20 март көнне кичке 7дә Казанда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында ”Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсының финал туры уздырыла һәм аны IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында катнашучылар тамаша кыла.
Бу турда Киров, Әстерхан, Екатеринбург, Пенза, Киров, Оренбург, Түбән Новгород, Ульяновск өлкәләре, Башкортстан, Чувашия республикалары кызлары катнашачак, анда Татарстан сәнгать осталары, Чувашиядән “Мишәр” ансамбле дә чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә конкурсны оештыручылар. Әлеге чараның төп оештыручылары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы, “Сөембикә” журналы.
Просмотров: 1026
безнен Гузэл беренче урын алып кайткан иде, быел бездэн кем дэ бармады