Безгә татар театры кирәкме?

Самарадагы татар драма студиясе укучыларының бер төркеме (1920 елларда төшерелгән рәсем).

Самарадагы татар драма студиясе укучыларының бер төркеме (1920 елларда төшерелгән рәсем).

27 март — Халыкара театр көне

Егерменче гасыр башы — татар театрлары барлыкка килү шаукымы белән данлы чор. 1906 — 1907 елларда Казанда Габдулла Тукай катнашында “Сәйяр” театры оештырылган булса, 1920 елда инде Самарада да беренче татар театры барлыкка килә. Идел буе хәрби-сәяси идарәсе карамагында РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты Зәйни Солтанов җитәкчелегендәге бу студиягә  йөз егермеләп кеше языла. Соңрак шулар арасыннан М. Әпсәләмов, Х. Уразиков, Т. Гыйззәт, Ә. Мәҗитов, Р. Фәйзи ке­бек сәхнә осталары үсеп чыга.

Якташыбыз Хөсәен Ура­зи­ковны 1923 елда ук Татарстанның дәүләт академия театрына кабул итәләр. Шәриф Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” пьесасында — Хәмзә бай, М. Әблиевнең “Шәмсекамәр”ендә – мулла, Әхмәт Фәйзинең “Тукай”енда Мортаза бай рольләре белән таныла ул. Гомумән, атказанган артист атаклы татар драматургы Таҗи Гыйззәт пьесаларындагы күп рольләрне уйнап, театрны матур образлар белән баета.

Хөсәен Уразиков – дис­тәләрчә гүзәл спектакльләр куйган режиссер да бит әле. Ул драматургия өлкәсендә дә җитди эшчәнлек күрсәтә. Язучы Мөхәммәт Гали белән бергәләп татар халкының бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйри турында сәхнә әсәре дә иҗат итә, Азәрбайҗан язучысы Мирза Ибраһимовның “Туар көн” романына таянып, сценарий яза, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ширияздан Сарымсаков белән берлектә атаклы язучы Кави Нәҗминең “Язгы җилләр” повестен дә сәхнәләштерә. Шушы иҗади уңышлары нәтиҗәсендә Хөсәен Уразиков Ленин ордены белән бүләкләнә.

Самара өлкәсе – күп­милләтле төбәк. Без, татарлар, халык саны буенча руслардан кала икенче урынны биләп торабыз. Егерме биш ел буе өлкә “Туган тел” татар оешмасы эшләп килә, шулай ук өлкә һәм шәһәр татар автономияләре дә оештырылды.  Милли оешмалар җитәкчеләре Татар дәүләт академия театры коллективы белән элемтәдә булып, ике елга бер булса да камаллыларның гастрольләрен оештырып торалар. Самара татарлары белән соңгы очрашулары әле бер-ике ай элек кенә аншлаг белән үтте. Бер үк вакытта самаралылар үз театрларын булдыру хыялы белән дә яшиләр.

Тик, кызганычка, өлкәбездә театр белгечләре юк дәрәҗәдә. Бар булганыбыз, чиксез горурлыгыбыз – быел үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп үтүче Камышлы районының Әнвәр Давыдов исемендәге халык театры. Егерменче гасыр башында агитбригада оештырып, авыллар буйлап агитпостановкалар куеп йөргән аның беренче режиссеры Әгълә Яруллин, актерлар Миргасыйм Ханнанов, Бибинур Хәсәнова, Камал Зарипова, Хөршидә Минһаҗева, Газиз Вәлиуллин, Талип Вафин һәм Хөмәйрә Вафиналар бу эшләренең дәвамлы булуы турында уйлаганнар микән?

Камышлыда клуб төзелгәч, театр түгәрәгенең эше тагын да җанланып китә. Еллар узган саен режиссерлар да, актерлар да, репертуар да алмашынып тора. Ә театр яши. Камышлы кешеләренең һәрберсе диярлек шушы театрда уйнап үскән. Сугыш елларында Ульяновски педучилищесы Камышлыга күчерелгәч, студентларга да театр җене кагылып, алар үзләрендә дә театр түгәрәге ачып җибәрәләр.

Җитмешенче елларда Камышлы театры белән район хастаханәсенең баш табибы Атлас Төхбәтов җитәкчелек иткән чорда аның репертуары тагын да баеп, театр сәнгате тагын да күтәрелеп китә. Нәкъ шул вакытта, төгәлрәк — 1972 елда, аңа “Халык театры” дигән мактаулы исем бирелә. Хәзер Камышлы халык театрының режиссеры — Гүзәлия Шәкүрова.

Шенталы районының Де­нис авылында да театр сөючеләр байтак. Алтмышынчы — җитмешенче елларда бу авылда да үзешчән театр оештырылып, Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” музыкаль пьесасы куелганын хәтерлим. Төп рольләрне журналист (ул соңыннан күп еллар колхоз рәисе булып эшләде) Равил Нурмөхәммәтов һәм аның җәмәгате Фирая ханым бик оста итеп уйнадылар, үзләре үк җырладылар. Беренче спектакль кабатланмас моң булып халык күңеленә кереп калды. Аннан соң да күп кенә яңа спектакльләр куелды. Гомумән, Денис авылы театры аша утызлап үзешчән актер узгандыр, дип уйлыйм. Ә иң күренекле үзешчән артистлар итеп Мөхтәрәмә Гыйлаҗева, Габдрахман Хәйруллин, Мәрьям Чиругина, Мөхәммәт Әхмәдиев һәм Әхмәт Рәхимҗановларны атарга була.

Ни дисәң дә, Тукаебызның “Театр яктылыкка, нурга илтә” дигән сүзләре хак сүз булып кала бирә. Халык хәзер дә театрга йөри, үзен дә сәхнәдә сынап карарга тели. Моны Камышлы, Денис авыллары үзешчән театрлары тәҗрибәсе раслый. Карагыз инде — Оренбург, Әлмәт, Арча кебек зур булмаган шәһәрләрдә дә театрлар бар. Ә Самара кемнән ким? Бәлки, безнең татар оешмаларына да татар театры оештырып җибәрү турында ныклап уйланырга кирәктер? Моның өчен тик якташыбыз Хөсәен Уразиков кебек талантлы һәм үҗәтле режиссер табасы гына кала. Хөрмәтле газета укучыларыбыз бу турыда ни уйлый икән?

Минзакир НУРЕТДИНОВ.

«Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

Первая татарская театральная школа была организована в Самаре

 

Просмотров: 1116

Комментирование запрещено