Саимә МОРЗАХАНОВА: «Мең яшә, “Бердәмлег”ем!»

2Яраткан “Бердәмлек” газе­табызның 25 еллык юбилее якынлаша. Шушы вакыт эчен­дә нинди генә вакыйгалар, яңалыклар, ачышлар булмады. Баш мөхәррир Рәфгать абый Әһлиуллин газетаның беренче саны дөнья күргәннән бирле бөтен көчен биреп, кул сызганып эшләвен дәвам итә. Хөкүмәт тарафыннан аңа бирелгән медальләр, Мактау билгеләр, Рәхмәт хатлары санап бетергесез.

“Бердәмлек”нең башка хез­мәткәрләре дә үз эш­ләрен намус белән башкаралар. Аларның кешелеклеге, миһер­банлылыгы, рәхимле, сабыр булып, бер сулышта җан атып эшләүләре укучыларны сокландыра. Без алар белән горурланабыз.

Мин үзем дә газетаны беренче саныннан алып яратып укыйм. Анда укучыларның да язмалары басылганын күргәч, мин дә әниемнең, әбиемнең язмышлары турында “Әниләрнең олы йөрәгенә изгелекнең сыйган барсы да” дип аталган мәкаләмне җибәргән идем. Ә инде редакциядән: “Саимә, бик матур язгансың, безгә тагын яз”, — дип җавап килгәч, бик куандым һәм менә 12 ел инде “Бердәмлек”нең штаттан тыш хәбәрчесе булып, Похвистнево районында, туган  Гали авылымда булган яңалыклар, биредә яшәүче милләттәшләребезнең тормышлары турында даими язып торам.

Авылыбызда да “Бердәмлек” газетасын күпләр яздырып ала. “Аның һәр санын якын кешебезне, туганыбызны көткәндәй көтеп алабыз”, — диләр авылдашларым.

Без, галилеләр, чын кү­ңелдән яраткан газетабызны 25 яшьлек юбилее белән котлап, аңа озын гомер телибез.

Һәрбер санын сагынып көтә

Яраткан милләт халкың.

Бик күпләрнең күңелендә

Үзеңә урын таптың.

“Бердәмлек” – мәңге яшә!

Бик күп эш башкарасың.

Барыгызга да рәхмәт әйтеп,

Килә “бишле” куясым.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1148

Комментирование запрещено