Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе сайланды

cba4f1b13f135960cdeb2a6cd12af9b8_MМилли хәрәкәтнең алдынгы сызыкта баруы – татар халкы өчен мөһим мәсьәләләрнең берсе. «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасының VIII Хисап-сайлау конференциясе дә нәкъ шуңа багышланды.

Милли мәдәни автономия актив позиция алып бара. Әйтергә кирәк, күп кенә программалар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла. Президент кайсы илгә сәфәр кылмасын,  һәрвакыт татар диаспоралары белән очраша.

«Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» эшчәнлегенә уңай нәтиҗә ясалды. Ләкин нинди генә дәрәҗәдә эшләр алып барылмасын, проблемалар да җитәрлек. Мәсәлән, автономия белән Бөтендөнья татар конгрессы арасында тыгыз элемтә алып барылмый икән. Моның турында Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе  Әсгать Сәфәров ассызыклап узды.

– Егерме елга кадәр сузылган мәгариф реформаларының күбесенең йогынтысы милли мәгарифне сызып ташлады. Бу мәсьәләдә бердәмлек кирәк, – дип билгеләде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров.

Гаиләдәге тәрбия мәсьәләләре күп очракта хатын-кызлар белән бәйле. Шул сәбәпле, гореф-гадәтләрне буыннан-буынга җиткерү, милли аш-су серләренә өйрәтү дә әниләр җилкәсенә төшә. Зур күтәренкелек белән бөтен илдәге татар хатын-кызлары оешмалары барлыкка килү шактый нәрсә турында сөйли. Шунысын аерым билгеләргә кирәк: Россиянең һәр төбәгендә татар оешмасы бар. Шулай ук дөньяның 35 иле дә татар оешмалары белән мактана ала. Әйе, Россия төбәкләре арасында милли-мәдәни өлкәсендә шактый алга киткәннәр дә, тик хәтта мәчет төзер өчен җир ала алмый йөрүчеләр дә бар икән.

Конференциядә Татарстанның төрле ведомстволары җитәкчеләреннән тыш Мәскәүдән дә кунаклар бар иде. Россия Мәдәният министры урынбасары Александр Журавскийның да милли мәсьәләләргә битараф булмавы сөендерә.

– Милләтара мөнәсәбәтләр бөтен Россия җәмгыяте өчен мөһим роль уйный. Милләтара мөнәсәбәтләргә бәйле Татарстан тәҗрибәсен киләчәктә дә кулланачакбыз. Инде бүген үк әлеге тәҗрибә Россия төбәкләрендә генә түгел, ә халыкара мәйданда да күренә. Татарстан – Россиянең визит карточкасы, — диде ул.

– Без дәүләт оешмасы түгел, бары тик уртак максат белән берләшкән кешеләр. Кызганыч ки, кайбер төбәкләр безнең эшчәнлеккә бөтеләй дә кушылырга теләми. Грантлар тәкъдим иркән проектлар булса да. Федераль телевидениедә дә милләтләр күптөрлелеген күрсәтә торган программалар булырга тиеш. Башкортстан телевидениесендә инде ничә еллар дәвамында татарча программаны булдыру өчен эшлибез. Грант биргәндә дә, катнашырга ашыкмыйлар. «Татмедиа» ширкәте белән берлектә грант булдырырга дигән тәкъдим бар, – диде Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов. Сүз уңаеннан, бүгенге утырышта аның вәкаләтләре яңа срокка озынайтылды.  

Кадрлар мәсьәләсендә дә кытлык бар. Ни өчен дигәндә, федераль милли-мәдәни автономиядә эшләүчеләр инде күбесе олы яшьтә. Ә аларның эшен дәвам иттерүчеләр күренми. «Без китсәк, кемнәр калыр?» – дип чаң суга алар. Автономиядә эшләүчеләрне укытуга да зур игътибар бирергә җыеналар. Киләчәктә планннарында веб-семинарлар уздыру бар.

Россия төбәкләрендә дә милли-мәдәни өлкәдә проблемалар җитәрлек. Әмма башкарган хезмәтләре да шактый. Мәсәлән, Иваново өлкәсе татар региональ милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Ляпин Татарстан ярдәме белән татарча көрәш секциясе ачылуы турында сөйләде. Театр түгәрәгендә хәзерге вакытта Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» әсәрен сәхнәләштерәләр икән. Тик, ни кызганыч, аны башка төбәкләрдә күрсәтү мөмкинлеге юк. Татарстанга ярдәм кулы сорап мөрәҗәгать итәләр.

Конференциядә шулай ук Федераль Сабантуй турында да сүз кузгаттылар. Ул 18-19 июль көннәрендә Краснодар краеның Татышев җирлегендә узачак.

intertat.ru

 

Просмотров: 758

Комментирование запрещено