Без – бердәмлеклеләр!

Самара нәшрият йортында "Бердәмлек"нең беренче саны чыккач (сулдан уңга) - бүлек мөдире Идеал Галәүтдинов, җаваплы секретарь Шамил Галимов, баш мөхәррир Рәфгать Әһлиуллин, мастер Нина Осипова, хәреф җыючылар Оксана Подопригора һәм Нина Грунина, корректор Әминә Шәмсетдинова.

Самара нәшрият йортында «Бердәмлек»нең беренче саны чыккач (сулдан уңга) — бүлек мөдире Идеал Галәүтдинов, җаваплы секретарь Шамил Галимов, баш мөхәррир Рәфгать Әһлиуллин, мастер Нина Осипова, хәреф җыючылар Оксана Подопригора һәм Нина Грунина, корректор Әминә Шәмсетдинова.

“Бердәмлек»кә — егерме биш яшь! Чирек гасыр! Ничек тиз үтә бу гомер дигәннәре!  Эш кызыклы, ә тормыш вакыйгаларга бай булганда көн артыннан көн үткәнен сизмисең дә икән. “Бердәмлек”кә эшкә урнашканда минем дә яшем чак кына утыздан узган иде. Ә хәзер… хәзер инде “Бердәмлек”кә дә 25 яшь! 

Газетабыз турында: “Бу әле тернәкләнеп, аякка басып килүче басма гына”, — дип әйтеп булмый. Ул укучылар, башка матбугат чаралары арасында абруй казанып өлгерде, уз укучысын, юнәлешен, телен тапкан басмага әверелде. Интернеттагы “Матбугат.ру”, “Самар татарлары”, “Дуслык” сайтларында безнең мәкаләләр эленә башлагач, Самара өлкәсендә генә түгел, аларны Рос­сиянең, хәтта дөньяның төрле почмакларында да укый башладылар. Уку гынамы! Мә­калә астына әллә ниләр язып үз фикерләрен, ачуларын, хуп­лауларын белдереп торалар. Бу инде ике яклы элемтә дип атала, һәм шуның белән кызыклы да. Интернетта автор гына түгел, укучы да үз фикерен әйтә ала хәзер.

Зурмы, кечкенәме, ләкин юбилей алдыннан бераз үзе­безне күрсәтеп, уңыш­лар белән мактанып, кимче­лек­ләребездән көлеп алыр­лы­гыбыз бар.

1989 елда, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте оешканнан соң, шәһәребезнең “Яшьләр йорты”нда (хәзер ул юк инде) узган утырышларның берсендә  татар телендә газета чыга­ру турында фикер туа һәм инициатив төркем оештырыла.  Озак уйлашканнан соң газета­га “Бердәмлек” дигән бик матур исем дә табыла.

Газетаның чишмә башында торучылар, аны оеш­тыруга күп көч куйган кешеләр ара­сында төбәгебезнең бе­ренче мәшһүр татары Равил абый Яһүдин (мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын), «Туган тел» җәмгыятенең ул чактагы активистлары Рәшит Абдуллов, Шамил Әхмәров, Мансур Ямалетдиновларны, һичшиксез, беренчеләр дип атыйбыз. Мансур ага газета ачу мәшәкатьләре турында болайрак сөйләгән иде:

- 1989 елда «Туган тел» та­тар җәмгыятенең бе­ренче зур җыелышы булды. Шунда мин Рәфгать әфәнде Әһ­лиуллиннан татар га­зетасы чыгару идеясе ту­рында ишеттем дә инде. Без барыбыз да бу фикерне хупла­дык, әлбәттә. Ә Сабан туенда төбәге­безнең беренче мәшһүр татары, эшкуар Равил Яһүдин һәм рус газетасында эшләү­че журналист Шамил Галимов белән халыктан: «Безгә татар газетасы ки­рәкме?» — дигән сорауга, кул куйды­рып йөрдек.

Биш йөз кешедән уңай җавап алганнан соң, икенче көнне үк мин өлкә партия ко­митетының җаваплы ке­ше­ләре белән элемтәгә ке­реп, аларга өлкә үзәгендә татар газетасын, радиосын оештыру, та­тар мәктәбен ачу теләгебез булуы турында җиткердем. Бу мәсьәләне хәл итү идеология буенча җавап­лы өлкә комитеты секретаре Де­ревякинга йөкләнде, рөх­сәт сорап Мәскәүгә хат языл­ды. Уңай җавап килгәч, эшләребез җайланып китте. Пар­тия өлкә ко­митеты һәм халык депутатлары­ның өлкә башкарма комитеты да шулай ук үзләренең ризалыкла­рын бирделәр.

