15 март — сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне
Сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагында эшләүче кешеләрдән башка хәзерге заман тормышы күрексез, җайсыз, хәтта шыксыз да булыр иде кебек. Көн саен кибетләргә яңа пешкән ипи һәм яңа сауган сөт китерүчеләрнең, кием-салым әйберләрен тегеп-ямап, чистартып-үтүкләп бирүчеләрнең, өйдән чыгуыбызга тротуарларны кардан арчып, себереп куючыларның хезмәтенә бәйрәм көнне генә түгел, көндәлек тормышта да хөрмәт белән карау – безнең бурычыбыз.
Милләттәшебез Минәхмәт Хәлиуллов җитәкчелегендәге Самараның Солнечный һәм Приволжский микрорайоннарына коммуналь хезмәт күрсәтүче торак-ремонт трестында 700 кеше эшли. Җитәкчесе татар кешесе булгач, аның кулы астында эшләүчеләрнең дә күпчелеге татарлар. Мәсәлән, техник мәсьәләләр буенча генераль директор урынбасары булып Минегали Нурулла улы СӘЙФЕТДИНОВ эшли. Ул бу трестка 1988 елда, армиядә 10 ел хезмәт итеп кайтканнан соң, килеп урнашкан.
Ялтай авылында туып үскән, төзү-архитектура институтын тәмамлаганнан соң авылда директор урынбасары булып эшли башлаган Минегалине армиягә алалар. Алма-Атада хәрби хезмәттә егет инженер-сапер белгечлеген ала һәм аларның частен Әфганга җибәрүгә әзерли башлыйлар. Ләкин шушы вакытта Казахстанга мелиораторлар бик кирәк булып чыга, һәм Минегалине Мелиорация гаскәренә күчерәләр.
Ун ел Минегали казах далаларында каналлар казый, Урал таулары өстеннән суүткәргеч торбалар тарта. Алдымда Советлар Союзы чоры мелиораторы утыруын белгәч, сораулар туды:
- Советлар Союзы белән бергә мелиорация дә юкка чыкты шул…
- Әйе, кызганыч. Минем унъеллык хезмәтемнең дә эзе калмагандыр инде. Ә менә таулар аша үткәрелгән “вантовый” суүткәргечләребез әле дә бардыр.
- Мелиоратор буларак, дөньяда чиста су запаслары бетеп баруы турында нәрсә әйтә аласыз?
- Табигатьтә бөтен нәрсә дә гармониядә: бер җирдә кимесә, икенче урында арта тора. Россия табигате бай булганлыктан, безнең халыкта суны саклап тоту гадәте юк. Шуңа күрә өйләргә һәм фатирларга тотылган су күләмен үлчи торган аппаратлар куюны кулай күрә башладык. Санаулы әйбернең бәрәкәте була, диләр.
- Сез күпкатлы йортларны ремонтлау белән җитәкчелек итәсез. Участокта тузган йортларда яшәүче сугыш ветераннары калмагандыр бит?
- Идел буендарак берничә иске барак бар-барын. Ләкин сугыш ветераннары яшәми анда. Булса, күптән белгән булыр идек. Ә болай безнең микрорайоннарда яңа өйләр күп. Калганнарына да утызар ел гына әле. Шуңа күрә күбесенчә подъездлар ремонтлау һәм кышкы вакытта тишелгән түбәләрне ямау белән шөгыльләнәбез.
- Менә без аерым хисап буенча өйләребезне ремонтлау өчен түли башладык. Кайчан шул акчалар җыелып, бөтен подъездларга да ремонт ясарлар икән?
- Бу эш белән региональ операторлар шөгыльләнә. Алар агымдагы елда ремонт ясалачак өйләрнең исемлеген интернетка эләләр. Анда бит өлкә хөкүмәте дә, шәһәр администрациясе акчалары да кушыла, шуңа чират та тиз барачак. Безнең трестка беркетелгән 822 подъездның йөзгә якыны үткән елда төзекләндерелде инде. Быел тагын да күбрәк эшләргә җыенабыз. Биш ел эчендә бөтен подъездларга да сыйфатлы ремонт ясалачак. Шулай ук су торбаларын алыштыруга да зур игътибар бирелә.
- Халыкны тротуарларның вакытында чистартылмавы һәм аларга ком сибелмәве борчый.
- Күп вакытта йорт себерүчеләрне гаепләп тә булмый. Йортта яшәүчеләр тротуарларга машиналарын куеп китәләр, ә төнлә яуган карны чистартырга чыккан йорт себерүчеләргә һәм кар чистарткыч машина йөртүчеләргә зар еларга гына кала. Менә сезнең алда гына тикшерүчеләр килгән иде. Кар чистартучы машинабыз тротуарда торучы ике җиңел машинага тиеп узган. Ә кем гаепле? Әлбәттә, безнең машина. Чөнки аларныкы шәхси милек булып санала һәм закон алар яклы.
- Газетабыз аша хезмәткәрләрегезгә бәйрәм котлаулары җиткерү мөмкинлеге бар.
- Безнең зур коллективта оешмабыз барлыкка килгәннән бирле эшләүче кешеләр күп. Кайберәүләрнең эш стажы 20 — 25 ел тәшкил итә. Оешмабызда тырышып эшләүче хезмәткәрләргә беренче чиратта аяз күк йөзе теләр идем. Үзләренә, гаиләләренә һәм балаларына исәнлек-саулык, бәхет һәм тыныч гомерләр насыйп булсын.
Әңгәмәдәш - Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Автор фотосурәте.
Просмотров: 1987