Ике төбәк мөселманнары килешергә булган

DSC0058Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә ике мөфтият арасында хезмәттәшлек хакында килешү имзаланды.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте арасында төзелгән килешүгә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Иваново өлкәсе мөфтие Фәрит хәзрәт Ляпин кул куйды. 

Төрле төбәк дин әһелләре  үзара тәҗрибә уртаклашу, дини уку йортларын  әсбаплар белән тәэмин итү, якшәмбе мәктәпләрен оештыру, хәләл индустриясен үстерү  һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлек итәргә ниятлиләр. Камил хәзрәт кунакны нәзарәт проектлары, “Хузур” нәшрият эшчәнлеге белән дә таныштырды, дип хәбәр итте Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

intertat.ru

Просмотров: 1147

Комментирование запрещено