Хуш киләсең, Яңа ел! / В День весеннего равноденствия начинается Новый год у многих народов и народностей мира

navruzУкучыларыбызны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәм! Исәнлек-саулык, иминлек телим! Шушы урында «моның манарасы очкан» дип уйлый күрмәгез тагын, чөнки мин Сезне гомум дөньяда кабул ителгән, ни сәбәпледер кыш уртасына туры килгән «Яңа ел» килүе белән түгел, ә чын мәгънәдәге Яңа ел белән тәбрик итәргә ашыктым. Татарларда һәм төрки халыкларда Нәүрүз исеме астында билгеле булган Яңа ел бәйрәмен билгеләп үтү гореф-гадәте бар. Төрле объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында, без григориан календаре буенча яшибез. Ул календарьга ышансаң, «Яңа ел» 31нче декабрьгә туры килә, күпләр өчен кыш уртасында «яңа ел»ны каршы алу үзенә бер мәгънәсезлек буларак күренә. Безнең бабаларыбыз яңа елны, кимендә 7 мең ел дәвамында – яз көннәрендә, көн һәм төн тигезләшкән вакытта үткәргәннәр һәм ул 21нче мартка туры килгән. Милләтебез өчен шактый оныттырылган бу бәйрәмне искә алу дөрес булыр.

ТАРИХЫ

Нәүрүз бәйрәме борынгы төрки бабаларыбызга, шулай ук борынгы фарсыларның зоостризм диненнән кереп киткән. Нәүрүз яңа көн дип тәрҗемә ителә. Фарсылар һәм төркиләрдә 21нче март – Яңа ел башы буларак билгеләп үтелгән. Белгечләр әлеге бәйрәм 7 мең ел элек барлыкка килгән дип әйтә. Ул вакытта кояш һәм ут Алласына табыну булган, бәйрәм учаклары яндырылган, алар әйләнәсендә биюләр оештырылган. Төрки һәм фарсы халыклар бер-берсе белән янәшәдә яшәве белән, бер-берсенә зур йогынты ясамый калмаган, әлбәттә. Шуңа да фарсылардан Нәүрүз төрки халыкларының иң яраткан бәйрәмнәренә әверелә. Бернигә карамастан ул бүгенгә хәтле сакланып килә. Нәүрүз бәйрәме гарәпләр йогынтысына каршы тора алып, ислам дине белән бәйләнешкә кереп, дөньяви бәйрәмгә әверелеп, үз-үзен саклый алды. Хәтта Совет хакимияте Нәүрүзне тыйган вакытта ул гаиләләрдә яшәде.

ТӨРКИЛӘРЧӘ ЯҢА ЕЛ

Нәүрүз – төрки халыкларының кышны озатуы, язны каршылавы бәйрәме. Кешеләр язны көтеп алган, яңа елга зур өметләр баглаган. Борынгы заманнарда ук кешеләр бер-берсенә изге теләкләр юллаганнар. Бу көнне ләйсән яңгыр яуса, бик сөенгәннәр, елның яхшы киләсенә ышанганнар. Борынгылар, бу яңгыр суын җыеп, мунча якканнар, кызлар битләрен юып калырга ашыккан. Имеш, болай итсәләр, әкияттәге гүзәл кызга әвереләчәкләр.

Нәүрүз бәйрәме – ел башы ул. Бәйрәмгә әзерләнү, аның төп эшләре үзгәрешләр кичермәде диярлек. Һәр төрки халыкта үзенең өстәмә гадәтләре генә барлыкка килде. Нәүрүз алдыннан өй тирәсен җыештыру, өмәләр оештыру, киемнәрне юу, чистарыну һәм үз-үзеңне пакьләү булган. Өстәлләргә гадәттә милли ризыклар пешерелгән.

