Ресурсный центр по развитию исламского и исламоведческого образования открылся в Казани / Казанда Ислам һәм ислам белеме үсешен өйрәнү буенча ресурс үзәк ачылды

IslamРесурсный центр по развитию исламского и исламоведческого образования открылся вчера в Институте международных отношений, истории и востоковедении КФУ. 

К этому событию был приурочен целый ряд мероприятий. В первой половине дня в институте прошел круглый стол на тему «Специфика освещения исламской тематики в СМИ». Открыл встречу директор Института международных отношений, истории и востоковедения (ИМОИиВ) КФУ Рамиль Хайрутдинов. 

«Сегодня на научной карте Казани появился еще один замечательный центр по развитию исламского образования. Мы существуем давно, но сегодня мы открываем в полном объеме наш ресурсный центр. Теперь появилась новая площадка, на которой будут проходить дискуссии, обсуждения, встречи с партнерами», — сказал он, отметив при этом важность того, что открытие центра институт начинает именно со встречи с представителями СМИ. 

«Это важно и показательно. Через СМИ мы можем донести общественное мнение и представление о том мире, в котором живем, о тех процессах, которые происходят, прежде всего – в духовной сфере», — подчеркнул докладчик. 

Свои мнения, касающиеся освещения исламской тематики в СМИ, высказали также профессор ИМОИиВ КФУ Айдар Хабутдинов, заведующий отделением Института социально-философских наук и массовых коммуникаций КФУ СФН Васил Гарифуллин, советник генерального директора ОАО «Татмедиа», журналист Римзиль Валеев и другие приглашенные на круглый стол гости. 

Программа мероприятий продолжилась презентацией журнала «Казанское исламоведение» и учебных пособий, разработанных в рамках проекта по развитию исламского и исламоведческого образования.

После этого состоялось официальное открытие Ресурсного центра по развитию исламского и исламоведческого образования. Отметим, ранее данная работа велась на базе Центра этнокультурного образования. По словам организаторов, причиной создания ресурсного центра стало желание расширить сферу деятельности.

На открытие Ресурсного центра по развитию исламского образования пришли представители Аппарата Президента Татарстана, Министерства образования России, ДУМ РФ, руководители вузов республики, общественные и религиозные деятели.

«Мы рассчитываем на то, что деятельность нашего Ресурсного центра не только позволит поднять на новый уровень наше отечественное исламское, исламоведческое образование, тесно увязывая его с практикой, но и придаст новый импульс развитию востоковедения, исследованию истории ислама и правильному пониманию всего того, что происходит сегодня в мире», — отметил в своем выступлении ректор КФУ Ильшат Гафуров. 

С открытием центра жителей республики поздравила заместитель директора департамента Министерства образования и науки РФ Светлана Решетникова. «Надеюсь, он даст новое дыхание развитию исламского образования в России», — сказала она. Успешной работы и партнерской деятельности пожелал центру заместитель руководителя Аппарата Президента РТ – руководитель Департамента Президента РТ по вопросам внутренней политики Александр Терентьев.

Первый заместитель председателя ДУМ России Дамир Мухетдинов зачитал присутствующим приветствие председателя Совета муфтиев России Равиля хазрата Гайнутдина. 

В число главных задач ресурсного центра входят подготовка кадров для мусульманских религиозных организаций и органов государственного управления по работе с религиозными объединениями, переподготовка и повышение квалификации имамов, преподавателей религиозных и светских учебных заведений, сотрудников муниципальных и правоохранительных органов, а также представителей масс-медиа.

В центре площадью 390 кв.м расположены аудитории для слушателей, конференц-залы, а также свое издательство, где будут выпускаться книги и журналы на исламские темы.

* * *

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты базасында Ислам һәм ислам белеме үсешен өйрәнү буенча ресурс үзәк ачылды. Шул уңайдан үткәрелгән тантанада РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы департаменты директоры урынбасары Светлана Решетникова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Батров, КФУ ректоры Илшат Гафуров һ.б рәсми затлар катнашты.

Ислам һәм ислам белеме үсешен өйрәнү буенча ресурс үзәк каршындагы эшче төркем җитәкчесе Ләйлә Алмазова сүзләренә караганда, ресурс үзәк моңа кадәр КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтында эшләп килгән Этномәдәни мәгариф үзәге базасында оештырылган. Әлеге мәгариф үзәге ислам вузлары һәм Казан университетында исламны өйрәнүчеләр өчен белем бирү программалары эшләү белән шөгыльләнгән. “Бүген ачылган ресур үзәкнең функцияләре күпкә киңрәк. Хәзер без, югары дини уку йортларыннан тыш, башлангыч һәм урта дини белем бирү учреждениеләре белән дә эшчәнлек алып барачакбыз. Тормышка ашырыласы проектларның саны да шактый”, – дип сөйләде Ләйлә Алмазова. Ресурс үзәк, иң беренче чиратта, имамнар, мәчетләр каршындагы дини курслар мөгаллимнәре һәм дини уку йортлары укытучыларының һөнәри әзерлеген оештыруга, аларның квалификациясен күтәрүгә юнәлтелгән. Шулай ук биредә дәүләт органнарының дини берләшмәләр белән эшләү идарәләренә административ-идарә кадрлары һәм белгечләренең, этноконфессиональ өлкәдә эшләүче муниципаль һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең, шулай ук ММЧ вәкилләренең белемен күтәрү дә күз уңында тотыла.