Менә бу шатлыклы көн килеп тә җитте — февраль азакларында өлкә Советы утырышында Самарада та­тар га­зетасы чыгару ту­рын­да карар ка­бул ителде. Шул вакытта ук инде Рәфгать әфәндегә яңа редакци­ягә кәгазь, техника, хезмәткәрләр табу проблемалары белән бик күп йөрергә туры килгән иде. 25 апрельдә, ниһаять, озак көтеп ал­ган «Бердәмлег»ебезнең бе­рен­че саны дөнья күрде…

Газетаның беренче хез­мәткәрлә­рен — хәбәрчеләр Шамил Галимов, Идеал Га­лә­вет­динов, Мөхтәр Са­фиуллин (ул да мәрхүм), ма­ши­ни­сткалар Мария Йосы­пова һәм Вәсилә Росо­ловскаяны (ул да күптән вафат)  да атап үтмичә ярамый. 

Идеал Муса улы беренче ел­ларда үзләренең авыллар, ра­йоннар  буйлап йөреп, ха­лык­ны газетага язылырга өн­дәүләре турында болай сөй­ли:

- Газе­табызны укучы булмаса, аның фай­дасы булмаганын без яхшы аңлый идек. Шуңа күрә татар концертларында, төрле җые­лышларда “Бер­дәмлек”кә язылу оештыра башладык. Рәфгать Нәбиулла улы  белән бергә Похвистнево якларына командировкага баруыбызны әле дә хәтерлим. Гали авылы Мәдәният йортына аның җитәкчесе Асия ханым Әхмәдиева шактый гына халыкны җый­ган иде. Рәфгать Нәбиулла улы газетабыз турында сөйләде, ә мин тальян гармунымда милли көйләр башкарып, аның сөйләгәннәренә  дәрт өстәп тордым… Мондый очрашулар алга таба да еш булды, халкыбыз уянып, газетабызга күпләп языла башлады, безгә хат-хәбәрләр яудырды…

Соңрак коллективка Шамил Баһаутдинов, Минзакир Нуретдинов, Розалия Хәлилуллова, Фәния Шәфигуллина, Зәйнәп Әһлиуллиналар килеп кушыла. Бу хезмәткәрләребезне “Бердәмлек”нең беренче дулкыны дип атарга буладыр. Ә икенче дулкын яшьрәк иде — Исхак Апанаев, Эльми­ра Шәвәлиева, Рушания Ситдыйкова, Гөлнара Гәрәева….

Заманалар үзгәргән саен, газетага хөкүмәт ярдәме кими барды, акча саеккан саен коллектив та кечерәйде: кемдер акчалырак эш табып китте, кемдер лаеклы ялга чыкты. Шулай итеп газетага өченче дулкын да бәреп керде. Алар арасында Наилә Низамова, Руфия Низаметдинова, Миләүшә Газимова һәм Римма Нуретдинова кебек бөтенләй яшь кенә кызлар бар иде. Әйе, әйе, 2000 еллар башында Самараның педагогия университетында татар группасында укып чыккан кызларның бер өлеше “Яктылык” татар мәктәбендә эш тапса, берничәсе “Бердәмлек”тә эшләп карады.

Ә менә  баш мөхәррир итеп “Волжская коммуна”, “Волжская новь”  газеталарында эшләп тәҗрибә туплаган журналист Рәфгать Әһлиуллин 25 ел элек “Бердәмлек”нең руле артында ничек баскан булса, ул әле дә шунда. Тик коллектив кына бөтенләй кечерәйде – хәбәрчеләребез хәзер бары тик өчәү генә – Нурсинә Хәкимова,  Алия Арсланова һәм Эльмира Варфоломеева — Шәвәлиева.

«Бердәмлек» үзенең автор­лары, даими язып торучы штат­тан тыш хәбәрчеләре белән көчле. Безнең елъязмабызны чирек гасыр эчендә йөзләрчә авторларыбыз язды. Аларга әле дә яңадан-яңа исемнәр өстәлеп тора. Менә күптән түгел генә Гали авылында яшәүче София Сәлимова да берсеннән-берсе матур мәкаләләр җибәрә башлады. Шул ук авылдан күптәнге авторыбыз Саимә апа Морзаханова да, Камышлыдан — Фәния Кәримова һәм Рәисә Төхбәтшина да, Мәчәләйдән  Шамил Мамышев та авылларындагы бөтен хәбәрләрне безгә җиткереп торалар. Ә Саимә апа әле шигырьләр дә, ачы язмышлы кешеләр турында хикәяләр дә язып куандыра.