Нәүрүз ЮНЕСКО тарафыннан танылган бәйрәм. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы тарафыннан 21нче март Халыкара Нәүрүз бәйрәме көне буларак билгеләнә. Нәүрүз бәйрәме рәсми рәвештә ел башы буларак Әфганстан, Иран дәүләтләрендә, дәүләт бәйрәме буларак Әзәрбайҗан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Һиндстан, Төркия, Македония, Албания, Төрекмәнстанда үткәрелә. Татарстан, Башкортстан, Чувашстанда, Алтай һәм башка төрки халыклар яшәгән җирләрдә бәйрәм чаралары оештырыла. Күп кенә халыкара оешмалар Нәүрүз бәйрәмен пропагандалау эшен алып бара.

ТАТАРЛАРДА НӘҮРҮЗ БӘЙРӘМЕ

Татарлар – төрки дөньяның аерылмас өлеше. Соңгы 460 елны карасаң, халкыбыз күп авырлыклар һәм югалтулар аша үтте: дәүләтен юкка чыгару, үтерү-яндырулар, чукындыру, урыслаштыру, тамырларын чабу, бай мирасны юк итү. Тик татар үз-үзен барыбер саклап кала алды. Күз алдына да китерә алмаслык батырлыклар күрсәтеп беркайчан да бирешмәде. Аның тыныч, мул тормыш даулап кына түгел, ә үзен-үзе саклап һәм яклап яшәмәгән көне булдымы икән? Ә шуңа да карамастан, үзенә-үзе ял да оештырган, күңел дә ачкан безнең әби-бабаларыбыз. Бездә Нәүрүз бәйрәме дәүләт бәйрәме булмаса да, Советлар Союзы чорында аны юкка чыгарырга тырышсалар да, татарларда ул сакланып кала алды. Гадәт буенча, Нәүрүз көнне иртә таңнан яшьләр урамга чыкканнар. Егетләр арасында бәйрәмнең башлыгы Алпамша билгеләнгән. Алпамша булган кеше: «Әнә карга очып килә, Нәүрүзне бәйрәм итәргә куша!» – дип кычкырып җибәргән. Бу бәйрәмдә милли уеннар, спорт ярышлары, атлар чабышы үткәрелгән. Нәүрүзгә кадәр кешеләр бер-берсенә булган үпкәләрен гафу иткән, дуслашу билгесе итеп, бүләкләр бирешкәннәр. Ә яшьләр кызыклы такмаклар әйтешкән. Нәүрүз бәйрәмен шулай ук «Карга туе» дип йөрткәннәр һәм бу көнне «карга боткасы» пешергәннәр. Элек кешеләр табигатьнең уянуын каргалар килү белән бәйләгән, җылы, матур көннәрне нәкъ менә шул кошлар алып килә дип уйлаганнар. Шуңа күрә карга изге кош булып саналган. Иген чәчәр алдыннан бабаларыбыз, бәйрәм ясап, күңелләрен күтәргән. Иртәннән балалар җыелышып, өйдән өйгә йөреп, ботка пешерер өчен он, ярма, йомырка, май, җимешләр җыйганнар. Аларны бер кеше дә буш кул белән чыгармый. Балалар өй янына киләләр дә, җырлап, такмаклар әйтеп әлеге өйгә, аның хуҗаларына изге теләкләр телиләр. Шулай итеп, бөтен йортка кереп чыгалар һәм җыйган әйберләрен өлкәннәргә кайтарып бирәләр. Өлкәннәр болынга чыгып ботка пешерә, ә яшьләр, балалар шунда җырлыйлар, бииләр, такмак әйтәләр, төрле кызыклы уеннар уйныйлар. Бу бәйрәмдә кешеләр ял вакытларын бик күңелле үткәрә. Соңыннан бергәләшеп ботка ашыйлар, бер-берләренә теләкләр телиләр: дөньялар имин булсын, сугышлар булмасын, яңгырлар яусын, игеннәр уңсын, балалар акыллы, тәүфыйклы, миһербанлы булсыннар.

