Камышлы районы турында тарихи китап булачак әле, булачак…
Камышлы муниципаль район аппараты җитәкчесе Раил Мөхәммәт улы Шәкүров белән район тарихы турында нәшер ителәчәк китап һәм аның ничек әзерләнүе турында сөйләшәбез.
Мин аның белән булып узган әңгәмәбезне газета укучыларына тәкъдим итәргә булдым.
- Раил әфәнде, Камышлы районы тарихы турында китап әзерлисез икән. Шул хакта сөйләсәгез иде.
- Әйе. Бу дөрес сүз. Районыбыз турында истәлекле китапны язар алдыннан без һәр авылда эшче төркем булдырдык. Алар белән авылдашыбыз, “Сәлам” газетасы мөхәррире Фәрит Хәмәтнур улы Шириязданов җитәкчелек итә. Архивлардан тапкан мәгълүматларны да өстәп, 2016 елда Камышлы районына 25 ел тулу уңаеннан шушы истәлекле китапны әзерләп бирер, дип ышанабыз.
- Татар авыллары арасында аерма бармы һәм ул нидән гыйбарәт?
- Татар авылларыбыз һәркайсы бер-берсеннән аерылып тора. Бирегә авыл халкының кайдан килеп төпләнүе, үзе белән нинди гореф-гадәтләр, йолалар алып килүе бик мөһим. Читтән килүчеләр җирле халыктан нинди яңа гадәтләр үзләштергән, мәдәниятен ничек кабул иткән? Менә шулар авыл тормышына ниндидер бер уртаклык биргән, тарихи үзгәрешләр керткән дә инде. Мисал өчен, Иске Ярмәк белән Яңа Ярмәк авылларын гына алыйк. Ике авылда да ислам диненә буйсынып, тормыш алып барылса да, алар бер-берсеннән башка яктан нык аерылып торалар. Чөнки төп-тамырлары уртак нәселдән түгел. Яңа Ярмәктә уңган, тырыш кешеләр яшәсә, Иске Ярмәктә горур халык яши. Аларга юл бирелсә, алар тагын да зуррак дәрәҗәләргә ирешергә сәләтле, үз алларына куйган максатка ирешү өчен бер авырлык алдында да югалып калмыйча, алга барырга сәләтле булулары белән нык аерылып торалар.
Чагыштырып әйткәндә, Европа, Америка илләре халкына безнең яшәешебез аңлаешлы түгел. Чөнки Бөек Ватан сугышы елларын искә төшерсәк, Россия халкы фашист илбасарларына каршы күтәрелеп, аны үз гомерләре бәрабәренә җиңеп чыккан. Бу әйберләр белән еш очрашырга туры килде миңа.
Камышлы башка авыллардан төрле яклап аерылып тора. Тарихи чыганаклар, төрле кулъязмалар дәлилләгәнчә, аңа беренче нигез ташын рус милләте кешесе салган булырга тиеш. Аннан соң бирегә башкортлар, татарлар килеп урнашкан.
Җирле тарихчыбыз Саниәхмәтов ага язып калдырган Камышлы авылы тарихы турындагы мәгълүматларга карасак, анда иң яхшы җирләрнең башкортларга бирелгәнлеге турында әйтелә. Ник дигәндә, 18нче гасырның 1812 елгы Ватан сугышында катнашып, башкорт полклары Парижга хәтле барып җиткәннәр. Ил алдында үз бурычларын тугры үтәгән өчен ил башлыклары аларга җир бүлеп биргәннәр.
Элеккеге кинофильмнарда күрсәтелгәнчә: анда полководец Михаил Илларионович Кутузов та: “Милые мои башкиры, молодцы”, — дип курку белмәс башкорт солдатларына эндәшә бит.
