Әле күптән тәгел генә Татарстанның Казан шәһәрендә сукырлар һәм начар күрүчеләр җәмгыятенең 90 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Җиңү салюты” дип аталган Бөтенроссия халыкара фестивале булып үтте. “Бердәмлек”нең үз хәбәрчесе шушы тантанада катнашу бәхетенә ирешкән Камышлы авылында яшәүче, өченче группа инвалиды Искәндәр Сәйфулла улы Мингалимов белән әңгәмә корды.
- Искәндәр әфәнде, үзегезнең бу фестивальгә ничек баруыгыз турында сөйләсәгез иде.
- Безнең Кләүледәге сукырлар һәм начар күрүчеләр оешмасына Кләүле, Шенталы, Похвистнево, Камышлы районнарында яшәүчеләр керә. Без баштан Самара шәһәрендә үткәрелгән конкурста катнашып, хәләл җефетем Җәмилә белән призлы урын яуладык һәм икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән идек. Аннан соң Кләүле районы үзәгендә шушы оешмабызның туксан еллыгына багышланган бәйрәм үткәрелде. Биредә дә җәмәгать эшләрендә актив катнашуым өчен мине Мактау кәгазе белән бүләкләделәр.
Ә соңрак, шушы тантаналарның дәвамы буларак, Татарстан башкаласы Казан шәһәрендә Бөтероссия халыкара сукырлар һәм начар күрүчеләр җәмгыятенең иҗади фестивале уздырылды да инде. Тантанага җиде төбәктән: Чувашиядән, Марий Элдан, Самара, Пенза, Ульяновск, Киров өлкәләреннән һәм Татарстанның үзеннән күп кунаклар килгән иде.
- Шушы фестивальдән алган тәэсирләрегез, ачылу тантанасы турында да ишетәсе иде.
- Бөек Ватан сугышы елларында илебезнең бәйсезлеге өчен, фашист илбасарлары белән көрәшкә сукырлар һәм начар күрүчеләр дә зур өлеш керткәннәр. Шуның өчен безнең оешма Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән дә инде, — дип сөйләде бәйрәм тантанасын ачып җибәргәндә фестивальнең жюри рәисе, Таһир Котдус улы Хаялетдинов.
Гомумән, бәйрәм бик матур үтте. Биредә һәркем үзенең милли киемнәрен, гореф-гадәтләрен, матур йолаларын күрсәтергә тырышты. Барыбыз да рәхәтләнеп җырладык, биедек. Мин Җәмиләм белән татар биюе башкарып, ундүрт катнашучы арасында икенче дәрәҗә дипломга ия булдым.
Киләчәктә дә мондый матур чаралар күбрәк уздырылсын иде, фестивальләрдә һәркем үз талантын күрсәтергә омтыла бит. Ә бу кешенең рухын үстерә, күңелен күтәрә. Менә шулай шатланып, рухланып, киләчәккә яңа матур планнар корып кайттык без Казанда уздырылган Бөтенроссия халыкара фестиваленнән.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Камышлы авылы,
Камышлы районы.
Просмотров: 1588
самая талантливая семья так держать
КАК ПРИЯТНО ВИДЕТЬ ВАС В НАЦИОНАЛЬНЫХ КОСТЮМАХ ,ОЧЕНЬ КРАСИВО СМОТРИТЕСЬ,ЛЮБУЮСЬ ВАМИ ,ТАК ДЕРЖАТЬ, ЗАНЯЛИ ПРИЗАВОЕ МЕСТО ,БРАВО ,!!! ОТ ДУШИ ПОЗДРАВЛЯЮ ,ЗДОРОВЬЯ ВАМ И ТВОРЧЕСКИХ УСПЕХОВ !!!
Молодец, Искандар!!! От души рад за соседа, вдвоем вообще смотритесь, пусть смотрят и завидуют.
Молодцы да инде безнен авыл артистлары!!!:-)унышлар сезгэ якташлар!!!