Бүгенге көндә Нәүрүз бәйрәменә багышланган «Нәүрүзбикә», «Нәүрүз гүзәле» бәйгеләрен үткәрү таралды. Ул бәйгеләрдә татар кызлары бөтен яклап үзләренең осталыгын күрсәтә. Анда алар татар халык җырларын башкаруда, милли бию осталыгында, татар халык ашларын әзерләүдә ярыша. Егетләр арасында канат тартышу, уктан ату һәм башка ярышлар үткәрелә. Татар халкында гадәттә Нәүрүзне өч көннән алып 13 көнгә хәтле билгеләп үткәннәр. Бәйрәм вакытында зур учак ягу, аның аша сикерү, әйләнү булган, кешеләр бер-берсенә бәхет, муллык теләгән.

САКЛАРГА ҺӘМ ҮСТЕРЕРГӘ

Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Алар милли горурлык, милли хисләрне тәрбияләргә ярдәм итеп кенә калмый, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар. Әгәр дә халык бәйрәмнәре югала, юкка чыга икән, бу инде аның рухи байлыклары саега баруын аңлата. Кызганыч, бүгенге көндә татарлар арасында Нәүрүз бәйрәме авылларда, мәктәпләрдә күбесенчә укытучылар энтузиазмына гына таяна. Советлар хакимияте вакытында махсус юкка чыгару дәрәҗәсенә җиткерелгән милли бәйрәмебезне бүген кире кайтару кирәкле эш булыр иде, чөнки бары тик дәүләтнең мөмкинлекләрен кулланып кына Нәүрүз бәйрәмен киң рәвештә халык арасында танытып, аны оештырып, милләтебезгә кайтарып була.

Татар халкы нинди генә авырлыклар күрмәсен, үзенең гореф-гадәтләрен, матур йолаларын, искиткеч бай бәйрәмнәрен күңел түреннән чыгарып ташламады. Алар безгә гасырлар аша килеп иреште. Без, 21нче гасыр буыны, боларның барысын да түкми-чәчми киләчәк буыннарга илтеп җиткерергә тиешбез. Шул вакытта гына татар халкы милләт буларак яшәр, рухи яктан тагын да баер. Якынлашып килүче 21нче март – Нәүрүз бәйрәме белән Сезне, милләттәшләрем! Бу бәйрәмебез туганнар-дуслар белән кабат очрашырга, араларны ныгытырга, милли гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерүгә этәргеч булсын иде теләгендә калам.

Наил НӘБИУЛЛИН.

«Безнең гәҗит».

* * *

Весеннее равноденствие – одно из уникальнейших явлений природы, суть которого сводится к тому, что «в момент равноденствия центр Солнца в своем видимом движении по эклиптике пересекает небесный экватор». В 2015 году весеннее равноденствие наступает 20 марта.

В этот день Земля, вращаясь вокруг своей воображаемой оси, проходящей через полюса, одновременно двигаясь вокруг Солнца, находится в таком положении по отношению к светилу, что солнечные лучи, несущие тепловую энергию, падают отвесно на экватор. Солнце переходит из южного полушария в северное, и в эти дни во всех странах день почти равен ночи.

Весеннее и осеннее равноденствия считаются астрономическим началом соответствующих времен года. Промежуток времени между двумя одноименными равноденствиями называют тропическим годом. Этот год сегодня и принят для измерения времени. В тропическом году приблизительно 365,2422 солнечных суток. Вот из-за этого «приблизительно» равноденствие каждый год приходится на разное время суток, каждый год продвигаясь вперед примерно на 6 часов.

В День весеннего равноденствия начинается Новый год у многих народов и народностей мира: Иран, Афганистан, Таджикистан, Казахстан, Кыргызстан, Узбекистан — практически все страны Великого шелкового пути связывают начало нового года с этим явлением природы.

По материалам Calend.ru. 

Просмотров: 1404

Один комментарий

  1. Татарлар яңа елны буген үткәрсә бар ягы беләндә дөрес булыр иде ,Яңа ел белән сезне