Озын гомер телим
Миңсылу Хәсәнша кызы Гатауллина, Шенталы авылында яши, пенсионер- зоотехник:
- “Бердәмлек” — өлкә татарлары өчен бик тә кирәкле газета ул. Басманың беренче битеннән алып соңгысына кадәр татар илендә булган кызыклы яңалыклар да, өлкәбездә яшәүче танылган шәхесләр турында мәкаләләр дә, әдәби әсәрләр дә басыла. Ә “Кыйбла” кушымтасы үзенең вәгазьләре белән барыбызны да дингә килергә өнди. Газетада артыгы да, киме дә юк. Барысы да йөрәккә сары май салгандай профессиональ төстә башкарыла.
“Бердәмлек” килгән көн безнең гаилә өчен чын бәйрәмгә әйләнә. Анда басылган мәкаләләрне мин кычкырып укыйм, ә ирем тыңлап утыра. Шуннан соң без фикерләребез белән бүлешәбез.
Безгә шундый бәйрәм бүләк итүче газетаның баш мөхәррире Рәфгать абый һәм җаваплы секретарь Зәйнап апа Әһлиуллиннарга, “Бердәмлек”нең бөтен журналистларына, басманы бик матур итеп ясаучы, бизәүче Гөлнур Мусинага чиксез рәхмәтләребезне белдереп, баш иясе килә.
Эльмира Шәвәлиева, Нурсинә Хәкимова кебек тәҗрибәле хәбәрчеләр янына Алия Арсланованың килеп кушылуына да куанабыз. Ул да бик матур, килешле итеп яза. Аңа: “Яз, сеңелем, яз! Син өлкән буынга алмашка килгән яшь хәбәрчебез, без синнән тагын да матуррак язмалар көтеп калабыз”, — дип әйтәсем килә.
Ә “Бердәмлег”ебезгә һәрчак шулай укучыны үзенә җәлеп итә торган мәхәббәтле булып калырга, күк йөзендә балкып янган йолдыздай, озын гомер телим! Мәңге яшә, “Бердәмлек”!
Элемтәдә яшик
Фәрит Әхмәдулла улы Зәйнуллин, Камышлы авылында яши. “Камышлы районының мактаулы кешесе”, “Хезмәт ветераны”, пенсионер-укытучы:
- Һәр төбәктә үз гореф-гадәтләре, төрле йолалары булган татар халкы яши. Ә “Бердәмлек” газетасы коллективы нәкъ менә шуларны исәпкә алып, борынгылыкны югалтмыйча, барсын да саклап калу өстендә эшли. Аның хәбәрчеләре бигрәк тә хәзерге кыен вакытта яшьләрнең авылда калмаулары, татар авылларының күзгә күренеп таркалып баруы турында ачынып язалар, бу хәлдән чыгу юлларын эзлиләр, уйланалар.
Милли басмабыз аша без өлкәбездә Сабан туе, Нәүрүз, Карга боткасы кебек милли бәйрәмнәребезнең ничек үткәрелүе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының, урындагы милли оешмаларның эшчәнлеге турында белеп, даими танышып торабыз.
“Бердәмлек”нең барлык хезмәткәрләренә нык исәнлек, тыныч тормыш, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез, киләчәктә дә укучыларыгызны куандырып, алар белән нык элемтәдә яшәргә насыйп булсын иде!
Уңышлар юлдаш булсын
Зөлфия Сәйфулла кызы Галиханова, Тольятти шәһәрендәге “Идел” ансамбле, “Татар гаиләсе” оешмасы җитәкчесе, җирле милли-мәдәни татар автономиясе хезмәткәре:
- Мин “Бердәмлек” газетасын таң йолдызына тиңлисем килә. Ул бик тә эчтәлекле басма. Биредә үз фикерләрен халыкка җиткерә белүче журналистлар эшли. Миңа аеруча Эльмира Шәвәлиеваның, Саимә Морзаханованың, Нурсинә Хәкимованың язмалары ошый.
Мин газетаны үзгәртергә кирәкми, чөнки аның үз кыйбласы, үз юлы бар, дип әйтер идем. Әгәр дә без барган юлыбыздан тайпылмасак, газетабызның да гомере озын булыр. Билгеле, аны саклап калу халыкның үзеннән дә, милли татар оешмаларыннан да тора. Әгәр “Бердәмлек” газетасы нәшер ителүдән тукталса, татар халкы өчен иң зур югалту булачак. Моны онытмасак иде. Яраткан басмабызга бары тик уңышлар гына юлдаш булсын, дип теләр идем.
Акча түгел, шигъри юллар көтә…
Ыгы-зыгы “Бердәмлек”тә —
Юбилее килеп җиткән.
Сиздермичә генә шулай
Егерме биш ел үтеп киткән.
Зәйнәп апа да биредә,
Эльмира да, Алия дә.
Хәтта килгән Нурсинә дә,
Фәния дә, Римма белән Разия дә.
Аптырашта: бәйрәм санын
Ни белән тутырырга?
Папкаларда бар бит төрле
язмалар да,
Шигырьләр дә, котлаулар да,
Ник соң аптырап утырырга?!
Бу хәлләрне күреп торган
баш мөхәррир,
“Кыйбла”сына тугры калып,
Башын салган өстәленә.
Уйлана ул: әллә инде шушы
санга
Берничә бит өстәргәме?
Әнә, районнардан,
авыллардан,
Казаннан да, Ульяннан да,
“Туган тел”дән, “Дуслык”тан да
Күп тәбрикләүләр килгән,
“Ак калфак” та калышмаган.
Шул котлаулар арасында
Губернаторныкы да бар…
Мөфтиебез әйткән теләкләрдә
“Кыйбла” турында да онытмаган.
Бар да тели “Бердәмлек”кә
Озын гомер, бәхетле юл!
Халык белән бердәмлектә,
Бердәм яшә, гел бергә бул.
Мөхәррир тик никтер
моңсу —
Барып чыкмыймы әллә бер
эш?
Юктыр, ул байлардан акча
түгел,
Шигъри юллар көтә, имеш.
Разия Әюпова — Йосыпова, “Бердәмлек”нең актив укучыларының берсе.
Просмотров: 1161