«Адмирал» базары янгынында һәлак булучыларның барысы да танылган / Пожар в ТЦ «Адмирал»: родственниками опознано 17 человек

ydO52Y1wD3nq03GfFnL8Казанның «Адмирал» сәүдә үзәгендәге янгында һәлак булучыларның барысы да туганнары тарафыннан танылган. Бу хакта Татарстан Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлы хәбәр итә.

Хәзерге вакытка янгын вакытында 17 кешенең үлүе билгеле. Аларның 13енең җәсәде җирләү өчен туганнарына тапшырылган.

Министрлыкта әйтүләренчә, коткаручылар җимерелгән сәүдә үзәгенең яртысыннан артыгында чистарту-эзләү эшен төгәлләгән инде. 16 мартның 7:00 сәгатенә 1040 кеше һәм 177 берәмлек техниканың һәлакәт-коткару һәм кичектергесез эшкә җәлеп ителүе турында хәбәр ителде. Гадәттән тыш хәл булган урында 3 сменада эш алып барыла.

Исегезгә төшерәбез, сәүдә үзәгендә янгын 11 мартта чыккан һәм тиз арада 4 мең квадрат метр мәйданга таралып өлгергән иде. Сәүдә үзәгеннән 650 кешене чыгарып кала алдылар, 50дән артык кеше имгәнде һәм пеште.

* * *

В данный момент количество погибших в пожаре в ТЦ «Адмирал» составляет 17 человек. Их тела были опознаны родственниками, а также уже направлены в Республиканское бюро судебной медицинской экспертизы. Напомним, что общий объем завалов на месте ЧС составляет 13,5 тысяч кубических метров. На месте продолжается работа спасателей.

 

Просмотров: 1098

Комментирование запрещено