ТР мөфтиенә — 30 яшь: котлаулар төрле яклап яуган

71396_86764_2-muftij-kazanpress22 мартта 30 яшен тутырган Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменә күп сандагы котлаулар Татарстан гына түгел, Россиянең һәр почмагыннан да килә.

Татарстан өммәте лидеры Камил хәзрәтне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та котлаган, дип җиткерә Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

“Хөрмәтле Камил хәзрәт! Сезне туган көнегез белән тәбрик итәм. Сез үзегезгә игелекле һәм җаваплы рухи өлкәдә хезмәт итү юлын сайлагансыз, һәм бүген Татарстанның мөселман өммәтен берләштерү, аны белем-мәгърифәтле итү, җәмгыятебездә югары әхлак кануннарын тагын да ныгыту өчен бәрәкәтле көч куясыз, — диелә Президент котлавында. — Әлеге күпкырлы, гаять әһәмиятле эшчәнлегегездә, республика һәм халык мәнфәгатьләрендә күркәм башлангычларыгызда уңышлар, тугры фикердәшләрегез һәрчак яныгызда булуын телим».

Мөфтине шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты Эчке сәясәт департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка күп сандагы ведомстволар, оешмалар җитәкчеләре үзләренең тәбрикләүләрен һәм күркәм теләкләрен юллаган.

Котлауларга республиканың күп сандагы мөселманнары да кушыла. Бүген, мөфтигә үзләренең тәбрикләү сүзләрен район имам-мөхтәсибләре, имамнар, нәзарәт вәкилләре дә җиткергән.

intertat.ru

Просмотров: 1104

Комментирование запрещено