Иң гүзәл авыл кызы — Башкортстанда

d9ba7ef412e735dfcc5b550b4c995fc7_M«Авыл кызы-2015» дәрәҗәле исеменә Башкортстанның Исәмәт авылы кызы Эльвира Рәкыйпова лаек булды. Икенче тапкыр үткәрелә торган Бөтенроссия бәйгесенең Казанда узган финалында төбәкләрдән тугыз татар авыл кызы катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, «Татар авыллары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, «Сөембикә» журналы тарафыннан оештырылган «Авыл кызы»ның финалына үткән һәр кызны җиңүче дип атарга була. Чөнки алар үз төбәкләрендә сайлап алу сынауларын узып Казанга җыелды. Шуңа күрә финалда Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов рәислегендәге жюрига алар арасыннан иң-иң гүзәл һәм уңган авыл кызын билгеләү һич тә җиңел булмады. Бәйгенең һәр биремен җиренә җиткереп башкарган, берсеннән-берсе матур милли күлмәкләргә киенгән калфаклы кызлар үзләренең иҗади сәләте белән жюрины әсир итте.

«Казан» бию ансамбле, Чуашстанның «Мишәр» эстрада-фольклор ансамбле, Оренбургның Әсәкәй авылы «Ялан» бию ансамбле, җырчылар Рөстәм Рәхмәтуллин, Ирҗан һәм Базарбай Бикчәнтәевләр башкаруында җыр һәм биюләр белән үрелеп барган бәйге программасы дүрт турдан гыйбарәт иде. Кызлар үз авылларының тарихы турында сөйләде, кулъяулык чигү, милли аш-су әзерләү осталыклары белән мактанды, музыкаль композицияләр тәкъдим итте. Пенза өлкәсенең Сарбай авылыннан юрист ярдәмчесе 22 яшьлек Эльвира Ваһапова әти-әниләргә багышлап язган шигыре, Оренбург өлкәсенең Яңа Солтангол авылыннан 26 яшьлек Рузилә Мингулова үзе иҗат иткән әкияте, Түбән Новгород өлкәсе Кучкай Пожары авылыннан 23 яшьлек теш табибы Лилия Юнисова танылган «Каз канаты» биюе, ә Свердлау өлкәсенең Шигер авылыннан 17 яшьлек Гөлшат Әхмәдиева «Бөрлегән» татар халык җыры, Әстерхан өлкәсенең Биш Түбә авылыннан 24 яшьлек табибәДинара Хәбибуллаева җиде катлы пәхләвәсе, Чуашстанның Урмай авылыннан 18 яшьлек музыка училищесы студенты Рәзилә Серениева авылдашлары яраткан эремчекле «тура»сы, Ульяновск өлкәсенең Кәшә авылыннан 29 яшьлек Лилия Кәримова баллы камыр ризыгы – «бармак»лары белән истә калды. Шулай да Башкортстанның Исәмәт авылыннан Эльвира Рәкыйпованың моңлы тавышы, тәмле гөбәдиясе тамашачыларның да күңелен яулады. Ничек кенә булмасын, финалда катнашкан кызларның барысы да җиңүче дипломнары, истәлекле сыннар белән бүләкләнде. Гран-при иясе – Башкортстаннан килгән татар кызының иңнәренә исә Бөтендөнья татар конгрессы кыйммәтле тун салды.

Уфаның аграр университетында 3 курста белем алучы 20 яшьлек Эльвира Рәкыйпова бәйгегә бөтен гаиләсе белән әзерләнгән. Гармунда уйнарга оста әтисе җыр сайларга ярдәм итсә, әнисе тәмле гөбәдия пешерергә өйрәткән. Эльвира туган авылы Исәмәткә ялларда, каникулларда кайтып йөри, анда яшәүче туганнары да киңәшләрен жәлләмәгән.

– Мин авылда туып үстем, авыл тормышын, кешеләрен, табигатен, чәчәкле болыннарын, җиләкле тау итәкләрен сагынып кайтам. Татар авылларын сакларга кирәк, алар – безнең милләтне милләт иткән бөтен рухи кыйммәтләрне туплаган урын. Авыл хезмәт сөяргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтә. Татар авылларының, гомумән, татар гаиләсенең киләчәге милли җанлы татар кызларының кулында икәнен дә онытырга ярамый. «Авыл кызы» бәйгесе безгә шушы хакыйкатьне искәртте, – ди Эльвира.   

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров «Авыл кызы» II Бөтенроссия бәйгесенә нәтиҗә ясап, конгрессның татар авылларын үстерү программасы кысаларында ел саен татар авыллары эшкуарлары җыенын уздыру, татарлар яшәгән төбәкләрдә Сабан туйларын оештыру белән беррәттән, татар халкының рухи кыйммәтләрен торгызу максатын тоткан бәйге-фестивальләргә мөрәҗәгать итү дә мөһим чаралардан булуын ассызыклады.

intertat.ru

Просмотров: 1181

Комментирование запрещено