Шуны да билгеләп узу кирәк: ресурс үзәк проектын тормышка ашыруда, КФУдан тыш, Мәскәү дәүләт университеты каршындагы Азия һәм Африка илләре институты, Санкт-Петербург дәүләт университетының Көнчыгыш факультеты, Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты, Пятигорск дәүләт лингвистика университеты да катнаша. РТ мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты һәм республика мәдрәсәләре дә – төп хезмәттәшләр рәтендә.

Илшат Гафуров Ислам һәм ислам белеме үсешен өйрәнү буенча ресурс үзәге эшчәнлеге илебезнең дини белем бирү системасын яңа баскычка күтәрүдә бер этәргеч булудан тыш, көнчыгышны, ислам тарихын өйрәнү юнәлешенең үсешенә дә ярдәм итәр дигән ышанычын белдерде. КФУ ректоры Казан университетында 1837 елда ук гарәп һәм фарсы телләре кафедрасы ачылуын искәртеп, биредә эшләгән галимнәрнең исламны, шулай ук көнчыгыш илләре тарихын өйрәнүгә аеруча зур өлеш кертүләрен билгеләп узды. “Үкенеч ки, сәяси вазгыять белән бәйле рәвештә, без бу байлыкларның бер өлешен югалттык. Әмма бүген Казан университеты, федераль дәрәҗәдәге югары уку йорты буларак, кабаттан дөньяның көнчыгышны, исламны өйрәнү, арабистика үзәкләре белән элемтә урнаштырырга тиеш. Әмма моның өчен аларның үсеш дәрәҗәсенә туры килү зарур”, – диде ректор, Ислам һәм ислам белеме үсешен өйрәнү буенча ресурс үзәк ачылуның бу юнәлештә зур адым булуын ассызыклап.

Светлана Решетникова катнашучыларны әлеге ресурс үзәк ачылу белән котлады һәм аның Казан университеты, Татарстан кысаларында гына түгел, ә бөтен Россиядә ислам һәм ислам белеме үсешенә яңа сулыш өрәчәгенә ышаныч белдерде. Ул РФ Хөкүмәте, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының бу юнәлешкә аерым әһәмият бирүе турында искәртеп, моңа охшаш ресурс үзәкләрнең Россиянең башка төбәкләрендә дә булдырылачагын әйтте.

Александр Терентьев исә үзенең чыгышында ресурс үзәкнең исламны изгелек һәм тынычлык дине буларак таныту юнәлешендә бер этәргеч булуына игътибар юнәлтте. Аның сүзләренә караганда, моңа галимнәр һәм дин әһелләренең уртак проектлары да ярдәм итә. “Әлеге ресурс үзәк дини һәм фәнни оешмаларның нәтиҗәле хезмәттәшлек мәйданына әвереләчәк. ТР дәүләт хакимияте органнары исә, үз чиратында, бу юнәлешнең тагын да киңрәк үсеш алуы яклы”, – диде ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе.

ТР мөфтие урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да хәзерге вакытта республика дини уку йортларының дөньяви вузлар белән актив хезмәттәшлек итүен билгеләп узды, һәм ресурс үзәк ачылу бу хезмәттәшлекне тагын да ныгытачак дигән ышанычын белдерде.

Оештыручылар сүзләренә караганда, Ислам һәм ислам белеме үсешен өйрәнү буенча ресурс үзәгендә, квалификация күтәрү курсларыннан тыш, төрле иҗади проектларны гамәлгә ашыру, “Идел буе татар-мөселман мәдәнияте” мультимедиа басмасын булдыру, халыкара форумнар, конференцияләр уздыру да күздә тотыла.

Ресурс үзәкнең ачылу тантанасы кысаларында “Гаммәви мәгълүмат чараларында ислам тематикасын яктырту үзенчәлекләре” дип исемләнгән түгәрәк өстәл утырышы уздырылды. Анда республиканың әйдәп баручы ММЧ вәкилләре катнашты.

«Татар-информ» 

Просмотров: 1023

Комментирование запрещено