Раилә САТДАРОВА: «Рәхмәт сиңа, әнием!»

1024Әни — изге сүзләрнең берсе ул. Һәр кешенең үз әнисе матурлардан — матуры, назлылардан-назлысы.

Минем әнием, Брәйдә Фатыйх кызы Галимова, Шенталы районының Денис авылында туып, 92 ел буе шунда яши. Авыр сугыш елларын, ачлыкны, ялангачлыкны — барсын да күргән ул. Әтиебез үлеп кит­кәч, әни безне — сигез баланы, бер­үзе аякка бастырды. Бүген дә безне, балаларыбызны, онык­­ларыбызны кайгыртып яши ул.

Яраткан “Бердәмлек” газетасы аша әниебезгә шигъри юллар аша чиксез рәхмәтләремне белдерәсем килә. Әнием! Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек. Барсы өчен дә сиңа Аллаһының рәхмәте яусын!

Әниемә

Үстердең син безне назлап,

                                          сөеп,

Тидермичә яңгыр-җилләрне.

“Ач булмасын минем

                        балалар”, — дип,

Тарттың, әни, авыр

                                  йөкләрне.

Ятим калдык бит без, сигез

                                           бала,

Әтиебез дөнья куйганда.

Авыр булгандыр шул сиңа,

                                        әнкәй,

Пар канатсыз дөнья куарга.

Сиңа рәхмәт сүзен, әнкәй,

                                     җаным,

Әйтәм шушы шигъри

                                   юлларда,

Безне шатландырып,

                                исәнлектә

Яшә, әнием, тагын-тагын да!

Раилә САТДАРОВА.

Денис авылы,

Шенталы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1204

Комментирование запрещено