Бәйрәм кайтавазы: Губернатордан чәчәкләр…

салима и разия

Хатын-кызларны хөрмәтләү тан­танасында катнаш­кан Сәлимә һәм Разия ханымнар.

Хатын-кызлар бәйрәме — 8 март алдыннан Самараның опера һәм балет театры залында өлкә губернаторы иң мәртәбәле гүзәл затларыбызны бергә җыеп, хөрмәт күрсәтте.

Бу тантанада Самарадан татар һәм башкорт милләте вәкилләре — өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җи­тәкчесе, “Розалина” татар аш­ханәсе хуҗабикәсе Разия Газимҗан кызы Әюпова һәм “Без — башкортлар” журналы мө­­хәррире Сәлимә Басыйр кы­зы Краснова — Игенбетова да катнаштылар.

- Бик матур бәйрәм булды бу, — дип сөйләде Разия ханым. — Тантана башланыр алдыннан хәрби курсантлар һәр хатын-кызга роза чәчәкләре бәйләме бүләк иттеләр.

Николай Иванович Меркушкин үзенең чыгышында, безгә — хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп:

- Сезнең эшегез, чыдамлыгыгыз, бәлки, батырлыгыгыз өчен дә зур рәхмәтемне белдерәсем килә, — диде.

Аннан соң өлкә җитәкчесе берничә хатын-кыз – сугыш ветераннарына Россия президенты исеменнән “1941 – 1945 еллардагы Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медален һәм губернатор бүләкләрен тапшырды.

Тантана, гомумән, бик тә матур үтте. Тик, нигәдер, татар милләте вәкилләре генә бәйрәмдә бик аз иде. Күрәсең, иҗтимагый оешмаларыбыз бу эшкә тиешле игътибар биреп җиткермәгәннәрдер.

Киләчәктә төрле мил¬ләт хатын-кызларына да хөрмәт артыр, дип өметләнәсе килә.

Әминә ШИҺАПОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1168

Комментирование запрещено