Иске Ярмәк авылы һәм андагы мәчетләр тарихы

getImage (1)

Илебездә дингә иреклек бирелгәч, авыл халкы тырышлыгы белән җиденче мәчет заманча матур, җыйнак һәм күркәм итеп төзелде.

Кайсы гына авыл тарихын алсаң да, ул һәрвакыт анда яшәгән дин әһелләренең һәм анда корылган мәчетләрнең язмышына бәйләнгән.

Хәзерге Камышлы, Похвистнево районнары, Татарстан Республикасындагы Әлмәт, Лениногорск, Шөгер, Минзәлә, Сарман районнары Казан ханлыгы алынгач чукындырудан качкан халык белән тулган.  Бигрәк тә Сок һәм Кинел елгалары арасындагы башкорт биләмәләре дип аталган әрәмәләргә, урманнарга һәм болыннарга, бай җирләргә качкыннар күпләп килеп урнашканнар. Бу хәзерге Камышлы районы тарихын күзаллаганда ачык күренә.

Хәзерге Камышлы районына кергән авылларның җирләре унсигезенче гасырның икенче яртысында тарханнар нәселеннән булган Ярмөхәммәднең җир биләмәләренә кергәннәр. Ярмөхәммәднең идарә үзәге хәзерге Иске Ярмәк авылына күчүенең сере – ул пристав һәм исправник яшәгән Исаково авылына якынрак булу исәбенә бәйләнгән.

Бүгенге көндә, билгеле булганча, Иске Ярмәктә 1785 елларда эшләп килгән мәчет мәрхүм Ваһапов Нәбиулла йорты тирәсендә була. Бу манарасыз мәчеттә имам вазыйфасын Исмәгыйль хәзрәт башкара. Ул вакытта аның Шәһәдәтнамәсе (указы) булмый. Җомга намазына җәяүләп Балыклы авылы мәчетенә йөриләр.

1790 елда Яңа мәчет бинасы төзиләр. Ул хәзерге универмаг урынында урнашкан манаралы мәчет була. Биредә имам вазыйфасын Мактама авылыннан килгән Габденасыйр хәзрәт башкара. Авылга килеп урнашканда аның дүрт хатыны, тугыз улы һәм унике кызы була. Кызганыч ки, 1969 елда халыкка 170 ел буена хезмәт иткән мәчет янып бетә.

Биредә эшләгән имамнар: Габденасыйр хәзрәт 1790 елдан 1830 елга кадәр 40 ел эшли, Габденасыйр улы Галәлетдин 1830-1872 елларда эшли, Галәлетдин улы Шәйхетдин 1872-1933 елларда эшли, Шәйхетдин улы Әхмәтзыя (Зыя Ярмәки) 1924-1326 елларда эшли, мулла Гата хәзрәт, Хисамулла хәзрәт, Мөхибулла хәзрәт, мулла Шәех хәзрәт 1965-1969 елларда эшли.

getImage

1969 елда халыкка 170 ел буена хезмәт иткән мәчет янып бетә.

Иске Ярмәк авылында өченче мәчет 1890 елда төзелә. Бирегә имам булып эшләргә Чыршылы мәдрәсәсен тәмамлаган Хөснулла хәзрәт Баһаутдиновны чакырып китерәләр. Икенче имам итеп Габденасыйр нәселеннән булган Котбетдин хәзрәт билгеләнә. Соңгы вакытта анда имам вазыйфасын Габделхәй хәзрәт, ә мөәзин хезмәтен Миргабиҗан хәзрәт башкаралар. Кызганыч ки, 1941 елның 18 июнендә куштаннар аның манарасын кисәләр. Бу мәчет бинасын мәктәп йортына күчереп салалар һәм аны мәктәп буларак кулланалар. Котып мулла исеменә бәйләп, аны “Камчатка” дип атыйлар.

2001 елда ул Яңа мәчет йортына күчерелеп, мәдрәсә бинасы итеп салынды. 2003 елдан башлап шимбә-якшәмбе көннәрендә биредә дини укулар үткәрелә башлады.

Дүртенче мәчет бинасы 1907 елда төзелә. Аның урыны – Рәхимә Бәширова һәм Мәдхәт Рәхимов йортлары арасында була. Имам булып биредә Фатих хәзрәт эшли. Мөәзин булып – Каюм хәзрәт. Халык аны Каюм мулла дип тә йөртә.

