Хөрмәтле Самар өлкә “Бердәмлек” татар газетасы редакциясе хезмәткәрләре!

2Сезне Самар  өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, «Самар татарлары» дип аталган медиа-проектлар һәм шәхсән үз исемемнән “Бердәмлек” газетасының 25 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйм! 

“Бердәмлек” өлкәгә генә түгел, гомумән, бөтен татар дөньсына танылып, күпләр тарафыннан яратып укыла торган газеталарның берсе. Аның битләрендә халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре, ислам дине, сәнгать һәм сәясәт темалары күтәрелә, бүгенге тормышны күзаллап, киләчәккә туры юл күрсәтелә. Алга таба да басма милләттәшләребезнең рухи юлдашы булып калсын иде.

Сезгә саулык, тыныч, имин тормыш, эшегездә зур уңышлар телим, тагы да озак еллар төбәгебездәге татар халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып, исән-имин яшәргә һәм эшләргә язсын.  Иҗат ялкыныгыз сүнмәсен, сүрелмәсен.

Ильяс ШӘКҮРОВ, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

* * *

«Бердәмлек» газетасы хезмәткәрләренә һәм укучыларына!

Сезне хәзинәле газетагыз дөнья күрүгә 25 ел тулу уңаеннан юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Дәрәҗәле, күңелгә яктылык кертә торган «Бердәмлек» газетабыз — өлкәбез һәм бөтен татар халкы өчен зур дәрәҗә!

Сез 25 ел Россия һәм Самара өлкәсенең абруйлы газетасы буларак изге эшләрегез белән халыкка үрнәк булып торасыз. Газетабыз — милләтебезнең хәзинәсе, аңа динебезнең йөзек кашы булып яшәргә насыйп булсын.

Сезгә Аллаһ Тәгалә биргән гомерне сәламәтлектә, тынычлыкта, тигезлектә уздырырга насыйп әйләсен, гаиләгездә сый-хөрмәт, балаларыгыздан, оныкларыгыздан мәрхәмәт, хөрмәт, ихтирам күреп яшәргә насыйп булсын. Газетаны сагынып көтеп алучылар санының күктәге йолдызлар кебек өстәлеп торуын телибез!

Сезне ихтирам итеп, Самара өлкә мөселманнары Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин.

 *  *  *

Хөрмәтле Рәфгать Нәбиулла улы һәм «Бердәмлек» өлкә татар газетасы хезмәткәрләре!

Яраткан газетабызга 25 ел тулу уңаеннан сезне кайнар котлыйбыз. «Бердәмлек» газетасының өлкә һәм районнар тарихына керткән өлеше әйтеп бетергесез зур. Буыннар арасындагы нечкә элемтәне-телне, татар милләтен, мәдәниятен саклауда сез зур эш башкарасыз. 25 ел буена яраткан дустыбыз — «Бердәмлек» газетасы түземсезлек белән һәр өйдә көтеп алынган кадерле кунак, үзенең бай эчтәлекле, кызыклы мәкаләләре белән сөендерә. 25 ел… Азмы ул, күпме? Газета хезмәткәрләренең тырышлыгы, бердәмлеге газетаны җил-давыллардан саклап, егерме биш ел буена сикәлтәле юллар үтеп, безгә милләтебезнең үткәне, аның тарихы турында хәбәр итеп торган газетабыз — Самара татарларының маягы, дип әйтер идек. Сез өлкәбездә яшәүче татарларның данын бөтен илебезгә таратасыз.

Тел — халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телдә сөйләшкән халык та, милләт тә югала. Татар теленең мөстәкыйльлеген яклап, аерым тел икәнлеген халыкка җиткерер өчен, «Бердәмлек» битләрендә төрле махсус рубрикалар бар. Башлангыч сыйныф укучыларыннан алып олы галимнәргә кадәр туган телгә булган мөнәсәбәтләрен җентекләп мәкаләләрендә чагылдыралар. «Бердәмлек» газетасын кече яшьтән алып әби-бабайларга хәтле яратып укыйлар. Шуның өчен дә «Бердәмлек» газетасын кадерләп саклау, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү — мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы!

Кадерле газетабызны һәм аның талантлы хезмәткәрләрен ихлас күңелдән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Барча «Бердәмлек» хезмәткәрләренә иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет, озын гомер юлдаш булсын.  Рәхмәт сезгә, бердәмлеклеләр!

Камышлы муниципаль районы Администрациясе башлыгы Рафаэль Баһаутдинов.

 * * *

 Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре һәм газетаның тугры укучылары!

Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма ко­митеты сезне шушы олы юбилеегыз белән чын күңелдән котлый.

«Бердәмлек» газетасының үткән юлы илебез һәм халкыбыз тормышындагы бик катлаулы, төрле вакыйгаларга бай, үзгәрешләр белән сугарылган чорга туры килде. Шушы дәвердә татар милли хәрәкәте күтәрелеп китеп, туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү өлкәсендә зур эшләр башкарды, ә «Бердәмлек» Самара татарларының мәгълүмати чарасы һәм әйдәп баручы байрагы булып хезмәт итте.

«Бердәмлек» хезмәткәрләре тырышлыгы белән бихисап мәдәни һәм тарихи җәүһәрләребез, онытылган исемнәр халыкка кайтарылды, ә меңләгән замандашларыбыз татарлыклары белән горурланып, үз милләте һәм дине тормышында яши башладылар. «Бердәмлек» үз тирәсенә талантлы һәвәскәр язучыларны, шагыйрьләрне, журналистларны, башка иҗади җаннарны туплый алды, тел байлыкларын һәм каләм иясе булуларын күрсәтергә мөмкинлек бирде.

Киләчәктә дә «Бердәмлек» редакциясе шул изге эшне дәвам итәр, үз кыйбласыннан тайпылмас һәм әле тагын да югарырак үрләргә ирешер, дип ышанабыз.

Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Әнвәр ГОРЛАНОВ.

Просмотров: 917

Комментирование запрещено