең бу шәхесне Морадбакый дип тулы исеме белән атавына аның үз кулъязмалары нигез булганлыгы шик уятмый. Чөнки Р.Фәхретдин, алда әйтеп үтелгәнчә, Морад мулланың кайбер әсәрләрен һәм Мөхәммәтҗан мөфти белән казыйлар турындагы кайбер шигырьләрен күргән.

Ризаэтдин Фәхретдиннең Морадбакый дип язуының төп чыганагы мулла Морадның үз язмалары булганлыгын куәтли торган ышанычлы дәлил дә бар. Ул да булса, Морад мулланың язмаларыннан русчага тәрҗемә ителгән архив документларында аның үзен «Морат-бакый» дип атаган булуы (русча документта – Мрат-Бакий дип язылган) бер шик-шөбһәгә дә урын калдырмый9.

Гали авылы зиратында Морад мулла каберенә куелган, без фоторәсемен генә күргән ташның ватылып, ярылганнан калган өлешендә мәрхүмнең исеме һәм нинди дә булса даталар сакланмаган. Әлеге кабер ташын халык Морад бабайныкы буларак хәтерли һәм моның шулай булуында бернинди шик юк. Ташъязманың алгы тарафындагы тугыз юлның беренчесе «лә иләһә иллә Аллаһы…» дип башланган, 3-7 нче юлларында изге шәех-суфыйларның (шулардан 4 нче юлда Морад мулланың остазы «шәех Нәҗметдин») исемнәре уелган. 6 нчы юлда Әбүбәкер, Гомәр, Госман, Гали, 7 нче юлда Хәсән һәм Хөсәен, ә 8-9 нчы юлларда дини риваятьләрдә сөйләнгән җиде изге зат – мәгарә ияләре (әсхабе кәһәф) Йәмлиха, Мәксәлмина, Мислина, Мәрнуш, Шәднуш, Кәфәштатыюш һәм Кыйтмир исемнәре язылган.

Морад2

Кабер ташында Морадның туган һәм вафат булган еллары яки ничә яшендә дөнья куйганлыгы язылган юллар, кызганыч ки, сакланмаган. Шулай да, Морадбакый Ишали улының Мөхәммәтҗан мөфти белән кайбер маҗаралары булган дигәнне исәпкә алганда һәм архив чыганакларыннан билгеле кайбер мәгълүматларны күздә тотканда, бу тарихи шәхеснең яшәгән елларын якынча чамаларга мөмкин. Ягъни, 1771 елда кулга алынганчы китаплар язган мулла Морадның яше ул вакытта якынча 30-35 яшьләрдән дә ким булмаган дип фаразласак, аны 1735-1740 нчы елларда туган кеше дип гөманларга була. Ә мөфтигә бәйле хәлләренә килгәндә, Мөхәммәтҗан Хөсәенов (1756-1824) Россиядәге беренче мөфти итеп 1789 елда билгеләнгән зат һәм ул бу вазыйфаны вафатына – 1824 елга кадәр башкарган. Шунлыктан, Морад мулланың 1790 нчы елларда исән булганлыгы аңлашыла. Димәк, Морадбакый Ишали улының ХVIII гасыр ахырында яисә ХIХ гасыр башында дөнья куйганлыгын чамалап әйтергә ярый. (Һәрхәлдә, бу даталарны архивларда эзләнеп, Гали авылының халык исәбе алу – ревизия документларыннан төгәл ачыкларга мөмкин).

Гали авылында гомер сөргән данлыклы Морадбакый Ишали улы – мулла Морадның туган төбәгендә изгеләштерелүе, шулай ук аның турыдан-туры нәсел дәвамчылары хәзерге заманга кадәр дәвам итүе, хәтта аның исемен фамилия итеп йөртүчеләр дә булуы, әлбәттә, бик мөһим факт.

Раиф МӘРДАНОВ.

«Безнең мирас» (№2, февраль, 2015 ел).

1 Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә «1868т» шифры белән саклана.
2 Шунда ук «1077т» шифры белән саклана.

