Ул елларны ничек онытасың …

getImage (1)“Ул елларны ничек оныта­сың -

Ил язмышы кылыч йөзендә.

Ир-егетләр китте яу кырына,

Алып көче тоеп үзендә…” — күпме кайгы, күпме сагыш ята бу шигъри юлларда!

Әйе, Бөек Ватан сугышы чоры Гали авылы халкы өчен зур сынау еллары булган. Аның беренче көннәреннән үк унсигезе тулып узган ир-атларны көн саен бишәр-алтышар, унар кеше фронтка озатып тор­ганнар. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу мәхшәрдән авылдашларыбызның бик азы гына кайткан, ә күбесе мәң­гелеккә яу кырында ятып калган. Алар илебезне генә түгел, бөтен дөньяны фашизм коллыгыннан коткарганнар. Сугыш авырлыгын бөтен ил, бөтен халык белән бердәм күтәргәнгә генә җиңү таңын күрергә насыйп булган.

70 ел үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы онытылмый. Күпме сабый — әтисез, күпме ана — баласыз, күпме хатыннар тол калган ул елларда.

Менә күршебез Исламгәрәй абыйның әтисе Сәетгәрәй Шәрип улы Муллакаев та әле ярты ел элек кенә өйләнеп,  яшь кәләше Мәсгүдә белән матур тормыш башлаганда гына сугышка китеп барган. “Кайтырмын мин, син көт кенә”, — дисә дә, яңадан туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмаган ул, Беларус фронтының яу кырында ятып калган. Исламгәрәй абыйның әнисе Мәсгүдә апа гомере буе иренә биргән вәгъдәсенә тугрылык саклаган, кара мөһерле хатка һич тә ышанырга теләмәгән ул, күпме кыстасалар да, кабат кияүгә чыкмаган, Сәетгәрәен көткән. Йөрәк җимеше булган баласын үстерүгә барлык гомерен багышлаган. Ә Исламгәрәй абый әтисе сугышка киткәч, 4 айдан соң туганга күрә, аның йөзен фотосурәттән күреп кенә белгән. Шуңа күрә дә ул үзенең хәтер дәфтәрендә: “Мин 1941 елның 10 декабрендә, фашистлар Мәскәү капкасы янына җиткәндә, аларга йодрык күрсәтеп дөньяга килгәнмен”, — дип язган.  Атасыз үсүнең барлык ачысын татыган, әнисенең озын төннәрдә мендәренә капланып елаганы бәгыренә үткән кеше генә болай яза аладыр, мөгаен. Ә бит, Исламгәрәй абый — бик тыйнак, беркемнән дә беркайчан да зарланмый торган кеше.

Фәния апа Вагыйз кызы Маннанованың истәлеге тагын да кызганычрак: “Мин 1941 елның 1 декабрендә дөньяга килгәнмен. Мин туганчы ук әтиемне “Тоцкое” полигонына хәрби хәзерлек курсларына алганнар, аннан соң, туры сугышка озатканнар. Әтием минем дөньяга килгәнемне дә белмәгән, авылдан китеп бер ай узгач, аның бер генә хаты килгән. “Зур сугышка керәбез, исән-сау чыга алмасак бәхил булыгыз”, — дип язган ул. Тагын бер айдан инәкәебез: “Ирегез хәбәрсез югалды” дигән хәбәр хаты алган. Шулай итеп, мин дөньяга ятим булып килгәнмен.

Сугыштан соңгы елларда без 4-5 яшьлек балалар, урамда уйнаган чакта күктә самолет күрсәк: “Самолет, самолет, әткәемне алып кайт”, — дип кычкырып кала идек.

1949 елның 1 сентябрендә мәктәпкә укырга бардык. Безне Әлфия апа Муратова укыта иде. Бер дәрестә ул “Шыгырдавыклы башмаклар” дигән хикәя укыды. Шул бик истә калган. Бер кызның әтисе сугыштан исән-сау кайта һәм кечкенә кызына кызыл төстәге, йөргән чакта матур тавыш белән шыгырдый торган башмаклар алып кайта. Ә күрше иптәш кызының әтисе сугышта үлеп калган була. Әтиле кыз башмакларны, әтисенең рөхсәте белән, күрше кызга бүләк итә һәм алар шатланышып кочак­лашалар.

Әлфия апа бу хикәяне күңелләребезгә тиярлек итеп укыганда, безнең кебек атасыз балаларның күзләре яшь белән тула иде. Әйе, бу каһәр суккан сугыш күпме хатыннарга һәм балаларга ачы язмыш бүләк иткән. Шул турыда уйлыйсың да тетрәнеп китәсең”.

Минем инәкәем Халисә Исламгәрәй кызы Сәгъдиева да сугыш башланганда 5 яшендә генә булган.

- Бөтен кешегә дә авыр булды. Бигрәк тә 1943 — 1945 елларда, — дип сөйли ул. — Бөтен халык ач та, ялангач та иде. Колхоз эшендә хатын-кызлар һәм бала-чага гына, ә ирләр сугышка китеп беткән. Әледән-әле авылга кара мөһерле хатлар килеп тора, хатын-кызлар елашалар, балаларын ничек туйдырырга белмиләр. Яз башы белән кырга китәбез, былтыргы туңган бәрәңгене, кыр суганын, юа, марҗакайны, соңрак балтырганын, аның көпшәсен җыябыз. Инәйләрнең: “Сугышка хәтле икмәк күп иде, туйганчы ашый идек”, — дигәненә һич тә ышанмый идек.

1945 елның 10 мае  безнең өчен онытырлык түгел, зур шатлык булды. Без, бала-чага, тауда юа, кыр суганы җыеп йөргәндә, авыл башыннан атка атланган бер малай килеп чыкты. Ул берөзлексез: “Сугыш беткән, сугыш беткән!” — дип кычкыра иде. Җыелышып чаптык авылга. Урам тулы халык, кайсы елый, кайсы шатлана иде, — дип сөйләде безгә инәкәем.

Сугыш беткәнне хәбәр итәргә Нугай, Красный мост авылларына атын чаптыручы, шатлык китерүче Хисаметдин абый Гыйләҗев булган икән.

Каһәр суккан сугыш бетсә дә, кайтавазы бик озакка барган аның. Күпме хатын-кыз ирсез калган, күпме бала ятим үскән, күпме ирләр яраланып кайткан.

Сугышның дәһшәтле еллары ерагая барса да, кешеләр күңелендәге җәрәхәтләр, яралар һаман да тулысынча төзәлмәгән әле.

Шул вакыйгаларга инде 70 елдан артык вакыт үтеп киткән, күп нәрсәләр хәтердән дә җуелып беткән. Әмма без барыбер тарихтагы кайгылы көннәрне, фашистларның кылган явызлыкларын онытырга тиеш түгел.

Тиздән бәйрәм – 9 Май – Җиңү бәйрәме. Чиксез газаплар кичергән халкыбызга тынычлык китергән беренче көн! Һәр ел саен без бу көнне шатланып, моңаеп һәм зур дулкынлану белән бәйрәм итәбез.

Бүгенге көндә күршеләребез Украина җирлегендә шул кабахәт фашистларның баш күтәреп маташуы гына күңел­ләрне тынгысызлый. Башкача бервакытта да җирдә сугышлар, кан коюлар булмасын, бүгенге көнкүрешебездән, тынычлыгыбыздан аермасын иде безне Ходай!

София СӘЛИМОВА,

Похвистнево районының Гали авылы мәктәбе укытучысы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1517

Один комментарий

  1. и как только можно было спилить эти красивые деревья, что на фото