Шагыйрьләр нигә картаймый?!

Ибраһим ага  Абдрахманов тормыш иптәше Саимә апа белән.

Ибраһим ага  Абдрахманов тормыш иптәше Саимә апа белән.

Похвистнево районындагы Иске Мәчәләй авылында яшәүче Ибраһим Миргазыйм улы Абдрахмановны авыл кешеләре хөрмәт итеп: ул безнең шагыйребез, дип йөртәләр. Авыл Мәдәният йортында, мәктәпләрдә төрле чаралар үткәргән вакытта аның шигырьләре укылмыйча калмый. Аларның “Бердәмлек” газетасы битләрендә дә урын алганнары бар. Язгы матур кояшлы көннәрнең берсендә язмыш мине шушы кеше белән очраштырды да инде. Без аның белән бик тиз уртак тел таптык.

Ибраһим кече яшьтән үк шигърияткә гашыйк, тормыштагы вак-төяк нәр¬сәләрне күреп ала да шигырь юлларына сала. Армиягә алынгач кына, аның бу шөгыле берникадәр туктап тора. Ә инде хезмәтен тутырып кайткач, ул Отрадный шәһәрендә машина йөртүче булып эшкә урнаша һәм яңадан шигырьләр яза башлый.

- Элек авыл тирәсендә машиналар күп йөрми иде бит. Беркөнне иптәшләрем белән шәһәрдән җәяүләп кайтып килгәндә, булачак хатыным Саимәне очраттым. Ул чишмәдән су алып кайта иде. Көн бик тә эссе һәм мин су эчәргә сорадым. Менә шул вакытта ул гомерлеккә минем йөрәгемә кереп урнашты да инде. Ял көннәрем тәмамланып, шәһәргә китәргә вакыт җитеп килә иде. Без бер атна чамасы сөйләшеп йөрдек тә өйләнештек.

Мин аны әнием янында калдырып, шәһәргә эшкә китеп бардым, — дип исенә төшерә үткән тормыш юлын Ибраһим ага. Бераз алга китеп булса да әйтим әле: килен дә бик тәүфыйклы булып чыга. Саимә ханым каенанасына йөз дә бер яшь тулганчы яхшы килен булып яши. Аларның гаиләдә үскән дүрт баласы да бүгенге көндә әти-әнисе үрнәгеннән атлап бара.

Бераздан Ибраһим авылга кайтып төпләнә. Ул биредә озак еллар төрле эшләрдә: радиоузелда да, кош чыгару инкубаторында да, машина-трактор паркында да эшли. Ә шигърияткә булган мәхәббәте аны гомере буе озата килә. Ул яшьли ятим калып, балаларын тәрбияләгән газиз әнкәсенә, гомерлек яры Саимә апага, туган иленең матур, гүзәл табигатенә, балаларына, туганнарына, мәхәббәткә һәм башка темаларга багышлап, бик күп шигырьләр иҗат иткән.

Тормыш киртәләрен кичкән чакта,

Тик син генә булдың сердәшчем,

Авырсынма, бәлки кайчагында

Җитмәгәндер сиңа хөрмәтем.

Яшьлек үтте агым сулар кебек,

Инде үкенечкә булмасын.

Яхшы хисләр белән искә алыйк,

Күңелләрдә яра калмасын!

Рәхәт яшә, хәсрәт күрмә бер дә,

Саф күңелдән әйткән теләкләрем

Шушы көндә сиңа бүләгем!

Яраткан тормыш иптәше белән  бергә гомер көзенә килеп кергән Ибраһим ага бу шигырендә Саимә апага мәдхия җырлый. Шуның өчен аның күңеле мәңге яшь, тормышы бөтен, түгәрәк, күзләрендә яшәү гаме. Ә иҗат кешесенә бәхет өчен күп кирәкми.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Иске Мәчәләй авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 2032

2 комментариев

  1. сау сэлэмэт булыгыз иминлек узегезгэ хаерле картлыйк телэп калам

  2. Они излучают тепло видно в них и доброта и много положительных качеств поэтому они и не стареют вместе с ЛЮБОВЬЮ всю жизнь рядом рука об руку