3 Гали авылы тарихы / [төз. Р.Мәрданов]. – Казан: «Милли китап» нәшр., 2014. – Б. 9–16. – («Татар археографиясе» сериясе; 14 нче китап).
4 «1868т» шифрлы кулъязма. – 11а кәгазь; Гали авылы тарихы… – Б. 98–100. Тәгъзим илән – олылап, хөрмәт белән; аяк үзәрендә – аяк өсте, басып.
5 Фәхреддин Ризаэддин. Асар. 1 том. – Казан, 2006. – Б. 80. Монда Морад мулланың нәсел буыннары арасында фәкать Дүскәй исемле бабасы гына язылмаган, калганнары М.Морадый төзегән шәҗәрәгә туры килә. Габдрахман бине Туймөхәммәд 1691 елда дөньяга килгән, тирән белемле зат булган. Шәкертләре күп булган. Ул Ризаэтдин Фәхретдиннең әнисе ягыннан бабаларыннан берсе (Фәхреддин Ризаэддин. Асар. 1 том… – Казан, 2006. – Б. 44–45). Капал – хәзерге Казакъстан территориясендәге шәһәр.

6 Кашапова С. Галидә – Морат бабкай эргәсендә // Мәдәни җомга. – 2010. – 11 июнь.
7 Мустафина Д. Послесловие к публикации документальных материалов о мулле Мурате // Гасырлар авазы = Эхо веков. – 2007. – №2. – С. 95.
8 Шунда ук. – Б. 98.

9 Гасырлар авазы = Эхо веков. – 2007. – №2. – Б. 93.

Просмотров: 2276

3 комментариев

  1. Согласно документам, предки жителей села Алькино в 1613-1617 гг. жили (или числились) в деревнях Кугарчино Ногайской дороги и чалы Зюрейской дороги Казанского уезда, будучи сужилыми тарханами, но затем, в 1615 г., «сошли в Уфимский уезд» и стали «служить по Уфе в тарханах», оказавшись на территории «Кипчакской волости», т.е. в бас-сейне реки Кинель. Затем из-за набегов казахов они некоторое время жили в деревнях соседних башкирских волостей (Юрмийской, Балярской, Еланской), но в 1744 г. вернулись обратно на свои вотчинные земли в бассейне реки Кинель. Возможно, этот возврат происходил неоднократно, так как в грамоте за 1695 г., в которой упоминается один из потомков Миняша (Монаша) служилый тархан Кутлугуш Дюскеев, также есть примечание о том, что «наперед сего жили в разных волостях» .

  2. Жили два брата Кутлугушевых. Однажды они поссорились, и младший Али ушел от старшего из Никольского на восток, чтобы подобрать себе хорошее место, и там поселиться. Когда он дошел до территории нынешнего села Рысайкино, то встретился там с молодым чувашем Рзи, ехавшем к Оренбургу. Рзи направлялся туда в поисках лучшей жизни. Али уговорил его остаться здесь, на его землях жить вместе, обрабатывать землю. На том они и порешили. С этого момента Али и Рзи стали большими друзьями. Рзи был богаче, чем Али, который, кроме земли, ничего не имел. Тогда Али щедро оделил своего друга и всех остальных чувашей землей. Рзи уплатил ему всего лишь 40 рублей. Таким образом, земля обошлась ему по одной копейке за десятину. Когда татары уходили от чувашей, они поселились на горке, находящейся западнее нынешнего Алькино. Там где оно находится сегодня, было непроходимое болото. Татары назвали свой населенный пункт Али аул, а чуваши Рзи Ял… В этом историческом предании рассказывается не только об основании Алькино, но и о возникновении соседнего чувашского села Рысайкино – сегодня они отделены лишь дорогой, фактически образуя одно поселение.
    Одним из первых жителей села считался Мурат бабай. Согласно легенде, он увел жителей Алькино в болотистые места, где они прятались в камышах, опасаясь насильственного крещения. Мурата поймали, выкололи ему глаза и бросили. Целую ночь истекал он кровью, а там, куда капала кровь, образовался родник, к которому сегодня приезжают мусульмане из разных мест. В литературе имеются сведения о Мурадбаки, жившем и скончавшемся в деревне Гали Бугурусланского уезда, и получившем религиозное образование.

  3. » Ягъни, 1771 елда кулга алынганчы китаплар язган мулла Морадның яше ул вакытта якынча 30-35 яшьләрдән дә ким булмаган дип фаразласак, аны 1735-1740 нчы елларда туган кеше дип гөманларга була.»
    Старший сын Мурат бабая — Ибрагим, чьим потомком я являюсь (в 5-ом поколении), родился в 1763г. И отсюда тоже получается, что Мурат хазрат примерно 1735-1740 г.р.