Элек татар авылларында язын «Күкәй бәйрәме» үткәргәннәр

ei-vervangerӘ сез беләсезме? Элек татар авылларында  язын «Күкәй бәйрәме” үткәргәннәр.  Чәчүгә чыккан көнне балалар һәр өйдән йомырка җыйганнар. Һәр хуҗабикә өйдәге сабыйлар санынча йомырка биргән, ә карчыклар тавыклары исән-имин торсын дип күбрәк тә өләшкән.  Игеннәр йомырка кебек тук, зур булсыннар, игенчеләр йомырка кебек тәгәрәп эшләсеннәр, имеш. Җиргә орлык чәчкәндә: “Игеннәрнең башы йомырка кебек тумырланып үссен!” – дип, йомыркаларны чәчеп җибәрә торган булганнар. Ә кечкенә малайлар йөгерә-йөгерә йомыркаларны җыеп, утырып ашаганнар. Миңа боларны бабам сөйләп калдырган иде.

Әле күптән түген язучы Ш.Маннурның “Агымсуларга карап” дигән әсәрен укыдым, анда язгы чәчүнең беренче көннәре турында сөйләнә. Шәйхи ага үзенең кечкенә вакытта басуга баруы турында менә нәрсәләр яза: “Минем әле үз тиребезгә баруым да, иген чәчкәнне күрүем дә беренче тапкыр иде. Бар да кызыклы, бар да матур икән, дөнья чиге дә күренми икән. Тик бер генә нәрсә аңлашылмады: ни өчен җир өстенә күкәй чәчәләр. “Шуны да белмәгәч! – диде түтәй. – Чәчкән орлык шул күкәйләр хәтле булып үссен өчен”.

Сәмига НУРУЛЛИНА.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1658

Один комментарий

  1. А как быть, если в других местах , вместо кукэй- емырка говорят ? Тогда » емырка бэйррме » була мы ?