“Туган тел” дигән сүземне әйтәм шигырь телендә

день поэзии

Шигърият көненә (21 март – Халыкара шигърият көне)  җир шарының төрле мәдәният учреждениеләрендә, мәктәпләрдә, иҗат коллективларында шигырь бәйрәмнәре, автор укулары, танылган шагыйрьләр иҗатына багышланган конференцияләр һәм яңа шигырь җыентыкларын тәкъдим итү кичәләре уздырылып тора. Самараның “Яктылык” мәктәбе укучылары да бу чаралардан читтә калмыйлар. Шушы көннәрдә генә 1 – 4 сыйныф укучылары катнашында шигырь сөйләү осталыгы буенча бәйге уздырылды. Бәйгенең беренче өлешендә балалар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, ә аның икенче өлеше  Бөек Ватан сугышына багышлап үткәрелде. Конкурсны башлангыч сыйныф укытучысы Сәгыйдә Нуруллина оештырды.

… Дөньяда иң-иң матур ил -

Ул минем туган илем,

Дөньяда иң-иң матур тел -

Ул минем туган телем, — дип яза шагыйрә Энҗе Мөэминова үзенең “Туган телем” шигырендә. Шушы матур сүзләрне укып үскән балалар, әлбәттә, үз иленең, туган теленең патриотлары булып җитешәчәкләр.

Ана телебезгә багышлап шигырь язучылар да байтак булып чыкты. Биредә Шәйхи Маннурның “Яхшы бел”, Фәрит Яруллинның “Татар теле”, Әхмәт Ерикәйнең “Безгә тынычлык кирәк”, Роберт Миңнуллинның “Туган тел”, Хәкимҗан Халиковның  “И туган тел” һәм башка бик күп шигырьләр яңгырады. Аларның һәммәсе дә газиз туган телебезне саклау, өйрәнү, буыннан-буынга күчереп, килә¬чәк гасырларда да яшәтү темасын күтәрә.

1 – 2 сыйныф укучылары шигырьләрне бик тырышып ятлаганнар, дулкынланып, интонацияләрне дөрес куярга тырышып сөйләделәр. Беренче номинациядә шигырь сөйләү осталыгы буенча җиңүчеләр билгеләнгәч, 2 “а” сыйныфында укучы Алина Садыйкова һәм Әминә Абдрәхимова — беренче, Айшә Дадашева һәм Мирсәлим Сафин — икенче, 1 “б”да укучы Айгөл Хәйбрахманова һәм Ленар Кәлимуллинның өченче урыннарны бүлешүләре билгеле булды.

Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләрне 3 – 4 сыйныф укучылары сөйлә¬деләр. Бу номинациядәге  Муса Җәлилнең “Егет көче”, “Җырларым” һәм “Ромашкалар”,  Фатыйх Кәримнең “Ант”, Мостай Кәримнең  “Билгесез солдат” шигырьләренә һәр яңа башкаручыдан яңа төсмерләр өс¬тәлде. Ә менә 4 “в” сыйныфы укучысы Ойша Ачилова һәм 3 “а” сыйныфы укучысы Илназ Маннановның шигырь сөй¬ләү осталыгы барыбызны да таң калдырды. Алар икенче номинациядә беренче урынны бүлештеләр. Икенче урынны 4 “а” сыйныфы укучысы Данир Вагыйзов һәм 3 “а” сыйныфы укучысы Рената Турсунова, өченче урынны шул ук класстан Расих Мөхәммәтҗанов һәм 4 “б”дан Рөстәм Зөбәеров алды.

Ахырда катнашучыларның һәрберсенә Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан китаплар һәм сувенирлар тапшырылды.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1673

Комментирование запрещено