Сәламәтлек илендә кунакта

DSC_7178

4 сыйныф укучылары бии.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары “Чайка” чаңгы шуу  базасында өченче тапкыр “Сәламәтлек көне”н уздырдылар

Укытучылар, ата-аналар һәм укучылар гына түгел, мәктәпнең күпсанлы дуслары да бу көнне көтеп алалар. Чөнки саф һавада чана-чаңгы шуып ял итүләре — бигрәк тә күңелле һәм озакка истә кала торган вакыйга.

Язга таба борылган кояш нурларының җылысы һавада әллә ни сизелми әле, кайбер урыннарда тайгалаклар гына барлыкка килә башлаган март башы бу. Көне артык салкын булмаса да, кием җиңнәре аша үтеп кергән җепшек суык бер урында  басып торырга ирек бирми. Җылыныр өчен йөгерергә, сикерергә, таудан шуарга һәм чаңгыда йөгерергә кирәк.

Чаңгы базасыннан урманга таба берничә адым атлагач ук, күпсанлы кош һәм җанварларның эзләре күренә башлый. Ә башыңны күтәребрәк карасаң, чикләвек көтеп торучы тиен күзләре белән очрашасың.  Кешедән бер дә курыкмыйча уч төбеннән көнбагыш чүплиләр алар.

Кинәт урман тынлыгын татар музыкасы, татар сөйләме, гадәти булмаган бию көйләре ярып керде. Бу, әлбәттә, үтеп баручы спортчыларның да игътибарын җәлеп итте. “Яктылык”лыларның бу “Кышкы Сабан туе”  “Чайка” чаңгы базасы өчен  үзенә күрә могҗиза иде. Чөнки быел биредә беренче тапкыр ял итә алар. Ә моңа кадәр “Сәламәтлек көне” Стара Загора урамындагы урман паркында уздырыла иде.

Менә аланга бер төркем 3 — 4 сыйныф укучылары йөгерешеп чыктылар һәм татар биюләрен бии башладылар. Аннан китте “Әпипә”гә әйләнеп биюләр. Бу  Талип хәзрәт Яруллинның кереш сүзенә кадәр дәвам итте, минемчә. Аңардан соң сүз алган шәһәр Думасы депутаты Минәхмәт Хәлиуллов та, мәктәп директоры Радик Газизов та сәламәт кешедә рух сәламәтлегенең нык булуы турында сөйләгәч, бәйгеләр башланып китте.

Читтән карап торган һәркем бу уеннарны чыннан да “Кышкы Сабан туе” дип атар иде. Аркан тартышучы, капчык киеп йөгерүче, туп уйнаучы, эстафетага йөгерүче олыларны балалардан аерып алуы кыен. Көлешү, шаярышу, карга ятып тәгәрәшүләр, ата-аналарның балалар белән бергә чана шуулары бала күңелендә бәхетле балачак мизгелләре булып озак сакланачак.

4 сыйныф укучылары бии.

4 сыйныф укучылары бии.

Аркан тартышу. Алгы планда - мәктәп директоры Радик ГАЗИЗОВ һәм иганәче Минәхмәт ХӘЛИУЛЛОВ.

Аркан тартышу. Алгы планда — мәктәп директоры Радик ГАЗИЗОВ һәм иганәче Минәхмәт ХӘЛИУЛЛОВ.

Капчык киеп йөгерү.

Капчык киеп йөгерү.

DSC_7243

Хабушевлар гаиләсе — Равил (сулдан уңга), Азалия, Камил һәм Диана.  

Саф һавада уйнап, ярышып туйган татарлар казан янына җыелып пылау ашаганда аш-су осталарына да, иганәчеләргә дә, мәктәп директорына да шундый матур ял итү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәтләрен әйтеп өйләренә таралдылар.

Хәмзә МОРТАЗИН.

Автор фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1275

Комментирование запрещено