Ярмәклеләр кыш белән хушлашты

Рыбалка 1Безнең Камышлы районы Иске Ярмәк авылында бик күңелле, талантка бай кешеләр яши. Шуңа да Халикъ Сад­ри исемендәге Мәдәният йортыбызда һәрвакыт тормыш кайнап тора. Биредә җыр, бию түгәрәкләре эшли, теләгәннәр өстәл теннисы, шашка уеннары белән шөгыльләнә алалар.

Әле күптән түгел генә “Әйдәгез, Яңа ел кичендә өйләнешәбез!” дигән Яңа ел тамашасында рәхәтләнеп күңел ачып утырган идек кебек. Шулай ук Ватанны саклаучылар көненә багышланган  спорт ярышлары да истә калырлык булды. 8 мартта — Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә дә авыл үзешчәннәре, мәктәп балалары бик матур концерт программасы әзерләгән иделәр.

Гадәттәгечә, тамашаны, шигъри юллар белән бизәп, зур зәвык белән авылдашларның  хөрмәтен-яратуын яулаган Гөлисә Бәдертдинова алып барды. Иң элек сәхнәгә балалар чыгып, әниләренә, әбиләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Хатын-кызлар хоры башкаруында “Су буеннан әнкәй кайтып килә”, “Алларын алга манам” җырлары да тамашачы күңеленә хуш килде. Борис Камалетдинов һәм Халидә Сәгыйрова үзләренең мәзәк күренешләре белән халыкны эчләре катканчы көлдерделәр. Оркыя һәм Наил Галимуллиннар, Люция Ибраһимова, Динар Гарипов, Гөлсинә Вәлиәхмәтова, Шәүкәт Хәкимов, Наилә Хәсәнова, Лилия Әбдрәхимоваларның җырлавын да халык бик җылы кабул итте.  75 — 80 яшьләрдәге авылдашларыбыз Әсгать абый Сафин, Хәйдәр ага Низамиев, Наил абый Рәфыйков, Тәлгать абый Каюмов та яшьләрдән бер дә калышмыйча, үзләренең чыгышлары белән күңелләрне җилкендерделәр. Өч сәгатькә якын барган бәйрәм концертын халык селкенмичә дә тамаша кылып утырды.

Ә  9 мартта Сок елгасының Юкә­ле тау янындагы борылмасында авы­лыбызның күренекле сәнгатькәре, балык тоту остасы Гамил абый Галиуллин истәлегенә багышланган балыкчылар ярышы үткәрелде. Авылыбызның матур традициясенә әйләнеп барган әлеге бәйгедә балыкчылар берничә номинациядә ярышты.

Быел бәкене борау белән иң тиз тишүче дә, иң зур балыкны тотучы да Фаил Нуретдинов булды. Ул әле иң күп балык тотучы номинациясендә дә җиңде. Икенче урында — Фәһим Әхмәтҗанов, ә  Флорид Нәгыймуллин өченче урынны алды.

Шул ук көнне Мәдәният йорты хезмәткәрләре Наил Галимуллин, Айрат Шамкаев һәм урта мәктәпнең физкультура укытучылары Илшат Ганиев, Әсгать Гыйләҗев, Рөстәм Яруллин “Кар белән хушлашу” дип аталган кызыклы эстафеталар да үткәрделәр. Бу ярышларда да авылдашларыбыз рәхәтләнеп күңел ачты, ә җиңүчеләр һәм актив катнашучылар бүләкләргә ия булды. Саф һавада уйнап, тамаклары ачыкканнар өчен Фердинант Нәгыймуллин тәмле шашлык һәм кайнар чәй әзерләп торды. Ярмәклеләр кыш белән шулай күңелле хушлашты.

Әлфира КӘЛИМУЛЛИНА,

Иске Ярмәк авылы китапханәчесе.

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1219

Один комментарий

  1. йәрмәклеләр һәр вакыт шудый ачык йөзле күңелле булдылар