Башкорт халкы, күчмә кабилә буларак, башка милләт халкына җирләрен арендага бирергә мәҗбүр булганнар. Арендаторлар моның өчен хөкүмәткә җир салымын түләп торганнар, көзге уңыштан аларга ашлык та бүлеп биргәннәр. Хәзерге заманга килсәк, минемчә, тарих яңадан кабатлана. Бүгенге көндә техникасы, мөмкинлеге булмаганнар шулай ук җирләрен эшкәртә алмыйча, арендага бирәләр. Җирнең бер генә кадере дә юк хәзер. Яшьләр рәхәт тормыш эзләп якындагы шәһәрләргә агыла. Чөнки анда шәһәр кешеләре башкарырга теләмәгән авыр, аз түләүле булса да, эш бар. Мәскәүгә, Ленинградка китүчеләр дә күп. Ә мәскәүлеләрне үз чиратында Америка, төрле Европа илләре кызыксындыра.
- Сүз авыл темасына килеп төртелгәч, шуны беләсем килә: сез хәзерге авыл турында ниләр уйлыйсыз?
- Озакламый чит илләрдәгечә авыл дигән төшенчә бөтенләй бетәчәк, минемчә. Ни өчен әлегә кадәр Россиядә авыллар таркалып бетмәгән, дигән сорауга мин: чит илләрдә башта шәһәрләр, шәһәргә сыя алмаганнары аның читендә урнашып алгач, авыллар барлыкка килгән. Ә бездә киресенчә, иң элек авыллар оешкан, аннан соң гына шәһәрләр төзелгән, дияр идем мин. Менә шушы колхоз-совхозлар оештыру авылларны саклап калган. Заманында авыл яшьләренә паспорт бирмичә, читкә китеп белем алу мөмкинлеге юклыгы да, аз хезмәт хакына бил бөгүләр дә нәкъ шул турыда сөйли. Тагын шунысы бар: әгәр дә авыл баласы укырга китәргә теләсә, аңа юллама тоттырганнар, ә инде укып, һөнәр иясе булгач, андыйлар туган авылларына кайтып, хезмәт итәргә мәҗбүр булганнар. Бу да авылны саклап калу өчен эшләнгән.
- Камышлыда татар милләтеннән тыш башка милләт кешеләрен очратырга була. Кемнәр алар? Аларга христиан динен тоту чикләнмәгәнме? Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылганмы соң?
- Әйе. Безнең районыбызда яшәүчеләрнең 81 процентын татар милләте тәшкил итә, аннан соң урыс, чуваш, эрзя, үзбәк, әрмән, украин, немец, азәрбайҗан, еврей кешеләре яши. Руслар кайдан килгән, дигән сорауга мин: Камышлыда беркайчан да колбиләүлек булмаган, дип әйтер идем. Ә менә Кләүледә, күрше Неклюдово авылында атаклы бояр-алпавыт яшәгән. Ул шушы авылларны сатып алгач, үзенең колларын да алып килгән. Күп еллардан бирле алар бу җирдә үрчегәннәр, ә тора-бара биредә төрле милләт вәкилләре тупланган.
Минем белүемчә, бездә беркайчан да дин бүлешү дигән нәрсә булмады. Аллаһыга шөкер, бүгенге көндә дә бер-беребезнең динен, телен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп яшәү дәвам итә.
Рафаэль Камил улы Баһаутдинов район башлыгы булып эшли башлагач, христиан динендәге кешеләргә үз диннәрен тоту өчен мөмкинлекләр тагын да артты. Алар элеккеге елларда Сосна, Неклюдово авылларындагы чиркәүләргә гыйбадәт кылырга йөргән булсалар, хәзер инде Камышлыда да моның өчен аерым бина бирелде. Исаклыда яшәүче Евгений атакай һәр пәнҗешәмбе саен бирегә килеп, дин йолаларын башкарып китә. Заманында биредә торгынлык елларында Неклюдоводагы зур чиркәү тар-мар ителгән булса, хәзер шушы авылда туып-үскән, бүген Самара шәһәрендә гомер итүче игелекле шәхес Борис Васильевич Ардалин бер ел эчендә үз акчасына авылдашларына яңа чиркәү салып бирде. Билгеле, Камышлы район администрациясе дә төзелешкә үз өлешен кертте. Биредәге чиркәүгә бәйрәм көннәрендә тирә-як авыллардан дин тотучылар гыйбадәт кылырга, өйләнүчеләр дин кануннары буенча никахларын рәсмиләштерер өчен киләләр.