Бу мәчетнең дә манарасын кисеп әүвәл “Кызыл Байрак” колхозының мәдәният йорты итәләр, аннары аны Юкәле Тау артына күчереп салалар һәм тавык фермасы ясыйлар. Бер җәйдә яшен сугып, ул тавыклары белән бергә янып бетә. Бу мәчетне халык телендә “Фатих мулла мәчете” дип йөртәләр.

Иске Ярмәк авылында бишенче мәчет 1911 елда төзелә. Аның урыны хәзерге Яңа мәчет янында Рәфыйков Расих белән Гибадуллин Равил йортлары арасында була. Ул мәчеттә имам булып Хисамулла хәзрәт эшли. Бу мәчетне “Хисамулла мәчете” дип тә йөртәләр.

1922 елда янгын чыгып, аның манарасы яна. Шуннан соң аны мәктәп йортына күчерәләр, ахырда Юкәле Тау артына күчереп, ферма ясыйлар. Ул шулай ук яшен атудан янып бетә.

Яңа мәчет төзелгәнче халык авыл башындагы бер өйгә җыелып намаз укый. Вакытлыча кулланылган бу мәчет алтынчы булып исәпләнде.

Илебездә дингә иреклек бирелгәч, авыл халкы тырышлыгы белән җиденче мәчет заманча матур, җыйнак һәм күркәм итеп төзелде. Анда 1992-1993 елларда имам булып Рәфыйков Зәки, аннан соң, 1993-1994 елларда, Сәлахов Гатаулла абзый эшләделәр. 1994 елдан алып хәзерге көнгә кадәр “Гали” мәдрәсәсен тәмамлаган Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим эшли. Ул үзенең эшен төгәл алып бару белән авыл җәмгыяте эшләрендә дә актив катнаша. Бу хакта күп итеп, җәелеп сөйләргә була.

Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.

Просмотров: 1952

Один комментарий

  1. Село Ермаково было основано на берегу реки Сок в 1737 году.
    В 1730 царское правительство назначает старшиной Ярмухаммада и направляет в Байтуганскую волость для наведения порядка в наших краях, где проживали оброчные крестьяне. Ему были пожалованы земли от с. Байтугана до с. Каргалы. Сначала его основным местом жительства было с. Байтуган, а в 1737 году он основал поселение на берегу р. Сок, где в настоящее время расположилось с. Старое Ермаково.
    Ярмухаммад был добрым человеком и принимал в поселение всех беженцев от крещения. За это Мухаммада лишили дворянства и права на земли,а через три года после основания села ему пришлось покинуть насиженное место. После его отъезда местность стали называть Ермаково.
    В 1737 году, когда Ярмухаммад переехал из с. Байтуган, территория села представляла из себя лесистую и болотистую местность, где водилось множество зверей, даже медведи. Место было выбрано им не случайно. Красивейшая низменность, с трех сторон омываемая рекой Сок и охраняемая от холодных северных и западных ветров высокими холмами и лесами.
    Первыми переселенцами были 12 семей из разных сел и городов Башкортостана, Татарстана и Пензенской области. Была и семья из Польши.
    В 1748 году, по архивным сведениям, в селе насчитывалось 24 двора, в которых проживали 129 мужчин. В 1857 году в селе уже проживали 1179 человек. Основное население села составляли татары, башкир было 527 человек. В 1926 году в селе проживали уже 3065 человек.
    К 1800 году село населяли казанские татары, арабы, башкиры, поляки, чуваши, в последствии все принявшие ислам.
    Переселенцы занимались земледелием и скотоводством.
    Первая земская школа в селе появилась в 1887 году.
    В 1928 году 50 дворов отделились из с. Ермаково и обосновали поселок Чулпан. В те же года начали образовываться колхозы.
    В годы гражданской войны 150 человек из села ушли на войну, из них вернулись 87 человек. В годы ВОВ на фронт ушли 681 человек, вернулось — 365. В годы войны из Орловской области был эвакуирован в село Детский дом № 5, работавший до 1961 года.
    С 1929 года с. Старое Ермаково находится в составе Камышлинского района.