Бабамның якты истәлеге

26117_240_240Сугыш башлангач, туган илебезне фашист илбасарларыннан азат итү өчен, бөтен халык күтәрелгән. “Алар илебезне сакладылар”, — дип әйткәндә, күз алдыбызга шул чорда яшәүче карты да, яше дә килеп баса. Мәңгелек дан аларга!

Минем бабама, Гыйльметдин Нәкый улы Минебаевка, сугыш башланганда 11 яшь кенә тулып үтсә дә, ул колхоз сыерларын көтәргә алынган.  Ябык һәм кечкенә балага җир сөрүче сыерлар көтүен ышандырганнар. Малайның тырышлыгын күреп торган бригадир беркөнне: “Ташла әле, улым, көтүеңне, кил безнең бригадага. Мин сиңа атлы эш бирермен”, — дигән.

Шул көннән башлап бабам кыр станына мичкә белән су ташый башлый. Тора-бара Иске Буяннан колхоз техникасына ягулык кайтаруны  да аңа йөклиләр.

Бабам өлкән яшьтәге олаучылардан аерылып калуы турында сөйләгән иде. Бу көнне аның аты бик нык арыган була. Ничек кенә куаласа да, ат юл уртасына басып, селкенергә дә теләми. Нишлисең бит,  атны туарырга да, тышаулап, болынга җибәрергә туры килә. Икенче көнне генә исән-имин авылга  кайтып җитә ул. Сугыш елларында да аңа әле сабанчы да, трактор прицепщигы булып та эшләргә туры килгән.

Тормыш бик авыр булган ул елларда. Урып-җыю вакытында балалар да, хатын-кызлар да өйләренә кайтмыйча көне-төне эшләгәннәр. Ә ашарга нибары 500әр грамм арыш ипие бирелгән.  Төп азык булган бәрәңге дә язга кадәр җитмәгән. Халык кырда калган черек бәрәңгеләрне җыеп — көлчә, алабута, кузгалак, балтырган кебек үләннәрдән аш пешереп ашаган.

Сугыштан соң яшүсмер малайны, олылар белән бер¬рәттән, “1941 — 1945 елларда фидакаръ хезмәте өчен” медале белән бүләкләгәннәр.

Бабамның хезмәт кенәгәсенә «50 ел хезмәт стажы» язылган. Аның Бөек Җиңүнең 50, 60 еллыгы уңаеннан бирелгән медальләре дә, “Хезмәт ветераны” дигән Мактаулы исеме дә бар.

Әбием белән бабам биш бала тәрбияләп үстергәннәр.  Алар соңгы көннәренә кадәр үз шәхси хуҗалыклары белән яшәделәр, тырышып эшләделәр.

Бабам 2007 елда безне калдырып бакыйлыкка күчте. Гаиләбездә аның якты истәлеге хәзер дә кадерләп саклана. Без барыбыз да бабабыз кебек эшкә батыр, илебезгә тугры булырга тырышабыз.

 

Илмир ЯХИН, 9нчы сыйныф укучысы.

Мулла авылы, Елховка районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1256

Комментирование запрещено