- Диннәрнең тормышка йогынтысы бармы?
- Әйе, бар. 90нчы еллардагы үзгәртеп кору чорында күп кешеләр тормышта югалып калды. Яшь-җилкенчәк аракы колына әверелеп, наркоманга әйләнеп, фахишәлек юлына басып, төрмәләргә эләгеп, үз язмышларын һәлакәткә илтте. Ә менә гаиләләрендә иман нурын саклап калган әти-әниләр, әби-бабайлар тәрбиясендә үсүчеләр яңа системаның серенә төшенеп, алга атладылар, динсезлек чоңгылында батып калмыйча, ислам диненә буйсынып, тормышларын матур итеп төзи алдылар. Шуның өчен гыйбадәт йортларының күплеге зарарсыз, минемчә.
- Камышлы авылы башкаларыннан аерылып тора. Алар рухи яктан көчле, зыялы, мәдәнияткә, сәнгатькә якын, эшчән халык. Бу нидән килә икән?
- Бөек Ватан сугышы елларында бирегә күчерелгән педагогия училищесы, авыл хуҗалыгы техникумы белән бергә бирегә төрле милләттәге укытучылар, укучылар, төрле һөнәр ияләре килгән. Билгеле, алар үзләренең йолаларын, мәдәниятләрен дә китергәннәр, укытучылар укучыларында киләчәк тормышка, белем алуга зур мәхәббәт тәрбияләгәннәр.
Бер мисал китерәсем килә: әниемнең Шәмселхәят әбисе шул читтән килгән укытучыларга идән-керләрен юарга, ире белән бергәләп бакчада бәрәңге үстерергә булышкан. Менә шул чакта алар бу килүчеләрдән үзләре дә үрнәк алганнар, чиста, матур итеп яшәргә, балаларына белем, һөнәр биреп, киләчәккә атларга өйрәнгәннәр. Беренче тапкыр пианино тавышы авылда нәкъ шул чакларда яңгыраган да инде.
- Бүгенге көндә мәктәпләрдә татар теленә сәгатьләр аз бирелә, дибез. Киләчәктә татар теленә, милләтебезгә бетү куркынычы яный, дип исәпләмисезме?
- Әлбәттә, бу матур күренеш түгел. Минемчә, татар авылларын таркалудан саклап кала алсак, без телебезнең дә, динебезнең дә гомерен озайта алачакбыз әле. Бу вакытка карап дәвам итә торган нәрсә, чөнки җир йөзендәге глобальләшү чорын без берничек тә туктата алмыйбыз. Бала авылдан киттеме, ул шәһәрләшә башлый. Әгәр ул телен югалта икән, татар түгел инде. Ярый ла балаң татар милләте белән кушылып, тормыш корып җибәрсә! Шуның өчен телне саклау бурычы мәктәп һәм әти-әниләр өстендә.
Әнә минем шәһәрдә яшәүче танышларымның балалары, татар милләтеннән булуларына карамастан, бер авыз сүз татарча белмиләр. Чөнки күпмилләтле шәһәрдә чын татар булып калуы кыен. Бакчада русча аралашу, мәктәпләрдә русча укыту, үзара рус телендә сөйләшү моның төп сәбәпчесе булып тора. Бу шартларда шәһәрдә татар булып калу кешенең бары үзеннән генә тора, минемчә.
Глобаль миграция үзеннән-үзе дәвам итә һәм озак шулай итәчәк әле. Бу ачык үрнәк. Әйтик, без аракы эчеп, гөнаһлы тормыш юлы кичерсәк, бик озак яши алмас идек.Ә инде изге Коръән китабы кушканча яшәсәк, без алга таба да яшәячәкбез әле.
Ә Камышлы районы турындагы тарихи китап булачак, әлбәттә, булачак! Ә бу безнең кайдан килеп чыгуыбызны, кем булуыбызны белү өчен, киләчәгебезне күрү өчен кирәк.
Әңгәмәдәш - Нурсинә ХӘКИМОВА.
Камышлы авылы,
Камышлы районы.
Просмотров: 1371