Әлбәттә инде, кыйблабызны билгеләүче, язмаларның орлыгын кибәгеннән аеручы, газета чыгару өчен тиешле күләмдә акча табучы һәм башка, һәм башка күп эшләрне, күп кешеләрне күз алдында тотучы шәхесебез, ул, әлбәттә,  — баш мөхәрриребез Рәфгать Әһлиуллин.

«Бердәмлек» ул — Рәфгать Әһлиуллинның тормыш җи­меше. Шуңа күрәдер дә бик авыр чакларда да ул газета ябылыр дигән уйны башына да китерми, киресенчә, «Һәр җан иясе үз ризыгы белән туа»,— дип, газетабызны җан иясенә тиңли, «Ходай ризыгыбыздан калдыр­мас»,— дип, бездә дәрт уята. “Шушы 25 ел эчендә газетаның юнәлеше үзгәрдеме?“ — дигән сорауга ул:

- Газетабызның беренче санында дөнья күргән баш мә­каләбездә: «Без, КПСС плат­формасы тарафыннан каралган пози­цияләрдә, һич­шик­сез, нык торачакбыз. Без­нең өчен бүген иң якын аңлат­малар — хәбәрдарлык, демократия, үзгәртеп кору. Шуңа күрә «Бердәмлек»нең төп девизы итеп «Халыклар­ның ирекле үсеше белән туган ил куәтле» дигән сүзләрне сайладык та инде. Алар кыйблабызны һәрчак күрсәтеп  торырлар дип ышанабыз», — дигән сүз­ләр язылган иде. Шул девиз егерме биш ел инде газетабызның исеме өстендә язылып бара. Башта коммунистлар партиясе, ан­нан халык депутатларының өлкә Советы таратылып, илдә нинди генә вәзгыять булуга да карамастан, уңга-сулга тай­пылмыйча, шул бер юнәлештә барабыз. Дөрестән дә, ирекле үсеш булганда гына төрле милләт вәкилләре үзара дус, тату яшәячәкләр. Илебез дә, һичшиксез, көч-куәт алыр.

Бүген, бөтен газеталарның да диярлек тиражлары ко­точкыч рәвештә аска тә­гәрәгәндә, “Бердәмлек”нең үз кыйбласы һәм аның белән бер сафта атлап баручы өч меңнән артык укучысы бар. Без алар белән тыгыз элем­тәдә яшибез. Сабан туйларында, татар концертларында иң тугры укучыларыбыз газе­тага яздырып утыручы хез­мәткәрләребезне табып алып, акыллы фикерләрен, яхшы теләкләрен, тәнкыйть сүзләрен әйтеп китәләр,  редакциягә хатлар язып үзләренең каләм үткенлеген сынап карыйлар. Без моңа тик куанабыз гына. Ачулансалар да, мактасалар да, без укучыларыбызга бик рәхмәтле. Тик битараф кына булмасыннар!

…Әйе. Кеше өчен 25 ел — бик зур гомер. Ә газета өчен берни дә түгел. “Бердәмлек” кат-кат яшәреп яшәр дә яшәр әле. Газиз ана телебез, туган илебез, гореф-гадәтләребез яшәсен өчен яшәр ул.

Бүген эшләүче журналистлар һәм хезмәткәрләр - Алия Арсланова (беренче рәттән сулдан уңга), Фатыйма һәм Рәф­гать ӘҺЛИУЛЛИННАР, Эльмира ВАРФОЛОМЕЕВА, Гөл­генә САЛАХОВА (икенче рәттә), Әминә МОРТАЗИНА, Зәйнәп ӘҺЛИУЛЛИНА, Нурсинә ХӘКИМОВА, Гөлнур МУСИНА.  

Бүген эшләүче журналистлар һәм хезмәткәрләр — Алия Арсланова (беренче рәттән сулдан уңга), Фатыйма һәм Рәф­гать ӘҺЛИУЛЛИННАР, Эльмира ВАРФОЛОМЕЕВА, Гөл­генә САЛАХОВА (икенче рәттә), Әминә МОРТАЗИНА, Зәйнәп ӘҺЛИУЛЛИНА, Нурсинә ХӘКИМОВА, Гөлнур МУСИНА.

Мәкаләне “Бердәмлек” тә төрле елларда басылган язмалар буенча

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА әзерләде. 

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1406

Комментирование запрещено