Динсезлек чоңгылында батып калырга язмасын

Инсаф хәзрәт Садретдинов мәчет картлары белән бергәләп намаз уку вакытында.

Инсаф хәзрәт Садретдинов мәчет картлары белән бергәләп намаз уку вакытында.

Камышлы авылы мәчетләренең берсендә имам итеп билгеләнгән яшь дин әһеле Инсаф хәзрәт Сад­ретдинов белән күптән түгел әңгәмә кордым. Шуны менә уку­чыларыма да тәкъдим итәм.

- Инсаф хәзрәт, үзегез белән таныштырып үтмәссезме икән? Ничек бу якларга килеп чыктыгыз?

- Мин тумышым белән Татарстанның  Нурлат районындагы татар сәнгатендә онытылмаслык тирән эз калдырган данлыклы артист Габдулла Кариев туган Кульбай-Мораса авылыннан.

1994 елда авылыбызда 1930 елда төзелгән  мәчетебезгә манара күтә­релде. Шушы Аллаһы йортына йөреп, гарәпчә язарга, укырга өйрәндем. Аннан соң яңадан атаклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә берникадәр укып,  дини белем алдым, соңрак Казанның “Ислам” университетында алты ел укыдым. Кулыма диплом алгач, авылга кайтып биредәге  Габдулла Кариев музеенда эшләдем.

Мин имам булырмын дип уйламаган да идем. Дини гыйлем үзләштерүем  — үзем, туганнарым һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ислам диненең асылын җиткерү өчен генә, дип фикер йөрттем.

Язмыштыр инде, көннәрдән беркөнне Самара шәһәренең “Яңарыш” мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказовны очраттым, һәм ул миңа Камышлы мәчетләренең берсенә имам кирәклеге турында әйтте. Менә шулай итеп, бу якларга килеп чыктым да инде.

- Гаиләгез бармы?

- Гаиләм бар. Хәләл җефетем Рамилә хастаханәдә массаж ясаучы булып эшли. Улыбыз Исламга тиздән өч яшь тула.

- Үзегез кебек яшьләргә ниләр әйтер идегез?

- Кайберәүләр ислам дине ул – намаз, ураза тоту һәм башкалар, дип уйлый. Беренчесе — Ислам дине ул иң элек үзеңне тудырып үстергән газиз әти-әниеңне  хөрмәт итү бурычы. Аларга эшләгән изгелек беркемгә эшләгән изгелеккә тиң тормый. Аннан соң туганнарыңа, кешеләргә мөнәсәбәтең. Икенчесе — Ислам динен тотып яшәгән кешенең дөньяга карашы икенче төрле була. Әгәр дә көтмәгәндә авырлык килеп чыкса, динсез кеше аракыга, тәмәкегә үрелә. Ә шәригать кушканнарга буйсынып яшәүче кеше: бу авырлыклар Аллаһ Раббыбызның минем хата-гөнаһларым өчен биргән авыр сынавыдыр, дип уйлый. Һәм төзәлергә ашыга. Ислам диненә буйсынсаң, дөньяда яшәве җиңелрәк, дип уйлыйм.

- Исламда хатын-кызның тоткан урыны нинди һәм гомумән, ул нинди булырга тиеш?

- Кайчакта башка диндәге кешеләр: Ислам хатын-кызны икенче урынга калдырды, диләр. Юк, Ислам хатын-кызны һич тә икенче урынга калдырмады. Коръәни-Кәримдә  Ниса сурәсе (Хатыннар сүрәсе) бар. Биредә хатын-кызларга хөрмәт зур. Аллаһы Тәгалә ирләргә әйтә: сез хатын-кызны тулыландырасыз. Берегез дә икенчеләрегезгә баш түгел, дигән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саләллаһу галәйһи вәссәлам): иң хәерлесе — хатыныгызга йомшак телле булырга, ярдәм итәргә, әти-әниләрегезнең хәер-фатихасын алып калырга тырышыгыз, дип әйткән.

- Балаларны ничек тәрбияләргә?

- Аларны тәрбияләгәндә Ислам кануннары белән тәрбияләргә тырышырга. Әгәр дә әтисе рюмка тотып, эчеп утырса, бала күреп үсә. Ә намаз, догалар укыса, кече яшьтән шуны үзләштереп ала. Ерак барасы юк: нәни улыбыз Ислам мин азан әйтеп, дога кылсам, шуны кабатларга тырыша.

- Олыгайган кешеләр арасында, мин мәчеткә килергә әзер түгел әле, диючеләрне очратырга туры килә. Мондый кешеләргә ни дип әйтер идегез?

- Мин хәзерге буын бабайлары яшәгән динсезлек чоры үз эшен эшләгән, торгынлык елларында динебезне кысу үз эзен калдырган, дип уйлыйм. Әгәр дә мәчеткә йөрергә керешсәң, нидәндер чикләнергә, тәһарәт алып, намаз укырга кирәк бит. Мин андый кешеләр белән сөйләшеп караганым бар. Алар: мине нидер тота, мәчеткә бара алмыйм, дип әйтәләр. Чөнки без телевизордан аерыла алмыйбыз. Аннан соң кайберәүләр балаларына ярдәм итү өчен эшләргә тырыша. Аларны да аңлап була. Шулай булса да, мәчеткә килергә тырышырга кирәк. Ислам динен тотып яшәгән кеше бәхетле, минемчә. Ул кешегә тиешле кысаларда яшәргә ярдәм итә. Тагын шунысы билгеле: мәчет карты вафат булса, хөрмәт йөзеннән аны соңгы юлга озатырга бик күп кеше килә.

- Бүгенге көндә дин өлкәсендә нинди проблемалар бар?

- Алдан әйтеп үткәнемчә, күбрәк дин кардәшләребезне мәчеткә китерәсе, ә яшьләргә Ислам диненең әхлагын өйрәтәсе иде.

Аннан соң төрле авылда гореф-гадәтләр, йолалар төрлечә үтәлә бит. Миңа  биредә барысын да яңабаштан өйрәнергә, күнәргә туры килде. Мин олы бабайлар биргән киңәшләрне тотып эшләргә тырышам.

Инсаф хәзрәт Садретдинов мәчет картлары белән бергәләп намаз уку вакытында.

- Эчкече хатын-кызларны үзгәр­теп буламы?

- Ислам университетын тәмамлагач, диплом эшем шул турыда иде. Горбачёв “коры” закон төзергә тырышып карады, файдасы булмады. Әгәр дә кеше дин тотмаса, моңардан берничек тә котыла алмый. Мөселман кешесе үзе генә калса да, яшерен эшләрне Аллаһ Тәгалә белеп торганын аңлый. Хатын-кызга эчкече булып китәргә дүрт ай эчү дә җитә. Революциягә кадәр бездә татар халкы дин тотып яшәгән. Аракы эчмәгән, дуңгыз ите ашамаган. Нәкъ менә шушы нәрсәләр кешенең иманын чыгарып, начар гамәлләр кылуда сәбәпче булып тора да инде. Боларны булдырмас өчен, безгә бик күп тырышырга кирәк әле.

- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Инсаф хәзрәт. Сез әйткәнчә, безгә яңадан динсезлек чоңгылында батып яшәүдән Аллаһы Раббыбыз үзе сакласын иде.

Әңгәмәдәш Нурсинә ХӘКИМОВА.

Камышлы авылы,

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1849

Комментирование запрещено